XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Йомшагым.

“Йомшагым” дип пышылдый да серле итеп елмая.

Шомырт төсле кара күзләр,калын ,күпме тырышып тараса да үремнән чыга торган җирән чәчләр,куян баласыныкы кебек алгарак чыгып үскән тешләр, күккә карап торучы очлы борын .Көзгегә сокланып туя алмый ул бүген. Җәмилә бүген инде үсеп җиткән кыз Аңа барысы да,барысы да ошый-ул бүген үзен җир шарында иң гүзәл кыз сыман тоя.

Әле кайчан гына көн саен мәктәптән елап кайтучы кыз иде. Барысына да шул Хәйдәр гаепле.Кайдан гына кайтты ул Җәмилә укыган сыйныфка! Болай да сирәк-мирәк җирән чәчле булуын исенә төшереп торалар бит. Яңа малай беренче көннән үк Җәмилә артындагы партага утырды.Тәнәфестә кыз тизрәк торып китәргә тырышты. Ләкин өлгермәгән чаклар да күп булды. Хәйдәр укытучы күздән югалуга, Җәмиләнен чәченнән эләктереп,кискен аска тарта иде.Әле ярый тартып кына калса,авыртуга чыдарсың! Ул бит өстәп бөтен сыйныфка “Җирәәәәән” дип кычкыра !.Болай да чәч төсе белән башкалардан аерылып торган кызга бик авыр иде бу сүзләрне ишетәсе. Җәмилә сыйныфтан чыгып чаба да аулак урында качып елый иде. Яшьле күзләр Хәйдәрне шатландыралар гына кебек .Еш кына кыз артыннан: “Җирән Җәмилә җылак”-дип кычкыра башлады. Әнисенең : “Игьтибар бирмә,кызым”-диюләре дә,әтисенең Хәйдәр әтисе белән сөйләшүе дә берни үзгәртмәде. Малай үз эшен дәвам итте,Җәмилә инде еламаса да өйрәнде ,үзен иң ямьсез кыз булуы белән килешкән иде.Аны яңа күлмәк тә ,матур түфли дә шатландырмады,хәтта ,чәчләрен көзгегә карамыйча гына тарап үрергә өйрәнде.

Барысы да 8 нче сыйныфтан соң, җәйге ялда үзгәрде. Ялларны көтеп ала иде ул.Беркем дә аны үртәми,рәхәт.

Быел Җәмиләнең әниләре ай буена ялга киттеләр, ул бию төркеме белән конкурста катнашты, бармаска булды. Кыз янына күп еллар күрмәгән әбисе кайтты. Әбисе бик сизгер шул аның. Беренче көннән үк сизенде кызның күңелендә борчу барлыгын. Кичләрен озак кына карап утыра да :”Йомшагым”,- дип чәчләреннән сыйпап

куя иде.Шундый кичләрнең берсендә Җәмилә :

-Әбием, нигә син миңа гел йомшагым дип эндәшәсең?-дип сорады. –Әллә сиңа да минем исемем ошамыймы?- дип тә өстәде.

Әбисе ,кызның күзләренә тутырып карады да,ягымлы тавышы белән сөйләп китте:

-Син “Йомшагым” турында әкият ишетмәгәнме! Гомер буе эссе илләрдә яшәгән хайваннарның сулыклары кипкән. Кешеләр аларны кызганнар , безнең урманнарга алып килеп җибәргәннәр. Хайваннар монда ашарыбызга да,эчеребезгә дә күп дип сөенгәннәр. Урманда йөгерешеп, сикерешеп уйныйлар икән.Шул вакыт хайваннар патшасы –Арыслан ,ялгыш керпегә баскан да авыртудан бик каты кычкырган, ярсыган.Тавышка барлык җәнлекләр җыелган. Алар мондый энәле хайванны беренче мәртәбә күргәннәр,аннан ямьсез дип көлгәннәр һәм урманнан куганнар.

Керпеләргә бик авыр булган,алар кырларга ,бакчаларга киткәннәр.Шул көннән бирле көннәрен күренмәскә тырышканнар,төнлә генә чыкканар.

Ә хайваннар шатланышып,уйнап-көлеп яши биргәннәр.Ләкин көннәр суыта башлаган, көз җиткән.Тирә-юньдә барлык җан ияләре киемнәрен алыштырганнар,ә Арыслан патшалыгында берәүнең дә җылы киеме булмаган.Аларны кызганып хайваннар керпене чакырганнар.Энәләре очлы булса да ,керпекәй бик ягымлы,ярдәмчел,тырыш булган..Аның өненә юлны урмандагы һәр хайван белгән. Ул үзенең энәләре белән бик матур,җылы киемнәр тегә торган булган икән.Керпе Арысланны да кире какмаган.Үлчәмнәрен алгач ,эшкә керешкән.Тун өчен урмандагы иң матур агачларның яфракларын,чәчәкләрен җыйган.Төймәләр итеп чикләвекләр тезгән.Мондый матур киемне күреп Арыслан ах иткән.Хәзер мин иң зәвыклы киемнән дип сөенгән,һәм шатлыгыннан Йомшагым дип керпене кочып алган.Хәтта очлы энәләр дә Арысланга кадалмаган. Шул көннән бирле керпеләргә барысы да Йомшагым дип эндәшә башлаганнар ,аларны яратканнар һәм хөрмәт иткәннәр.

Әбисе сөйләп бетергәндә,Җәмиләнең күзләре йомыла иде инде.Ләкин ул барысын да аңлады.Әнә ,үл быел мәктәпне дә ,дусларын да сагынып килде бит.Аның инде бернинди рәнҗү дә ,ачу да юк иде күңелендә. Хәтта Хәйдәр чәченнән тарткач та ул аңа борылып кара күзләрен тутырып елмайды гына. Малай “Җирән “дип кычкырырга теләп ачкан авызын яба алмый туктап калды.

Нинди гүзәл икән Җәмилә! Әнә ,инде бер ай буе Хәйдәр аны биюдән каршы алып өенә озата.Ә бүген ул аңа “Йомшагым “дип әйтте.Кайдан белә икән ул әкиятне?!

Вафина Амира Ильфаровна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск