Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күңелле балачак

Күңелле балачак.
Кыш! Кыш! Кыш!
Кар бабай һәм чаналар
Нигә икән каникуллар
Шулай бик тиз узалар?

Салкын дими, суык дими,
Тау башында балалар.
Чаңгы шуа бер-бер артлы
Җилдерәләр чаналар.

Әнә Марат, аннан Алсу
Артларыннан мин чабам
Әйтерсең лә тау бикләнә,
Соңга калса балалар.

Күңелле безнең балачак
Җәйме, кышмы, көзенме.
Җыелабыз, ямь табабыз
Бәхет шушы түгелме?

Эх балачак, син ашыкма!
Кардай эреп югалма.
Күрмисеңме, йоклап калган
Айнур тауга ашыга.

Муллагалиева Алсу Мансуровна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 27.06.2005
Место учебы: МБОУ "Рудницкая СОШ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Камско - Устьинский