Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Көчсезлек»

Көчсезлек

21нче гасыр атлый Җир шарыннан –

Нанотехнологияләр заманы.

Көннәр туса, яңа ачыш туа,-

Айфон, айпад, гаджет калмады.

Дәүләт башлыклары лаф оралар,

Яңа корал белән мактанып.

Атом коралларын сынашалар

Күкрәк киереп, көлеп, шатланып.

Галимнәре, бөтен көчен җигеп,

Атом-төш коралы уйлыйлар.

Космодромнан, миллиардларны түгеп,

Айга менеп-төшеп уйныйлар.

…Ә авылда бүген кара кайгы –

Япь-яшь ана гомере киселде;

Яман чирне ялгыз җиңәлмәде,

Чәчәк гомере сулды, өзелде.

Якын дустым минем ятим калды,

Кем соң аны сөеп иркәләр?

Кем белән ул, мәктәбеннән кайткач,

Хәл сорашып, чәйләр эчәрләр?

Кем өйрәтер аңа тормышыннан

Ялгышларсыз үтү юлларын?

“Әнием-бәгърем!” диеп, кемне кочар дустым,

Рәхмәт әйтеп, үбеп кулларын?

…21нче гасыр атлый Җир шарыннан,

Айфон, айпад, гаджет заманы…

Яман чирдән дару табалмыйлар…

Кем юатыр ятим баланы?

 

 

Хасанов Булат Ильнарович
Страна: Россия
Город: село Татарское Адельшино