Күбәләкләр искиткеч җан ияләре, шул кадәр нәфис һәм тылсымлы алар. Үзеләренең бизәкле, төрле төскә буялган канатлары белән һәрчак югарыга, кояшка таба тартылалар, яктылыкка омтылалар, яхшылык һәм бәхет эзләвендә гомерләрен үткәрәләр. Бу гаҗәеп, гүзәл бөҗәкләрнең һәр хәрәкәтендә тынычлык һәм җиңеллек кенә сизелә. Аларның куңелләре өмет һәм хыял белән тулы. Шуңа күрә аларны чын бәхетле дип атап була.
Күбәләкләр бик нечкә, нәзек. Аларның тормышы бер яман, уйланмаган вакыйгадан да тукталып калырга мөмкин. Аларның гомерерләре ут булып янып, шулай ук тиз сүнә.
Күбәләкләр бер тиюдән генә үлемгә калалар. Еш кына без зыян китергәнне белмичә дә, уйламыйча да, аларны үтергәнен аңламыйча, мәрхәмәтсез һәлакка калдырып, яныннан узып китәбез.
Һәм уз-үзебезнең күбәләкләр үтерүче булганыбызны күзалламыйбыз да…
Хыяллар күбәләктәй, күңел турында туалар да, еракларга очып китәләр..
Өстәл артында бер кечкенә кызчык утыра. Кулларында карандашлар һәм буяулар – ул тырышып, бөтен күңелен салып, рәсем ясый. Ак кәгазь шунда ук төрле төсләр белән тула, кыек сызыклардан гади генә сурәтләр күренә башлый.
Ләйлә кечкенәдән бирле рәсем ясарга яратты. Стенадагы обойлар, абыйсының дәфтәрләре, хәтта су буендагы чуер ташлар да Ләйләнең сәләтенең гаепсез корбаннары булды.
Хәзер дә, ул әнисенә бүләк ясый. Алар абыйсы һәм әнисе белән бер үзләр яши башладылар. Шул заманнан әнисе иртәнге таңнан кичкә кадәр эшли. Өйгә кайтканда сабый бала бик сагынып коча аны, ләкин ул эштән арыган һәм моңсу кайта. Бәлки, рәсемен күргәч, ул шатланыр һәм чын бәхетле итеп, нурлы карап берәр елмаер.
Әмма, аның өметләренә тормышка ашырга язмаган. Әнисе рәсемне карагач, авыр иттереп сулады да, кызын башыннан сыйпап алды.
– Кызым, рәсем ясап тамак туймый. Вакытыңны әрәм итмә дә. Һөнәр яшәреңә җитәрлек хезмәт хакы китерергә тиеш, – дип кызның күңелен төшерде. Сәнгать мәктәбе бары тик хыял булып кына калды.
Икенче бер күбәләге Ләйлә башлангыч сыйныфларда укыганда туды. Мәктәптәге бер бәйрәмгә кыз “Урамнар бүген сөенгән, ап-ак карга киенгән, Ләйлә, чанасын өстерәп, чыгып китте өеннән”, — дип, ялт иттереп шигырь сөйләде. Шул чыгышыннан соң кызчык үзен зур сәхнәдә күрде. Янәсе, зур концертларда ул беренче. Кеше ишетмәгәндә җырлап та карады, биюләр дә өйрәнде. Ләкин “Артист тормышы — тормыш түгел”, — диде дәу әнисе, “арттан этүче булмаса килеп чыкмас,” — дип өстәп куйды дәу әтисе. Шулай итеп театр түгәрәге дә, сәхнә осталыгы да кызны читләтеп үтеп китте.
Әзрәк үскәч кызкай үзенә үзе кием тегеп карарга булды. Ул кечкенә чәчәкле әбинең кирәкмәгән күлмәгеннән озын гына итәкле күлмәк текте. Шул ук көнне ул күңелле итеп, мәктәпкә үзе теккән яңа киемен киеп барды.
– Һәй, Ләйлә! Нәрсә авызыңны ерып барасың? Каян бу киемне табып чыгардың? – дип көлемсерәп сорады аннан бер хәйләкәр классташ кызы.
– Үзем бүген тегеп бетердем, ошыймы? – дип, үз-үзеннән бик канәгать, ул кызларга подиумдагы модельләр кебек әйләнеп, күлмәге белән мактанды.
– Абау! Синең бүтән эшең юкмыни? Интегеп, кыек-мыек тегеп утырганчы, сатып алырга җиңелрәк түгелме соң? – дип дуслары шаккатып Ләйләнең күңелен аңламыйча туры бәреп сорадылар. Кызларың Ләйләдән көлүе күңелдә туган тагын бер күбәләкне юккак чыгарды.
Шулай тиз генә, сизелмичә балачак та үтеп китте. Әнисенең кинәше буенча, ул медицина университетына укырга керегә булды, чөнки “табиблар бар заманда да кирәк булачак”.
Үз тырышлыгы белән, төннәр йокламыйча, елап-елап, ул яңа фәннәрне өйрәнде, укып чыкты. Вакыт тиз уза, ул инде һөнәр алып кешеләргә булышып, аларны дәвалый да башлады. Тиздән үзе дә әни булды. Бер көн аның каршына шатлыгы белән бар дөньяны яктыртып кызы килеп басты. Нәни сәләтле кулларда рәсем – яраткан әнисенә бүләк.
– Кызым, Ясминәм, рәсем белән тамак туймый. Бәлки, без икенче, файдалырак, җитдирәк нәрсә белән шөгыльләнербез? Әйдә моның урынына математика өйрәнәбез? Хәерлерәк булыр, – дип авыр сулап, Ясминәнең башыннан сыйпап алды. Ясминәгә ризалашудан кала, бернәсә дә калмады…
Шулай бу дөньяда тагын бер күбәләк кешенең саксыз сүзләреннән вафат булды. Һәм шуның белән чиксез үлемнәрнең яңа чиксез дулкыны башланды…