Йолдызлар атылган көн
Катнашалар:
Чүлмәкче карт
Рәхим
Кечкенә Рәхим
Асия
Талия
Муса
Сәлимә
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән алан. Умарталыклар. Эскәмия янында чүлмәкләр тезелеп тора. Ызбадан Чүлмәкче карт чыга.
Чүлмәкче карт. Исәнме, кояш! Исәнме, Җир-ана! Исәнме, чәчәкле аланым! Исәнме, тормыш! Мин дә исән, Аллага шөкер! Адәм баласы йокысыннан шулай уяна да бер сорауга җавап эзли: мине бүген нәрсә көтә? (пауза) Көн дә шушы сорау борчый аны. Өмет чаткылары белән тулы кеше күңеле бәхет, ниндидер могҗиза, якты хыялының чынга ашуын көтә. Моңа гаҗәпләнәсе юк! Менә мин дә бүгенге көн башкачарак үтүен, үзгә булуын телим.
Чүлмәкче карт чүлмәк ясый башлый. Рәхим керә.
Рәхим. Кем белән сөйләшәсең, бабай? Әллә күбәләкләргә хәерле иртә телисең инде?
Чүлмәкче карт. Син икән әле, Рәхим улым! Күбәләкләргә дип… Алар беренче кояш нурын күрүгә, иртәнге вальсларын әйләнергә киттеләр, гапләшергә өлгерми калдым. Шуларның нечкә билләреннән тотып вальс әйләнсәм, улым, билләрем тураеп, билләрем язылмас идеме икән?
Рәхим.(көлә) Синең күңелеңдә бер күбәләк калган ахры, бабакай. Тынычлык бирми, каядыр җилпенә. Иртә баштан матур сүзләр дә сөйлисең.
Чүлмәкче карт. Берәү генә түгелдер алар анда… Балачагым, яшьлек, мәхәббәт…
Рәхим. Булды, булды, бабай, ни… мин бит сиңа бер серле йомыш белән килдем. Тик ул икебезнең арада гына калырга тиеш, сөйләштекме?
Чүлмәкче карт. Яраткан оныгым өчен барысына да әзер мин, улым. Нәрсә булды? Әниең бер көедер бит?
Рәхим. Бер көе, бер көе. Тик менә…(пауза) Нәрсәдән башлыйм икән?
Чүлмәкче карт. Азагыннан башласаң, аңламам, яшем дә бара, башыннан башлап кара, улым.
Рәхим. Бабай, ике көн рәттән сәер төшләр битәрли үземне, исемә төшә дә тәннәрем чымырдый башлый.
Чүлмәкче карт. Хәер биреп кара, улым, аптырагансың икән.
Рәхим. Әйе, кирәк булса, анысын да бирермен, тик…(пауза)
Чүлмәкче карт. Аңлашылды: сөйли алмыйсың, сүз таба алмыйсың (пауза)
Рәхим. Йә ярый, тыңла, бабай, сөйли алсам, сиңа гына сөйли алам мин аларны. Беренче көнне яңгырдан игеннәрнең черүен күрдем, алай гына да түгел – җиһан елый, халык ач.Минем кечкенә малай чагым, имеш. Тик озак та үтмәде: ялт итеп кояш чыкты. Табигать, Кешелек дөньясы шатлыклы авазга күмелде. Инде үскәнмен. Хәзерге — мәктәпкә йөргән вакытым. Нәрсәгә булыр икән ул, бабай?
Чүлмәкче карт. Барысы да яхшы булыр, улым. Төштә кояш чыгуын бик һәйбәткә юраган борынгылар.
Рәхим. Шулай гына була күрсен,шулай гына була күрсен. Рәхмәт, бабай, син җир йөзендәге иң яхшы күңелле кешедер. Мин китим инде. Әни дә утынны өеп бетер, дип кычкырып калган иде. (ашыгып чыгып китеп бара)
Чүлмәкче карт.Ә икенчесе? Улым! Ә икенчесе? Икенче төшең нәрсә турында иде?
