***
Мин дөньяга сөю аша багам,
Мин — тормышка гашыйк бер бала.
Шигырь язган чакта актан кара
Калган кебек җирдә эзебез кала.
Кемнәр генә күрер ул эзләрне?
Күрерләрме — безгә билгесез…
Күз күрердәй эзләр түгел лә ул,
Без салган юл — сихри,серле эз.
Ак карларга сүзләр язып була,
Эзләргә дә языйк сүзләрне.
Исең китеп карап узар өчен
Атлап чыккан чакта үрләрне.
Мин тормышка гашыйк!
Үлеп гашыйк!
Кочам җирне, кочам күкләрне!
Колач җитмәс бар галәмне коча
Янып торган сабый күзләрем!
***
Кеше күңеле җир җиләге төсле.
Тиз таптала, бик тиз биртелә.
… Печән асларында калган җиләк
Кояш күрми череп интегә.
Җиләк сайлагандай күз ташлыйлар-
Үткәрәләр энә күзеннән.
Бер уй килә башка: кемнәрдер бит
Тыштан гына сусыл күренә…
Күңелеңне сытып үтәләр дә
Борыннарын чөеп йөриләр.
Ни кыланып, нәрсә кылганнарын
Аңламыйлар, хәтта белмиләр.
Килеш-килбәтенә карап кына
Фикер йөртмик кеше турында.
Дөнья әйләнештә — калуың бар
Үзеңнең дә аның урынында…
***
Яңгыр ява инде ничәнче көн,
Яңгыр коя минем күңелдә.
Сабырлыгым болытлары ташып,
Тамчы-тамчы булып түгелә.
Яңгыр тынган ара кояш балкый,
Һәм күренә салават күпере.
Әле шатлык, әле сагыш били
Мөлдерәмә тулган күңелне.
Кәефемнең һич тә аңлый алмыйм
Табигатьтәй шушы халәтен.
Хәлләремне, зинһар, сорамагыз,
Икеләнеп тора хәятем.
***
Бераз вакыт кирәк уйларымны,
Хисләремне төпләп җыярга.
Тойгыларны бер тәртипкә салып,
Киштәләргә тезеп куярга.
Тойгы һәм хис киштәләремне мин
Бәхет, шатлык белән тутырам.
Син дә шулай бәхетлеме, диеп,
Кайвакытны уйлап утырам.
Бәхетсездер диеп уйламыйм тик,
Уйламыйча әйтмә сүзеңне.
«Хисләр инде күптән сүрелде»,— дип,
Нигә алдап йөрү үзеңне.
Үз-үзеңне алдап яшәүдән дә
Нәрсә булу мөмкин куркыныч?
Җаның таштан яралганмы дисәм,
Көләсең син: «Юк ла, ул — корыч».
***
Кайвакытны тирән уйга чумам,
Айкыйм хатирәләр дәрьясын.
Ә дулкыннар мине ярга кага,
Һәм кузгата күңел ярасын.
Эсселәнәм, тәнем кайнарлана…
Үткәннәрем искә төшерәм.
«Ник башкача эшләмәдем?» — диеп,
Үз хатама үзем төшенәм.
Тик эш узган инде, кире юл юк,
Дәрья тулы минем хаталар.
Шул дәрьяда йөзеп йөргән чакта,
Дулкыннарым ярга аталар.
***
Бар кешегә ошау мөмкин түгел,
Теләмим дә андый булырга.
«Икейөзле, алдакчы син!» — диеп,
Әйтә алырсыңмы турыга?
Авыз ачып, сүзең чыгармыйсың-
Белгән идем шулай буласын.
Берни булмагандай үрә катып,
Киң елмаеп карап торасың.