XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күңел кыллары тирбәлгәндә

Әни кузләренә серлелек

Йолдызлардан, ахры, күчкәндер.

Чәчләренә хуш исләрен бөркеп,

Болын чәчәге исе сеңгәндер.

Җырларына чишмәләрнең моңы

Ургып кушылгандыр тын гына.

Әкерен генә әни җырлаганда,

Күңелләргә моңнар урала.

Әни кулларына җылылыкны

Кояш әллә үзе салганмы?!

Балаларын сөеп назлаганда

Жылытсынга иркә куллары.

Әниләр бит гомер буе серле

Йөрәгендә моңы,сагышы

Әниләрнең алтын кулларында

Яшәеш һәм тормыш ачкычы.

Галиуллина Айсина Тагировна
Страна: Россия