Бу хикәябездә аю белән юлбарыс, алар күргән маҗаралар турында сүз бара
Алар икесе ике шәһәрдә туып, икесе ике шәһәрдә үсәләр. Бераз үскәч Казан шәһәрендә очрашалар. Казанда Рәхим исемле малай белән дуслашалар.
Беренче бүлек
Аю белән Юлбарыс
Аю малае Байкал күле буендагы Иркутск шәһәре зоопаркында туа. Матур йомшак аю малаен зоопаркка килүче балалар бик ярата. Аю малае да балаларны бик яратып үсә. Ул алар белән уйнарга да теләр иде, әмма аюлар тора торган урыннар калын пыяла белән аерылган булганга ул аларның хәрәкәтләрен кабатлап, пыяла артыннан гына күзәтергә мәҗбүр була. Аю малае үзен дә пыяла артындагы кечкенә кызлар һәм кечкенә малайлар кебек кеше баласы дип уйлый иде. Алар белән уйный алмаганга ул күңелсезләнеп тә куя кайвакыт.
Петербург шәһәрендә туган Юлбарыс малаен исә, зоопаркка килүчеләр дә, зоопарк директоры да, аны караучылар да шулкадәр ярата. Ул кайвакыт зоопаркта эшләүчеләрнең аны сыйпаганнарыннан туеп, качып утыра. Ул песи баласы кебек иркә булып үсә.
Иң кызыгы шунда, алар икесе дә, аю малае да, юлбарыс малае да, усаллыкның ни икәнен дә белмиләр.
Зоопаркта туган җәнлекләрнең, кыргый хайваннарның язмышы шулай, аларны, үсеп җиткәч, башка зоопаркларга бирәләр.
Безнең аю белән юлбарысны да, алар үсеп җитү белән, башка зоопаркларга күчерергә әзерлиләр. Аларның икесен дә Казан шәһәре зоопаркына бүләк итәләр.
Зоопарклар җәнлекләрне күчерер өчен бөтен уңайлыклары булган тартма-читлекләр алалар. Бер үк көнне, бер үк вакытта алар юлга чыга. Аю белән юлбарысны Казанга оча торган очкычларга утырталар.
Икенче бүлек
Хыял
Аю малае белән юлбарыс малае зоопаркларда үскән вакытта Казан шәһәреннән ерак түгел Карлы дигән авылда Рәхим исемле малай үсә. Рәхимнең кечкенәдән бер хыялы була. Ул чын аю һәм юлбарыс дуслары булуы турында, аларны тәрбияләү, төрле шөгыльләргә өйрәтү турында хыяллана. Ләкин, ул бит кечкенә малай түгел, 7 яшь тула, чын аю белән чын юлбарысның тайгада, урманда яки зоопаркта гына булганын әйбәт белә. Шулай да хыяллана. Хыялланырга ярый бит.
Өченче бүлек
Чын төсле уенчык
Рәхимнең әтисе Әхәт абый да улының бу хыялларын яхшы белә. Чын аю да, чын юлбарыс та алып булмаганга ул улының хыялын тормышка ашыруның башка юллары турында уйлый. Бер көнне ул N шәһәрендәге уенчыклар эшли торган “Хыял” фирмасы турында ишетә. Бу фирма яңа гына ачылган булуына карамастан, үзенең чын хайваннардан аерып булмый торган уенчыклары белән бөтен дөньяга танылып килә. Әхәт абый тиз генә аларга ике уенчыкка заказ бирә. Аларның берсе чын аюга охшаган уенчык аю, икенчесе чын юлбарыска охшаган уенчык юлбарыс.
Заказны алган “Хыял” фирмасы тиз генә эшкә дә керешә. Бер ай дигәндә алар берничек тә чыннан аерып булмаган аю белән юлбарысны нәкъ чын төсле тартма-читлекләргә утыртып, заказчыга җибәрәләр.
Безнең чын аю белән юлбарыс очкыч Казанга очкан вакытта, N шәһәреннән уенчык аю белән уенчык юлбарысны утырткан очкыч та Казанга юл ала.
Дүртенче бүлек
Казан аэропортында
Татарстан Республикасының башкаласы Казандагы Габдулла Тукай исемендәге аэропортына бер көндә, берничә минут аерма белән генә өч очкыч утыра.