Рәхим. Ә икенчесен оныттым бит. Искә төшкәч бер сөйләрмен әле. Сау булып тор, бабакай! Күбәләкләргә сәлам әйтергә онытма!
Чүлмәкче карт.Кайсыларына? Вальс осталарынамы әллә күңел төбенә яшереп куйганнарынамы? (көлә)
Рәхим. Бөтенесенә, бөтенесенә әйт, бабакай. (чыгып китә)
Чүлмәкче карт. Онытмаган – сөйлисе килми. Мине сукыр дигәч тә… Сөйләсә, чынга ашмас, дип курка. Төш юрауның үз кануннары шул. Мине белми, күрми ди бугай. Төшендә йолдызлар атылганын оныгым Рәхим беркемгә дә, беркайчан да сөйләмәс шул инде, беркайчан да, беркемгә дә…
Икенче күренеш
Ярлы гына җиһазландырылган йорт. Түрдә мич, карават. Тәрәзә янында өстәл, берничә урындык. Кечкенә Рәхим йоклап ята. Асия Рәхимнең чәчләреннән сыйпый.
Асия. Алтыным, көтеп алган зур шатлыгым бит син минем. Ферма стеналарын агартып кулы калмады бүген әниеңнең. Ярый әле бәхетемә син бар, сандугачым. Карап торган бердәнбер юанычым бит син, улым, йөрәк тибешем. Менә күрерсең, Рәхим: берничә елдан, өйне рәткә салып бетереп, без дә синең белән кешечә яши башларбыз. Иң мөһиме: сине укытырга, кеше итәргә кирәк. Минем кебек син дә фермада чиләнмәссең бит инде? Иңбашларның сызлавына чыдап булмый, балакаем. Тагын сиңа зарланам. (пауза)Ярый, син йоклап тор, ә мин тиз генә ишегалдын көрәп атыйм, алайсам иртән ишекне дә ачып чыга алмабыз.
Кечкенә Рәхим уяна, караватына утыра. Тәрәзәгә карый.Тәрәзәгә ай яктысы төшеп тора.
Кечкенә Рәхим. Ай, минем әниемне күрмәдеңме син? Һаман кайтмаганмы икән таналары яныннан? Беләсеңме, Ай, минем әни эшли дә эшли, эшли дә эшли, ә аннары, урындыкка утыруга, йокыга китә. Ай нинди матур, якты син! Минем әтием дә хәзер айга карап ята торгандыр. Мондый көнне ул да йоклый алмый газапланадыр, чөнки иртәгә аның малаеның туган көне бит. Ай, минем әтиемне беләсеңме син? Ул моннан бик-бик еракта, Ташкентта яши. Аңа безнең һава ярамаган, каты итеп авырта башлагач, кайтып киткән. Ә әни урын өстендә ятучы әбине ташлап китә алмаган. Мин моны кибеттә ишетеп кайттым. Апайлар мине аңламый дип уйлаганнардыр инде. Алар мине һаман елак малайга саный. Ә миңа иртәгә 10 яшь тула. Зур егет булам. Гармунда да уйнарга өйрәнеп киләм. Әтине сагынган саен уйныйм. Җиңел булып китә, тик сагынуым гына…Юк, еламыйм мин хәзер. Әни алайса һаман мине кечкенәгә саный. Бик каты елыйсым килгәндә, юрган читен тешлим дә чытырдатып күзләремне йомам. Беләсеңме: кайтачак ул. Көтәргә генә кирәк. Әйбәт итеп уйныйм, кайтып керсә, минем өчен кызармасын, дим. Ул җибәргән бүләк бит. Әни: “Бигрәк моңлы бала син, әтиең дә шундый”, — дип, елап та җибәрә кайчак. Ул да әтине сагына, сизәм. Миңа караган саен, аны исенә төшерә. Йә, ярар, йокларга кирәк, әни ишетер