Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әйтелмәгән сер

Гөльязларның авылы тау аелында урнашкан. Ерактан караганда кечкенә урманны хәтерләтеп тора ул. Авылда күпьяшәр тирәкләр, бөдрә өянкеләр бихисап. Ә алмагачлары! Алмагачсыз ихатаны бу авылда, гомумән, таба алмыйсың. Август-сентябрь айларында алмаларның хуш исе бөтен авылга тарала, күңелгә үзенә бертөрле ләззәт биреп тора. Тагын җиләкләре, гөмбәләре, чикләвекләре, шифалы үләннәре белән авыл кешеләрен генә түгел, район үзәге халкын да үзенә җәлеп итеп торган каенлык та Гөльязга бик якын. Әмма аның үзе генә белгән, үзе генә кичергән уй-хисләрен, серләрен сөйли торган дусты бар. Тау башында үсеп утырган ялгыз каен – аның сердәшчесе.

Моннан өч-дүрт ел элек, арып-талып, җиләктән кайтканда алар шул ялгыз каен төбенә утырып ял иттеләр. Шунда әбисе аңа бер әкият сөйләде.

…Бик күп еллар элек авылда бер ятим кыз яшәгән. Уңган, җитез булган әлеге кыз. Тик күпме генә тырышса да, рәхимсез үги анага ярый алмаган. Җәбер-кимсетүләрдән күңеле тулган чакларында тау башындагы зәңгәр чәчәкләр янына барып, моң-зарларын түккән ул. Үги ананың хаксызга рәнҗетүләре турында сөйләгәндә зәңгәр күзләреннән ачы күз яшьләре аккан.

Шулай бер көнне бичара кыз, гадәттәгечә, сагышларын басарга дип тау башындагы чәчәкләр янына килгән. Адәм ышанмаслык күренешкә тап булган: гөнаһсыз күз яшьләре тамган урында зифа каен үсеп чыккан икән. Шул көннән башлап ялгыз каен кызның дустына әйләнгән. Ак каенга сарылып елый-елый, әрнү-сагышларын уртаклашкан кыз. Ялгыз каен кызга авырлыкларны җиңәргә көч биргән, яфрак-чуклары белән аның битләреннән сыйпап иркәләгән…

Әбисе Гөльязга шушы әкиятне сөйләгәч, кыз гигәдер гел ялгыз каен янына тартыла башлады. Шатлыкларын да, борчуларын да ак күлмәкле яңа дусты белән бүлеште. Тау башыннан яшел яулыгын болгап, каен аны мәктәпкә озатты, Гөльязның “5”леләрен хуплагандай, башын кагып каршы алды. Кыз да вакыты булган саен гел каен янына ашыкты, аның беләш серләште.

Быелгы җәйне ул башкалада үткәрде. Казан шәһәрендә яшәүче апасы белән җизнәсе аны үз яннарына чакыртып алдылар. Апасы читтән торып институтта укый иде. Ә Гөльяз аларның кечкенә кызларын карап торды.

Ял көннәрендә җизнәсе аны шәһәр күрсәтергә алып чыкты. Казанның истәлекле урыннары белән таныштырды, ял паркына да алып барды. Дөньясын онытып карусельдә әйләнде Гөльяз, кечкенә ат – понига да утырып йөрде. Көлке бүлмәсенә кергәч, көлә-көлә, күзләреннән яшьләр чыкты. Рәхәт иде аңа! “Шайтан тәгәрмәче” янында фотога да төшерде әле аны җизнәсе, кайткач, иптәш кызларыңа күрсәтерсең, диде.

Иртәгә авылга кайтасы көнне апасы аны Камал театрына алып барды. Гөльязның спектакльләр карарга яратканын белә иде апасы. Театр – кыз өчен тылсымлы дөнья. Телевизордан бер спектакльне калдырмыйча карап бара, газета-журналлардан артистлар турында мәкаләләрне, аларның фотоларын җыя. Мәктәптә театр түгәрәгенә йөри әле Гөльяз. Уйнаганын яраталар, укытучылары Зилә апа гел мактап кына тора.

Менә алар зур тамашачылар залында. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен карап утыралар. Телевизордан әллә ничә тапкыр караганы булса да, кыз бик кызыксынып тамаша кылды.Чын артистларны күрү нинди бәхет! Кызганычка каршы, алар хәзер авылларга килмиләр шул.