Беренче очкычта Петербургтан юлбарыс килә.
Икенче очкычта Иркутскидан аю килә.
Өченче очкычта Якутиядән уенчык аю белән уенчык юлбарыс киләләр.
Беренче ике очкычта килгән ике тартманы багаж ташучылар бер үк җиргә китерәләр. Өченче очкычтан алынган ике тартманы да шунда ук китереп куялар.
Аэропортның багаж бүлегендә нәкъ бер төсле дүрт тартма бергә тора. Аларның икесендә аю, икесендә юлбарыс, икесендә уенчык, икесендә чын җәнлекләр, берсендә чын аю, икенчесендә уенчык аю, өченчесендә чын юлбарыс, дүртендә уенчык юлбарыс. Буталып бетәрсең монда…
Башта чын аю белән чын юлбарысны алып китергә Казан Зоопаркы хезмәткәрләре килә. Аларга ялгышлык белән тартмаларны бутап бирәләр. Зоопаркта эшләүчеләр тиз генә Якутиядән килгән тартмаларны машинага төяп, кайтып китә.
Ул арада Рәхимнең әтисе Әхәт абый да килеп җитә. Ул да, Петербург белән Иркутск шәһәрләреннән килгән ике тартманы машинасына төяп, улын сөендерәсен уйлап, өенә ашыга.
Бишенче бүлек
Рәхимгә бүләкләр кайтты
Әхәт абый бик серле генә кайтып керде дә, улын урамга чакырды.
– Улым, әйдәле сиңа күрсәтәсе әйберем бар, – диде ул.
– Хәзер әти, – дип, озак көттерергә яратмый торган Рәхим урамга ашыга. Ул арада әтисе машинага таккан арбада торган ике тартмага төртеп күрсәтә.
– Улым, шул тартмаларны ачып кара әле, – ди әтисе.
Рәхим тиз генә арбага сикереп менеп ачып җибәрсә, сөенеченнән тынсыз калды. Бер тартмада чып-чын аю, икенче тартмада чып-чын юлбарыс утыра. Алар, тартмаларны ачканга сөенеп, шул арада Рәхимгә иркәләнеп тә алдылар. Юлбарыс малайның битен ялап алырга даөлгерде.
Юлбарыс җитез генә җиргә сикерде. Аю да тартмадан чыгып, җайлап җиргә төште. Рәхимнең әтисе боларны күреп аптырап калды. Ул уенчыкларның чынга бик охшаган булуын белсә дә, бу кадәр охшашлык көтмәгән иде.
Аю белән юлбарыс өй каршындагы кечкенә фонтанга ашыгып, су эчә башлагач аның аптыравы борчу белән алышынды.
Рәхим генә сөенеченнән нишләргә белми, әле берсен, әле икенчесен барып сыйпады. Аларга үзе турында, әтисе-әнисе турында сөйли башлады. Ул аюга Йомшак батыр, юлбарыска Юмарт батыр, дип исем дә кушып өлгерде.
Йомшак батыр белән Юмарт батыр да бер күрүдә Рәхимне ярата башладылар. Алар аны үзләренең өч җан иясеннән торган төркеменең башлыгы итеп таныдылар. Һәрберсе бер дуслыктан бик канәгать иде. Рәхим яңа дусларына яратып Юмарткай һәм Йомшаккай дип кенә эндәшә башлады.
Рәхим аю белән юлбарыска бакчаны күрсәтте, аннары аларны сөт белән сыйлады.
Әхәт абый сөт эчкән аю белән юлбарысны күреп, бу эшкә шаккатты. Ул инде бераз шикләнә башлаган иде. Шул ук вакытта аю белән юлбарыста усаллык күренмәгәч, икеләнә дә калды. “Шулкадәр чынга охшаган бу уенчыклар”, дип уйлады ул. Шулай да Әхәт абыйның шиге бетмәде, ул бу уенчыклар турында яхшырак белер өчен, интернетка кереп, мәгълүмат эзләп карады. Бернәрсә дә таба алмагач, иртәгесен уенчыклар ясаган фирмага шалтыратырга булды.
Алтынчы бүлек
Зоопаркта
Аю белән Юлбарысны зоопаркка алып кайткач та, аларга ял итәр өчен вакыт бирделәр.