тагын, болай да йөзе моңсу, арый да торгандыр инде бичаракай. Ай, син минем туган көнгә кил яме, әтигә дә әйт, посылка җибәреп тормасын, миңа бернәрсә дә кирәк түгел — үзе кайтсын. Гармунда уйнаганымны тыңларга кайтсын. Бүләкне әрәм итмәгәнсең, улым, дип аркамнан сөяр әле, кайтса. Син ничек уйлыйсың? Ярар, мактамаса-мактамас, кайтсын гына. Бер генә сәгатькә булса да… Мин аны бик сагынам бит, Ай, белсәң икән ничек сагынуымны! Әни генә белми. Ә бәлки белә дә торгандыр. Сиңа рәхәт, син әтине, төнлә белән булса да, күрә аласың! Урыннарны бер генә минутка алыштырып торсак, юк, мин ул вакыт эчендә генә әтине эзләп таба алмам, минем бит аны күптән күргәнем юк… Беләсеңме, ә табармын мин аны, мин аны берничә секунд эчендә дә табармын. Ул бит әти, минем әти. Ул берәү генә. Беләсеңме, Ай, әни, йолдызлар атылганда, теләк теләсәң, чынга аша, ди. Әнием моны күрше кызы Әнисәгә әйтте. Аны Рәис малае ташлап киткән. Син мине сүз карагы дип уйлый күрмә тагын. Мин болай гына… Сиңа рәхәт инде, йолдызлар яныңда гына. Берәр нәрсә кирәк икән, җиргә төшереп җибәрәсең берсен. Тыңламаганын. Теләгең шул ук минутта кабул була. Ә минем аларның җиргә төшкәнен бер тапкыр да күргәнем юк. Кайтачак, менә күрерсең, Ай, кайтачак минем әтием, кайтачак…
Көлгән тавышлар ишетелә. Рәхим йоклаган булып ята. Асия керә. Аңа ияреп Сәлимә керә. Көлешәләр.
Сәлимә.(өс киемнәрен сала-сала сөйли) Тагын карга ектың инде мине, чукынчык Асия.
Асия.(көлә, чишенә) Күп сөйләшәсең ич!
Сәлимә. Тыңла инде сүземне, күрше. Эчми, тартмый ул минем туганым. Танышып караудан берни булмас, үзең үк рәхмәт укырсың.
Асия. Кызлар белән дә йөрми дип өстә инде тагын.
Сәлимә. Ник? Йөрми шул. Болай ялгыз каңгыраеп йөргәнче дим, сине кызганам. (кулын болгый) Мин генә кызганаммы соң?
Асия. Нишләп мин ялгыз булыйм ди? Өйдә бер ир-ат бар.Аланда әтием яши.
Сәлимә. Малай кешегә ата кулы кирәк аңа, Асия, ата кулы.
Асия. Хм. Әтисе дә бар аның.
Сәлимә. Андый әти булганчы, булмавы мең өлеш артык.
Асия. Сәлимә, нинди начарлык эшләде ул сиңа? Без аны яратып кына искә алабыз. Ә син?!
Сәлимә.(ялагайланып) Йә ярар, кызма әле син, кызый. Онытып тор әле аны. Данилнең кулыннан гөлләр тама. Өеңне дә оҗмах бакчасы итәр иде, билләһи.
Асия. Ә күңеленнән?
Сәлимә.(аптырап) Нәрсә күңеленнән?
Асия. Күңеленнән дә гөлләр тамамы дим?
Сәлимә. Белмим, күңеле күренми.
Асия. (көлеп) И Сәлимәкәй, чыкмый синнән яучы. Аттылы-бәрделе сөйлисең. Менә тыңлап тор ничек кирәк: ә күңеле аның сабыйныкы кебек самими, йомшак. Кояш нуры кереп кунаклаган йөрәгенә…
Сәлимә. Әстәгафирулла! Кызый, син гомер фермада эшләмисеңдер ул – китап укып утыра торгансыңдыр, берәр тирәк астына качып.
