Иртән йокыдан уянып,
Тәрәзәгә күз салдым.
Кошлар сайрый, кояш балкый —
Рәхәтлеккә таң калдым.
Әбием коймак пешергән
Иртәнге чәй янына.
Чәй ясадым, бәбкәм, диеп
Килеп басты яныма.
Тәрәзәгә бакты әбкәм,
Ә күзләрендә сагыш.
Тагын исенә төшкәндер
Үзәген өзгән сугыш.
Әкрен генә сөйләп китте
Авыр чаклар турында:
— Без күргән кайгы хәсрәтләр
Килмәсен яшь буынга!
Бабаң китте яу кырына,
Елап озатып калдым.
Көн дә тәрәзәдән карап,
Көтеп һәм елап ардым.
Елап яшьләрем дә бетте,
Кибеп калды күзләрем.
Ачы сагышка түзәлми,
Телгәләнде үзәгем.
Сугыш бетте, бабаң кайтты,
Шатлык тулды күңелгә.
Сезгә сугыш афәтләрен
Язмаса иде күрергә!
Бер тәрәзә төрле уйлар
Уятканын белмәдем.
Кочаклап алдым әбине
Һәм озак җибәрмәдем.