Бу бүләкләргә зоопарк директоры гына бераз аптырашта калды. Чөнки Казан зоопаркында болай да аюлар да, юлбарыслар да бар иде.
Икенче көнне директорга яңа килгән аю белән юлбарысның бернәрсә дә ашамауларын, су эчмәүләрен әйттеләр. Шулай да бик шат күңелле булуларын сөйләделәр.
Директор җәнлекләрне күзәтергә ветеринарларга – мал табибларына кушты.
Ветеринарлар аю белән юлбарыс янына килделәр. Алар бу ике җан иясендә бернинди усаллык күрмәгәч, кыюланып яннарына керде. Аю да, юлбарыс та, сөенеп табиблар янына килде. Алар кечкенә мәче балалары кебек, табиблар янына килеп утырдылар. Табиблар курка-курка гына җәнлекләрнең йөрәкләрен тыңлап карады. Әмма йөрәк булырга тиеш җирдә бер тавыш та юк иде.
Табиблар аптырап, аларның күзләрен, ачтырып авызларын карады. Аю белән юлбарыс бик күндәм генә табиблар кушканны эшләде.
Табиблар аю белән юлбарысның чын булмавын, робот уенчык булуын төшенде.
Алар бу турыда зоопарк директорына әйттеләр. Ул ашыгып Петербург зоопаркына, Иркутск зопаркына шалтыратты. Аңа анда бернинди роботлар турында белмәүләрен әйттеләр. Үз сүзләрен раслап, аю белән юлбарысның үскәннәрен күрсәткән видеолар да җибәрделәр.
Зоопарк директоры бу хәлне берничек тә аңлый алмады.
Җиденче бүлек
Сер чишелде
Икенче көнне Рәхимнең әтисе иртүк N шәһәренә уенчыкларны эшләгән “Хыял” фирмасына шалтыратты. “Хыял” фирмасы җитәкчеләре уенчыкларның су эчмәвен, сөт ашамавын әйттеләр.
Шуннан соң ул ветеринар табибларга шалтыратып, җәнлекләрне тикшерер өчен, аларны өйләренә чакырды.
Тиз генә килеп җиткән табиблар аю белән юлбарысның чын җәнлекләр булуын әйттеләр. Алар Казан зоопаркында булган вакыйганы, анда чын дип, уенчык аю белән юлбарыс алып кайтуларын беләләр иде. Шуңа күрә аптырап калмадылар.
Әхәт абыйга да бөтенесен аңлатып бирделәр.
Сигезенче бүлек
Аңлашу
Әхәт абый белән Рәхим Йомшак батыр белән Юмарт батырны да алып зоопаркка киттеләр. Директор белән Әхәт абый озак кына сөйләшеп утырдылар. Шуннан соң бу җәнлекләрне иреккә җибәрү, яңадан табигатькә кайтару турында карарга килделәр.
Үзенең яңа дусларын яратып өлгергән Рәхим, никадәр матур һәм чын төсле булмасыннар, уенчык аю белән юлбарска карыйсы да килмәде, аларны зоопаркта калдырырга булдылар.
Уенчыклар өчен исә, кечкенә балаларга алар белән уйнарга мөмкинлек булдыру өчен, зопаркта аерым бер бүлмә ачтылар. Нәкъ чын төсле бу уенчыкларны балалар тиз арада яратып өлгерде.
Тугызынчы бүлек.
Саумы Себер
Рәхим Йомшаккай белән Юмарткайга ияләшеп тә өлгергән иде. Алар кире өйгә кайткач та, Рәхим гел яңа дуслары белән булды. Иртәгесен алар барысы да яңадан Казан аэропортына килделәр. Барысы да Себергә оча торган очкычка менде. Рәхим әтисе белән аю белән юлбарысны Себергә кадәр озаттылар һәм анда бер тыюлыкка җибәрделәр.
Кайсы шәһәргә очканнарын да, тыюлыкның исемен дә яза алмыйбыз. Бу сер җәнлекләрне усаллардан саклар өчен кирәк.
Йомшаккай белән Юмарткай тыюлыкта тиз ияләштеләр. Алар бер берсеннән аерылмый торган дусларга әйләнделәр.
Рәхим исә һәр елны җәйге каникулда дуслары янына оча иде. Ул киләчәктә ветеринария табибы булырга карар бирде.