Асия. (көлә) Күңелләремне күтәрергә ярый син бар әле, ут күршем. Ә шулай да сине алдыйсым килми: яраткан кешем бар. Ул – Рәхимнең әтисе. Яныбызда булмаса да, йөрәгемнең түрендә. Кем белә, дөнья гел болай бармас әле, кайчан да булса, бәлки, минем дә хыялым чынга ашар.
Сәлимә. Белмим, кайчан ашар инде ул хыялың. Берәү булса, сине иркәләп, назлап кына торыр иде. Син бит авыл сылуы.
Асия. Хыялларның күбесе, йолдызлар атылганда, чынга аша аның, Сәлимә. Йолдызлар атылганын көтәм мин.
Сәлимә. Көтә, көтә кырыкка җитәсең. Чамала инде әзрәк. (ачуланып) Танышмыйм дисең инде алайса?
Асия. Йөрәк кушмый.
Сәлимә. Синең шул булыр инде, күпме егетне бордың: йә йөрәк кушмый, йә күңел тартмый.
Асия. Ачуланма. Тыныч төннәр сиңа. Иртәгә яфрак бәйрәме түгел, я таналарым килеп алыр, иртәнге биштә төшмәсәм.
Сәлимә. Аларга ышаныч юк. Ә син шулай да уйлап бетер, дустым. Гомер бик тиз уза ул. (киенә) Туганлашсак, ничек әйбәт булыр иде. (күз кыса)
Асия. Берни дә ышандырмыйм. Ачуланма. Әйдә, озатып куям. (киенә башлый)
Сәлимә. Ачулануын ачуланмам, тик мине тыңласаң шунда нәрсә буладыр?! Озатып йөрмә, юлны беләм. (кызу атлап чыгып китә)
Асия. (артыннан кычкырып кала) Иртәгегә кадәр! Тәмле төшләр! (пауза) Керәләр дә күңелемне актаралар, керәләр дә киңәш бирәләр. Кызык инде бу кеше дигәннәре. Менә шуларга сер бирмим дип тыштан көләм, ә эчтән…
Рәхим торып Асия янына килә.
Рәхим. Әни.
Асия. Әү, балам, нәрсә булды? Тамагың ачмагандыр бит?
Рәхим. Юк, ачмады.
Асия. Уяттык, ахры, шундый тәмләп йоклый идең.
Рәхим. Әни, мин сине беркайчан да, ташламам, беркайчан да.
Асия. И улым, син бит минем горурлыгым.
Рәхим. Мин синең һәр сүзеңне тыңлармын, әнием. Син миңа ышана аласың.
Асия. Рәхмәт, улым, рәхмәт. Күңелең һәрвакыт шундый ак булсын, балакаем, чиста булсын. Бәхетләрең генә булсын инде, балакаем, бәхетләрең генә.
Икенче пәрдә
Беренче күренеш
Чүлмәкче карт чүлмәк ясап утыра. Кәрзин тотып Асия керә.
Асия. Нихәл, әти? Син һаман нидер эшлисең. Күзләреңне сакла дип күпме әйттем югыйсә.
Чүлмәкче карт. Җиһанша киресе дип юкка гына әйтмәгәннәр шул мине, кызым. Мәрхүмә әбием сөйли торган иде – битеңне кычкырта-кычкырта юып кына бетерәм, урамның нәкь уртасына чыгып, тузан сибә идең, ди. Атаң булмый калырсың, Җиһанша киресе дип сүккәне бүгенгедәй колак төбемдә яңгырый. Аннары чүлмәк ясарга маңгай күзе кирәк түгел аңа – күңел күзе кирәк.
Асия. Анысы шулай. Кечкенәдән тыңлаусыз булгансың икән, әти.
