***
Бүген мин дөньядан китсәм.
Китсәм бу фахишлектән мәңгегә
Фани дөнья газапларын чигеп,
Очтып җәһәннәм түрләренә.
***
Сагыш белән тулы булса да ул,
Карамагыз кеше күзенә.
Җанны айкап чыгып китә,
Кайгы-хәсрәт тулыр күзеңә.
***
Яшьлек…
Йөрәк яралы,
Күңел саф әле
Мин барам, хисләнәм,
Ә алда күрәсе бит әле.
Шатлану тойгысы ураган дөньяны,
Юмалау белән бозма син аны!
Яшьлек дәрьясы
Батудан юк чарасы,
Мин исән калмасам,
Яшьлеккә кайтмасам
Картаеп катасы.
***
Ихлас булып калыйк,
Рәнҗетмик, кыерсытмыйк кешене!
Икейөзлелек синдә булсада,
Тыеп тор әле үзеңне.
***
Кайда илтер безне иртәгесе,
Кайчан булыр тормыш нәтиҗәсе?
Ә бәлки без инде хәзер…
Тере мәет күләгәсе?