Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
ЙОМШАККАЙ

Нәфисәгә бер айдан ун яшь тула. Кыз үзенең туган көнен заррыгып көтә. Аларның өйләрендәге стенада эленеп торган календарьда ул инде әллә кайчан 19 март көнен кызыл төскә буяп куйды. Нәфисә әти-әнисеннән туган көненә бик шәп бүләк тә сорап куйды. Песи баласы! Песиле буласы бик тә нык килә иде аның. Ул нәни йомшак песи Нәфисәне мәктәптән каршы алыр иде, кечкенә ал теле белән аның битен ялап алыр иде. Ә Нәфисә аны җылы сөт белән сыйлар, кочаклап йоклатыр иде. Иң-иң якын дусты булыр иде! Их! Тик күпме генә сораса да, Нәфисәгә песи алмыйлар, йомшак уенчыклар гына бүләк итәләр.

Көннәрдән-бер көнне Нәфисә дәресләрдән соң ялгызы гына мәктәптән кайтып бара иде. Бу көннәрдә эше күп булды аның: район конкурсында җырлады, мәктәптә проект яклады, инглиз телен ныклап өйрәнә башлады. Өенә дә болай иртә кайтканы юк иде. Көне бигрәк матур бүген! Салмак кына кар ява, аяк астында шыгыр-шыгыр килеп тора. Шулвакыт чиелдаган тавышлар ишетте. Бу тавышлар кайдадыр якында гына иде. Нәфисә як-ягына каранды. Кинәт бер капка төбендә салкыннан калтыранып утырган өч песи баласын күреп алды. Берсе – кара, икенчесе – аклы-каралы, өченчесе кар кебек ап-ак иде. Ак песи баласы бигрәк туңган, хәтта аяуларын да селкетә алмый башлаган. Нәфисә курткасын ычкындырды да, песи балаларын кочагына тутырды. Үзе дә өшеде, тик өшегәнен сизмәде.

Өенә кайтып җиткәндә, песи балалары дерелдәми башлаган иделәр. Нәфисә курткасы эченнән нәни йомшаккайларны алып, мендәренә тезде, юрган белән төрде. Әти-әнисе өйдә түгел иде кызның шуңа күрә кыз песи балаларын рәхәтләнеп ашатты, сөт эчерде. Ак песи баласын бигрәк тә нык яратты ул. “Йомшаккай” дип назлап эндәште.

Кич җиткәч, әти-әнисе дә кайтты. Алар өйдәге хәлгә шаккаттылар.

— Кызым, бу песикәйләрне тикшертергә кирәк. Бәлки аларга табиблар ярдәме кирәктер, — диде әтисе.

Әнисе кызын кочаклап алды. Нәфисәнең бу нәниләрне беркемгә дә бирәсе килмәсә дә, әтисе белән ризалашмый булдыра алмады.

… Менә бер ай вакыт үтте. Бүген Нәфисәнең туган көне. Кызның кәефе дә шәп иде. Мәктәптән өенә йөгерә-йөгерә кайтты кыз. Кич җиткәч, Нәфисәнең дус кызлары кунакка киләчәк бит!

Туган көн тортына кадалган шәмнәрне өреп сүндергәч, әтисе белән әнисе бүлмәдән олы тартма күтәреп чыктылар. Тартма селкенеп куйды. Нәфисә тартманың капкачын ачып җибәргән иде, аннан таныш ак песи баласы башын чыгарды. Бу Йомшаккай иде.

Шарипова Cюмбель Ранисовна
Страна: Россия
Город: Актаныш