Чүлмәкче карт.Кычыткан тотып хәйран кудылар, койманы бер генә сикерә идем. Менә шунда имгәнеп калдым инде мин. Шунда алай кыланмаган булсам… Уеннан уймак чыга шул.
Асия. Алай да авылның иң матур кызы сине сайлаган ич, әни белән бик матур итеп гомер иттегез.
Чүлмәкче карт. Йә ярар, нишләп йөрисең бу вакытта, таң белән кичне бутап?
Асия. Бәтәч икән! Менә өчпочмаклар китердем, үзең бер дә килмисең, аланыңны урларлар дип куркасыңдыр инде.
Чүлмәкче карт. Урламаслар, аның өчен борчылмыйм, кешегә алан да, болын да кирәк түгел хәзер. Телефоннарын кулга алуга, дөньяларын оныталар. Кара әле, кызым, әйтергә дә онытып торам: хәзер чүлмәк артыннан килергә тиешләр.
Асия. Кемнәр?!
Чүлмәкче карт. Бүләккә дип алмакчылар иде. Күрше авылдан. Өлгертмәсәм, яратмаслар. Китсәң яхшырак булыр, бу арада эшем тыгыз, кызым. Иртәгә үзем бер әйләнермен әле. Рәхмәт инде, зурлап йөрисең.
Асия. Ярар инде алайса, сау булып тор, үзеңне сакла, әтием.
Чүлмәкче карт. Сау бул, сау бул, үпкәләп китмә. Иркенләп бер утырырбыз әле.
Асия. Өчпочмакларны суытма.
Чүлмәкче карт. Ярар, ярар, суытмам.
Асия чыгып китә.
Чүлмәкче карт. Ярый әле шушы балам бар. Чүлмәккә беркем килмәвен дә, ялгыз калырга теләвемне дә аңлый ул. Сиңа бүген дә чын дөресен әйтә алмадым, балам, гафу ит. Кайчан да булса, бәлки, аңларсың, бәлки кичерерсең дә мине, кызым. Газиз әниеңнең дә, синең дә, улың Рәхимнең дә тормышын мин җимердем, мин. Ике гашыйкның арасына килеп кердем бит, имгәнгән башым белән. Бер генә минутка кайтарасы иде ул вакытларны, мин барысын да үзгәртер идем билләһи, үзгәртер идем… Теге вакытта, күрәсең, киртәдән сикергәндә тәнем генә түгел, җаным да имгәнгән булган. Эх, үткәнгә кайтып булса икән ул…
Ай яктысы төшә. Шәүләләр күренә.
Муса. Килдеңме?
Талия. Килдем.
Муса. Рәхмәт.
Талия. Нәрсә өчен?
Муса. Килгәнең өчен.
Талия. Сөюем алып килде, өстерәп. Ул булмаса…
Муса. (Талияне иңнәреннән коча) Нигә дип көтмәдең мине, Талиякәй?
Талия. Язмыш ашыктырды бит, Муса. (читкә тайпыла)
Муса. Хатлар килүдән туктагач, йөрәгем дә туктый язды бит минем.
Талия. (еламсырый) Муса…
Муса. Беләсеңме, мин хәзер газиз әниемә дә ышанмыйм. Тирә-яктагы кешеләрне күрәалмыйм, бөтенесе бәхетле, бөтенесе…
Талия. Алай димә инде, Муса, яңа тормыш башларсың.
Муса. Синсезме?
Талия. Телисеңме, иптәш кызларым белән таныштырам үзеңне. Армиядән кайткан, ялт иткән егет бит син.
Муса. Теләмим, берсен дә күрәсем килми. (пауза) Шулхәтле яраттыңмы үзен?
Талия. Анысы синең эш түгел. (пауза) Кызгандым дисәм…
Муса. Ә мине, мине кем кызганыр?
Талия. Син сау-сәламәт, чибәр…Ә ул…
Муса. Һәр кешенең пары була, Талия, кызгануың чүлмәкчене бәхетле итәр дип уйлыйсыңмы?
