Кадерле кешеләр алар үлмиләр,
Җаннары гел була янәшә.
Беләсезме, бүгенге көндә
Акылым йөрәк белән корәшә…
…Бер таҗлы чәчкә тотып, әнием,
Кабереңә киләм, ашкынам.
Үксеп-үксеп өзгәләнә күңел,
Мин бит сине шундый сагынам.
Чардуганыңа килеп сарылам да,
Хис-тойгымны сөйли башлыймын.
Юк, акылдан язган димәгезче,
Аның җанын тик кузаллыймын.
Ятим диеп мина төртмәгез,
Теләп алмадым бу тормышым.
Бер яраксыз, ятим бала булып,
Дөнья көтү кемгә ошасын?!
Бик күбегез:»Аңлыйм»,-дигән була.
Аңламыйсыз. Аллам сакласын.
Анасын жирләмәгән килеш,
Ничек мине кеше аңласын!?
Аңламыйсыз, әнисез яшәүләре
Шом караңгы, айсыз төнгә тиң.
Әниләргә каршы дәшмәгезче,
„Рәнҗетмәгез аларны сез!”- дим.
Әле кайчан гына бергә идек.
Табын тулы кызыл алмалар…
Газиз җаннар куккә ашсалар да,
Күңелләрдә һәрчак калалар.
Тулы гаилә булып дөнья гиздек,
Киләчәкнең якты булуын көттек.
Ә бүген исә җаннарымда бушлык,
Ничек була мондый авырлыкка түзеп?!
Бел, әнием, салкын гүргә кереп бикләнсәң дә,
Мин табырмын сина илтәр юл.
Менә шушы чардуган янында көтермен сине,
Ә әлегә хуш, тыныч йокла, сау бул.