Тәнәфестә алар фойеда йөрделәр. Күпме фотолар эленгән анда! Күпме таныш йөз! Гөльяз фотоларга күрсәтә-күрсәтә, апасына артистларның кайсы спектакльдә нинди рольне уйнаулары турында канатланып сөйләде дә сөйләде. Кинәт ул таныш түгел бер абыйның үзенә елмаеп карап торуын күреп, уңайсызланып куйды. Әлеге мөлаем кеше дә Гөльязны тыңлап торган икән. Кыз янына килеп:

— Рәхмәт, сеңелем, театр белән кызыксынасың икән, — диде.

Режиссер булып чыкты ул. Кызга Г.Камал исемендәге театр артистлары турында бер китап та бүләк итте әле. Мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына укырга чакырды.
Бигрәк кызык булды бит әле бу. Гөльяз күңеленең иң-иң тирән җиренә яшерелгән артистка булу хыялын каян белде икән ул абый? Күрәзәчеме икән әллә? Үз-үзеннән дә яшереп йөртә иде бит ул бу хыялны, хәтта каенына да сөйләмәгән иде.

Ничек кенә булмасын, сөйкемле абыйның сүзләре Гөльязның якты хыялларына җан өрде. Ул үзен бик бәхетле итеп тойды. Бу шатлык авылга кайту сөенече белән кушылып, Гөльязга әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде.

Иртәгесен юл буе татлы хыялларга чумып кайтты ул. Ак каен белән генә уртаклашасы серләре бар иде кызның. Теге режиссер абый турында да, артистка булырга теләвен дә – барысын да сөйләячәк Гөльяз каенкайга. Әлегә кадәр шуны дустына сөйләмичә йөргәне өчен үкенеп куйды ул. Кара, ничек юксынган, сагынган икән бит сердәшен.

Алар авылга караңгы төшкәч кенә кайтып җиттеләр. Кызганыч, каен белән бүген үк сөйләшәсе килә дә бит, иртәгә кадәр көтәргә туры килә инде.

Гөльяз әтисе белән әнисен бик сагынган иде. Йөгереп килеп аларны кочаклап алды. Күрешү шатлыгыннан күзләреннән яшь бәреп чыкты.

Өйдә тиз генә табын әзерләнде. Өстәлгә Казан күчтәнәчләре куелды. Гөрләшә-гөрләшә, чәй эчтеләр. Әтисе авыл хәлләрен сөйләде. Тиздән олы юлга асфальт салачаклар икән. Башта юлга балчык җәяләр, аны Гөльязлар авылы янындагы тау башыннан алалар, ди.

Кыз бик сөенде. Язын-көзен авыл кешеләре юлсызлыктан бик җәфалана иде бит. Автобуслар да вакытында йөрер, шәһәрдәге туганнары да ешрак кайта алыр инде хәзер.

Гөльяз уянганда бик иртә иде. Урын өстендә иркәләнеп ятмады, каены янына ашыкты ул. Өйдән чыгып, тау башына күз салуга – катып калды. Текә тауның бер башы китеп алынган кебек. Ә каен, аның каены кайда соң? Йөрәге “жу” итеп китте, ул үз-үзен белештермичә шул таба юнәлде.

Кыз абына-сөртенә тау башына үрмәләде. Башка вакытта тау кәҗәседәй тиз генә менә иде, ә бүген аны аяклары тыңламады. Ниһаять, ул тау башында. Бөтнек исе аңкып торган хәтфә үлән урынына ботарланган, таланган кызыл балчыклы җир иде анда.

Гөльяз алга атлады. Каен бит шушында булырга тиеш.Кайда соң син, каенкай?! Тик… яшел яфрак-чуклары кибеп корышкан иде инде тамыры-ние белән йолкып алынган бичара каенның. Нинди миһербансызлык! Их кешеләр, нигә шулкадәр битараф соң сез? Әрни, сыкрый, бәргәләнә иде бу минутларда Гөльязның кечкенә йөрәге. Ә каенкайга гына сөйлисе хыял-сер корыган каен тамыры кебек яшәү көчен югалтты…

Аглетдинова Эндже Мазитовна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2000
Страна: Россия