Әткәй-әнкәйне сагынып,
Кайтам туган авылга.
Алар да мине юксынып
Тели кочып алырга.
_
Шул якларга кайтып керсәм
Күңелемне моң били.
Ялан аяк йөргән, бәбкә үлән
Миңа зарларын сөйли.
_
Дөнья хәзер бик үк тыныч түгел..
Нидер җитми хаман кешегә.
Ашарына түгел, киеренә
Шөкер итми хәзер беркем дә!.
_
Сугыш диләр, әллә бик рәхәтме,
Кешеләрнең кан коешуы?!
Бер гаепсез бала-чагаларның
Якыннарсыз ятим калуы.
_
Бердәм түгел хәзер бездә халык!
Бердәм түгел хәзер кешеләр!
Шул аркада җафа чигеп,
Яши мескен кешеләр!
_
_
Бертуганым.
Килер бер көн, ятармын мин авырып
Буйлы-буйлы бер мендәргә башым салып.
Уйлармын мин: «Янәшәмдә юк бер дустым..»
Тик янымда булыр минем бертуганым.
_
Апам диеп эндәшүче кешең булгач,
Абыең кебек янда терәк торгач,
Ни кирәк соң бу тормышта аннан ары,
Булганына Шөкер итеп яшим бары.
_
Сердәшчем дә, яклаучым да булдыгыз сез!
Кирәк чакта ярдәм кулын суздыгыз сез!
Булмадыгыз әллә нинди горур бер зат,
Рәхмәтлемен сезгә барсы өчен мең кат!
_
_
Шаян сеңелем.
Буйга үсеп җитәр инде,
Мине куып китәр инде,
Барысын да шаккаттырып
Тәпи йөреп китәр инде.
_
Сеңелем дип эндәшүе
Күңелләргә ләззәт өсти.
Ул бит минем бердәнберем,
Шук һәм шаян песием.
_
Өйдә дә тик тормас инде,
Шау-гөр килеп җылар инде.
Барлык булган игьтибарны
Үзенә генә алыр инде.
_
Әниләр дә, әбиләр дә
Пыр туздырып йөрсәләр дә,
Аны гына сөйсәләр дә,
Аны гына күрсәләр дә,
Гаепләмим мин аларны,
Үпкәләмин мин аларга,
Чөнки үзем дә сөенәм
Зифа атлы сеңелем барга.
_
_
Сеңелем.
Дөньяга аваз салып,
Сеңелем туды минем.
Үзе көләч, үзе нәни,
Шук һәм ямьсез бәбием!
_
Кечкенә дә, төш кенә дә,
Үзе бер ни эндәшми.
Елый да елый көн саен,
Туктарга да керешми.
_
Зифа диеп исем кушты
Апам белән җизнием.
Ачык йөзле, зифа буйлы
Булыр диде әбием.
_
Инде менә үсеп килә,
6 ай тулды бүген!
Өнәрләре артып тора.
Уңган-булган сеңелем!
_
Көтәм хәзер әзрәк үсеп,
Тәпи йөреп киткәнен.
Сөйкемле һам назлы итеп
«Әдилә апам!»- дигәнен.
_
_
Туган телем.
И минем туган телем,
Газиз, мокатдас телем!
Һәр кешегә кирәк булган
Бөек, кадерле телем
И минем туган телем,
Сунмас, ялкынлы телем!
Әткәм-әнкәм бүләк микән
Бердәнбер якын телем!