Талия. Аның бит гаебе юк, шул очлы киртәләр аркасында харап булган.
Муса. Аңа да очраган булыр иде әле үз яры. Кулы алтын дисең ич, искиткеч матур ч үлмәкләр ясый дисең ич.
Талия. Әйе, күңеле дә якты.
Муса. Әйдә, качыйк. Мин сине Җир читенә алып китәм. Беркем эзләп таба алмас. Вакыт үзенекен итәр: ул сине аңлар, кичерер. Мәхәббәт хакына.
Талия. Мин булдыра алмыйм. Болай да күңеле китек.
Муса. Ә минеке?
Талия. Эх Муса, теге вакытта шул пар каеннарны кисмәгән булсаң…
Муса. Димәк, син (пауза) барысын да беләсең. Ничек? Кем әйтте?
Талия. Дусларың сатты. Шуннан язудан туктадым. Ни өчен кискәнеңне дә беләм. Имеш, егет башың белән хатын-кызга буйсынмыйсың. Бәхәстә оту күпкә мөһимрәк идеме сиңа? Ул каен полосасының минем өчен изге урын икәнен син белә идең бит, Муса, белә идең.
Муса. Ул каеннарга безнең исемнәр язылган иде. Егетләр, хыялланып йөрмә каен кочып дип котыртты.
Талия. Әйе, син алардан аерылып тора идең. Мин шулай дип уйладым. Армиягә китәр алдыннан да: “Муса, каеннарны кем кисте икән?” дигәч, син театр куйдың. Имеш, мине кызганасың, каеннарны сагынасың. Әкият!Ә мин тиле…
Муса. Гафу ит мине, Талия. Башкача бер сүзеңнән дә чыкмам, синсез яши алмыйм бит. Ничек яулый алам соң ышанычыңны, әйт кенә.
Талия. Син мине нык яраладың, Муса, гәрчә яратканымны белсәң дә. Бүтән күрешүләр эзләмә. Хуш! (йөгереп китә)
Муса. (кычкырып кала) Талия, мин сине яратам! Я-ра-там! Мин сине яратам, сине генә яратааааам! Китмә!
Шәүләләр югала.
Чүлмәкче карт. Олы йөрәкле булганың өчен, мең рәхмәт, дисә дә Талиям, аның күңеле әллә кайда еракта иде. Янып торган күзләренә сагыш томаны төште. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәт – Асия дигән кызыбыз туды. Парлы каен да утырттым, Талия дә бераз йомшарып китте,тик Мусаның рәнҗеше булса кирәк, киявебез Сәет Асиям белән Рәхимне ташлап китте. Ә үз балаларыңны бәхетсез итеп күрүдән дә авыр нәрсә юк икән ул бу дөньяларда… Кызымның ялгыш онытып калдырган көндәлеген укымыйча булдыра алмадым, анысы өчен дә гафу ит, кызым:
Тормыш бирде миңа кирәген дә,
Ала белде һәм дә биргәнен.
Сагыш килсә, моңсуланмый гына,
Көтәм инде шатлык килгәнен…
Рәхим керә, кулында хат
Рәхим. (тамак кырып) Әллә шигырьләр дә язасың инде.
Чүлмәкче карт. (көндәлекне яшереп, тамак кырып) Әйе, сызгалыйм бераз.
Рәхим. Бик моңсу әле син.
Чүлмәкче карт. Картлык үзенекен итә – кояшка буй җитми икән инде хәзер, улым.
Рәхим. Ә минем сиңа бик яхшы яңалыгым бар: синең чүлмәкләреңне сорап чит илдән хат килде.
Чүлмәкче карт. (көлә) Кит әле! Нинди чит ил турында әйтәсең, улым, авылда да алучы юк аларны.
