I
Ишек ничектер көчәнеп, әкрен генә ачылды. Шул арада кышкы салкын, чакырылмаган кунак кебек, кибет түренә үтеп керергә, кибеттәге һәрбер киштәгә утырып алырга , Гүзәлнең аякларын кытыклап, кире чыгып китәргә дә өлгергән иде. Аягындагы карын кагып,бер кечкенә генә гәүдә,бер нәни генә кеше кереп басты.
Ис..сәнме…сез, дигән пышылдау суыктан бөрешкән иреннәрдән саркылып чыкты. Алар,әйтерсен, берүзләре генә, суыкка чыдап, әле селкенер хәлдә иде. Беркемне дә кызганмый шул кышкы суык. Бу баланың да тәмле битләрен үбеп, кып-кызыл иткән. Су тамчыларыннан җемелдәп торган озын кара керфекләр аша бала тирә- ягын күзәтә иде. Бу дерелдәп торган керфекләрдә һәм яшел күзләрдә Гүзәл ниндидер сагыш һәм моңсулык сизде. Күңелендә таныш түгел шушы малайга карата кызгану һәм аны яклыйсы килү теләге уянуына үзе дә аптырап китте.
— Исәнме! Нәрсә кирәк иде, акыллым?
Сорау бертын җавапсыз калды. Шулай да Гүзәлнең соравын бу малай көтеп торган кебек күренде. Бар кыяфәте: ничектер уңайсызланып басып торулары, кесәләренә яшерелгән куллары, бүрек астыннан тырпаеп чыккан аксыл чәчләре, керфекләре астыннан оялчан гына караган күзләре – барысы да аның балаларча чын, качырып булмый торган самимилеген күрсәтә. Шул ук вакытта күзләрендә чагылган моңсулык, түбән салынган иңбашлары бу баланың тормышта нәрсәнедер, бик кирәкле әйберен югалтканлыгын, аның табылуына өметен өзгән чарасызлыгын күрсәтә кебек иде. Шулчак баланың күзләре зураеп киткәндәй булды. Әйтерсең, ул Гүзәлдә әнә шул югалткан әйберен тапты. Бар халәте аның эчке сөенечен күрсәтә иде. Ни өчендер ул Гүзәлгә карап, һаман да дәшмичә басып тора, салкыннан куырылган иреннәр башка сүзләрне чыгарырлык көч тапмый кебек. Балалар өчен хас нәрсә дип, кыз сабыр гына көтеп торырга булды.
Бу ике янып торган яшел күзләрдә Гүзәл баланың күңелендәге ниндидер үзгәрешне, башыннан йөгереп үткән уйларының чагылышын сизде кебек. Тик бу уйлар ерак, бик ерак киткән, малай кибеткә ни өчен керүен дә оныткан кебек иде. Аның күңелендә сер ята, Әлегә әйтергә ярамаган, бик тиздән ачылырга тиешле сер кебек тоелды ул Гүзәлгә. Сатучы кызның күңелендә уянган якынлык нәни җанны күкрәгенә кысып ярату, аның матур күзләрендәге сагышны алып ташларга теләү хисе белән алмашынды.
Озак уйлап тормады , бала белән беренче танышырга булды.
— Мин Гүзәл апаң булам. Синең исемең ничек, үскәнем? — диеп, балага канфит сузды. Малай елмаеп куйды, кесәләреннән кулларын чыгарып, канфитны алды.
— Рәхмәт. Мин – Искәндәр.
— Сине монда күргән юк иде, кунакка килдең мәллә?
— Юк, без күчтек,- диде Искәндәр, канфитны кесәсенә тыга-тыга. Икенче кесәсеннән акча алып, аны кибетчегә сузды:
— Апа, миңа шул канфитны бирегез әле,
Гүзәл бераз туктап калды. Искәндәрнең йөзендә аның тик басып торуына гаҗәпләнү күргәч,төп эшен исенә төшерде : канфит үлчәде. Башын күтәреп караганда, Искәндәр исемле бу малай пакетка салынган канфитны алып, ишектән чыгып бара иде. Никтер бик ашыга иде ул. “Рәхмәт, сау булыгыз!” дигән сүзләр ишек ярыгына кысылып өзелгәндәй мәт, гыз дип кенә килеп ирештеләр. Калган өлеше малайга ияреп салкын тышка ашыкты.
— Тагын кил, яме- дип әйтергә генә өлгереп калды кибетче.
Малай ишеттеме икән бу сүзләрне? Юктыр, ишетмәгәндер. Килер , килер әле. Бу авылда торгач, кибеткә килми нишләсен инде ул. Тик ник бу кечкенә малай үзе генә килде соң әле? Ник әнисе я әтисе белән җитәкләшеп кермәде ул кибеткә?
