Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күңелдә туган хисләр

1) Сеңелкәш кирәк миңа.

Кечкенә чактагы теләк

Һаман да истә тора:

Сеңелкәш кирәк миңа

Уйнарга, яратырга.

Әни янына килеп ,

Гел — гел бәйләнә идем.

Үпкәләп, елап бетеп,

Сеңелкәшемне көттем.

Әнием белән әтиемә

Озак-озак бәйләндем.

«Апамның да бар сеңелкәш,

Миңа да кирәк!»- дидем.

Ничек инде башкаларда

Сеңелкәш тә энекәш?!

Аннары «эгоист булдың» дип

Әйтәләр үсеп беткәч .

Минем хәлемә керделәр,

Инде сүз дә бирделәр.

«Алып кайтабыз сиңа

Бик матур сеңел», — диләр.

Ләкин нигәдер сеңелкәш

Гел малайга охшаган.

Әллә әни бутаганмы?

Әллә энекәш алган?

Шатлыгым эчемә сыймый,

Мин апа булдым менә!

Энемне сеңлем итеп

Яратырмын гомергә!

(Р. Миңнуллинга ияреп)

2) Тукай бабай белән сөйләшү.

Бусагадан атлап эчкә узам..

Башка донья, тылсым, моң, аһәң…

Бу — Тукайны хәтерләткән урын,

Бу — Тукайга булган зур хөрмәт!

Эчкә узам, атлыйм түргә таба,

Ә күзләрем эзли Тукайны..

Кая соң син, Бөек шагыйребез?

Апуш исемле татар туганым!

Үзең юкны беләм…

Күңелем бит ышанырга һаман теләми.

Рәсемнәрдән карый япь-яшь Тукай,

Картаерга һич тә уйламый!

Синең күзләр төпсез дәрья сыман.

Иҗатыңнын күрәм дәвамын.

Оныкларың кулга каләм ала!

Синең эздән бара кыз һәм улларың!

… Мин тукталып калдым, өнсез торам-

Каләм савыты, каләм синеке?

Күз алдыма килде тиз-тиз сырлаганың

Күпме шигырь, күпме әкиятне.

Мең сынаулар узган җитди йөзең,

Күзләреңдә күрдем моң, сагыш.

Милләт, телнең күрдең киләчәген

Әйтелмичә калды күпме сүз…

Шушы каләм булды синең кулларында,

Сина үлемсезлек теләде.

Мең рәхмәтле сиңа, Тукай әфәнде!

Мең рәхмәтле сиңа, тылсым каләме!

3)Туган авылым.

Туган авылым, һәр урамың

Якын минем күңелгә.

Синнән дә газизрәк җирне

Тапмам инде гомергә.

Ат улагы белән Чәбе

Саф, чиста сулар бирә.

Аның суын авыз итсәң,

Илһам тула күңелгә.

Авыл күрке — мәчет белән,

Нур чәчеп тора безгә.

Ишетелгән намаз тавышы

Тарала һәрбер өйгә.

Кошлар сайравы туктамый,

Агачларның шавы да.

Авылымның табигатен

Баета ул тагын да.

Нәтиҗәбез шулай булды:

Туган ягым — иң изге.

Авылымдагы мәктәбем дә

Куя иң әйбәт билге.

4)Теләгәч барсы була.

«Шигырь яза алмыйм», — диеп

2-3 көн нужардым.

Сүзләрне туры китереп,

Дәвам итә алмадым.

Нәрсә турында язарга

Белмичә аптырадым.

Шагыйрь китапларын алып,

Күп шигырьләр карадым.

Тырышуга карамастан,

Матур шигырь язмадым

Бераз китаплар актаргач,

Ниһаять, эзләп таптым.

Анда ниләр генә юк:

Әкиятләр, шигырьләр.

Берсенә күзем төште,

Бик матур икән сүзләр.

Ә шулай да, уйлый-уйлый

Фикеремне тупладым,

«Ник шигырь яза алмаска

тиеш мин?»- дип уйладым.

Уйлап торгач, ак кәгазьгә

Фикеремне сырладым.

«Менә нинди матур шигырь

чыккан бит», — дип уйладым.

5) Уйланулар..

Кичә инде үтеп киткән,

Ә бүген без яшибез.

Иртәгә ниләр буласын

Беребез дә белмибез.

Хыяллар чынга ашармы?

Нинди максатлар куйыйк?

Җирдә нык басып йөрикме,

Әллә күкләрдә очыйк?

Ә чынлап уйлап карасак,

Иртәгесе билгесез.

Бүген яшә: елмай, көл,

Яшәүнең тәмен таба бел.

Шарафиева Рузина Рустемовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 18.03.2008
Место учебы: МБОУ "Алабердинская СОШ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Тетюшский муниципальный район
Город: Тетюши