Рәхим. Ә менә французлар аларны яхшы гына бәягә сатып алырга тели. Синең белән килешү төземәкчеләр. Күз алдыңа гына китер, бабай, син ясаган татар чүлмәкләрен бөтен илгә танытмакчылар. Аланда яши ул минем бабай, алачыгында ясый ул аларны, дигәч, шаккаттылар. Ничек инде, ничек инде, ә мастерскойлар, эшләү өчен уңайлыклардип сорыйлар. Аптыратып бетерделәр.
Чүлмәкче карт. Саф һава, табигать, учакта пешкән аш, самавырда кайнаган үләнле чәй … Моннан да яхшы шартлар була да алмый. Ул кысынкы остаханәләрдә миңа илһам да килмәс иде ул, улым. (пауза) Аңламассың. Әле беркөнне генә берәү тәнкыйтьләп китте, имеш, кирәкмәгән эш эшләп утырам. Нәрсәгә алар сиңа, ди.
Рәхим. Ә син нәрсә дидең, бабай?
Чүлмәкче карт. Мин бит аны кеше өчен ясамыйм, хезмәтемнән рәхәтлек алам, дөньяның бер кечкенә генә почмагын матурайтасым килә, дидем.
Рәхим. Кызык. Тагын ниләр сөйләштегез?
Чүлмәкче карт. Ниләр дип, син генә матурайтып бетерә алмыйсың будөньяны диде. Менә, мәсәлән, бу чүлмәк гөлчәчәкләр өчен, аңа сандугачлар кунып сайрый. Бар җиһан шатлык авазына күмелә дип аңлаткач та аңламады бичара – китеп барды.
Рәхим. Сәнгатьне бөтен кеше дә аңлый алмый шул ул, бабай. Менә бу чүлмәкнең һәркайсы синең йөрәгең аша узган ич, шуның өчен бу матурлыкны Җир шарында яшәүче бөтен кеше күрергә тиеш.
Чүлмәкче карт. Килешәм, улым, күрсеннәр. Шушы чүлмәктән агылып торган нур, җылылык бөтен кешегә дә җитә ул. Акчасы да кирәк түгел, таныласым да килми, ә менә безнең халыкның нәрсәгә сәләтле икәннәрен белеп торсалар, күңел сөенер иде. Тик менә уйлап уйлап торам да: минем мондый чүлмәкләр ясавымны Франциядә кайдан белделәр икән? Аралар да бик ерак бит.
Рәхим. Хәзер бит интернет заманы, бабай. Мин бит аларның һәркайсын шунда куеп барам.
Чүлмәкче карт. Моңарчы алар белән, сездән башка, кызыксынучы да юк иде, шуңа әйтәм.
Рәхим. Хәтерлисеңме,бабакай, бәхеткә юл кайда ул дигәч, син сикәлтәле, ташлы, әйләнгеч юл гына чын бәхеткә илтә дия идең.(гармун тавышы ишетелә) Чү, бабай, тыңла әле, гармун тавышы килә.
Чүлмәкче карт. Әйе шул, кем уйнар икән бу вакытта? Төн җитә бит. (пауза) Безнең якларда бу көйне уйнаучы да юк.
Рәхим. Кара, бабай, бигрәк бирелеп уйный инде.
Чүлмәкче карт. Әтиең дә шулай уйный иде синең, улым. (ишегалдына яктылык төшә)
Рәхим. Йолдызлар?! Бабай, бабай, кара әле, җиргә йолдызлар төшеп килә.
Чүлмәкче карт. Күпме йолдыз атыла!Бәхет төне шушы буладыр инде.
Рәхим. Гармунда уйнаучыны карап килим әле, моңы ничектер үзенә тарта.
Чүлмәкче карт. Бар, бар, улым! Хәерлегә булсын!
Рәхим ашыга-ашыга чыгып китә.
Чүлмәкче карт. Кан тарта, ничек кенә тарта әле. Килде ул без көткән көн. Йолдызлар атылган көн. Хыяллар чынга аша торган көн.