II
Сәгать сигез иде, ә “Йолдыз” кибетенең ишекләре әле һаман ябык. Каршыда ипи китергән машина, ә ишек янында шул иртәнге ипи артыннаң килгән ике карчык белән бер ир кеше басып тора иде.
Салкыннан гына түгел, бик ашыгудан да алсуланган йөзенә гаепле кеше кыяфәте чыккан Гүзәл, ашыга-ашыга, баскычтан күтәрелде. Үч иткәндәй ачкыч бәйләменнән кирәклесен табалмый интекте. Ниһаять, кирәклесе дә табылды, ачык ишектән башта Гүзәл, аңа ияреп усал җил, аннары сатып алучылар җылыга ашыкты. Гүзәл җыелган халык төркемен бер карап чыкты, уйларын учка җыярга тырышты,тирән сулап куйды да эшкә кереште. Икмәк тә кабул ителде, авылдашларының дә чираты кимеде. Прилавка өстен сөртеп, ипи киштәсен тәртипкә китереп маташкан Гүзәл ишек ачылганга борылып карады. Йөзенә елмаю кунды. Кичәге Искәндәр атлы малай иде бу. Араларында аңлатып булмаслык бер җеп сузылды. Малайның күзләрендәге кичәге моңсулык ничектер сүрәнләнә төшкән кебек, хәрәкәтләрендә дә тәвәккәллек сизелә, иреннәреннән дә теге сер менә-менә очып чыгар кебек.
Гомерендә беренче тапкыр эшкә йоклап калды бүген Гүзәл. Төшендә күрде ул бу малайны. Йолдызлы төндә ялгыз гына урамда басып тора, имеш. Кулларында кичә сатып алган канфитлары. Ул аларны күккә чөеп җибәрергә теләгәндәй, башын артка ташлап, кышкы күктә җемелдәгән йолдызларга таба сузган. Йолдызлардан көмеш тасмалар төшкән. Малай канфитларын берәм-берәм шул тасмаларга сала, ә алар югарыга агылалар да агылалар. Искәндәр шул тасмага үзе дә басарга омтылып куйды, тик тасма нечкәрә-нечкәрә бер җепкә әйләнде, ә аннары бары эзе генә калды. Баланың яшел күзләреннән аккан яшьләрен сөртим дип, аның янына ашыккан Гүзәл кинәт уянып китте. Төш тәэсиреннән тиз генә айный алмыйча ятты. Сәгатькә күз салса, сәгать иртәнге дүрттә туктаган. Нигәдер чишмә суы да чиләк төбендә генә калган. Ярар, чәй эчәргә вакыты барыбер юк. Кибеттә буш вакыт чыгар әле. Ишектән чыккач та гел киресе килеп торды: йозак тишегеннән ачкычын алалмый азапланды. Кинәт капка асларыннан килеп чыккан күрше эте Бурзай котын алды. Шулай да Гүзәлнең күңелендә ниндидер ашкыну, олы бер вакыйга алдыннан була торган тынгысызлану урын алды. Юкка түгел… Һай, юкка түгел… Хәерлегә булсын.
— Хәерле иртә, Искәндәр. Хәлләрең ничек?
— Исәнмесез, әй…бәт.
Малай кемнедер көткәндәй, ишеккә карады. Ишек ачылды һәм дөбердәп ябылды. Озын буйлы, киң җилкәле, аксыл чәчләре бүселеп чыккан бер ир-ат килеп керде. Гүзәл сикәнеп китте. Бу ир кеше Искәндәрнең олы күчермәсе, диярсең. Бары күзләр генә бүтән төстә, ләкин шундый ук борчулы һәм моңсу күзләр. Димәк, малайда әнисе күзләре. Керүче башта малайга карады. Аннары аны иңнәреннән кочып, үзенә кыса төште. Күзләр кибет эчен айкап алдылар да, кызның дулкынланып иңнәренә төшкән чәчләрендә бераз гына тукталыш ясап, аның күк йөзедәй зәңгәр һәм акыллы күзләренә текәлеп туктадылар. Кызның бу караштан тәне буйлап бер калтырану йөгереп узды, башта мең төрле уйлар йөгереште, җанны сулкылдатып торган әрнү әкрен-әкрен йомыла барды.
Сүзсезлек озаккарак сузылгангамы, олыларда уңайсызлану туды. Ир атлар-атламас халәттә калды, кызның йөзенә алсулык йөгерде, куллары белән чәчен төзәткәндәй итте. Бу минутта вакыт агышын үз кулына алырдай кеше табылды. Искәндәр әтисен алгарак тартты, күзләрен тутырып бер әтисенә, бер сатучы апасына карады. Алсу иреннәрдән ,буаны ерып җибәргән ташкын сыман, сүзләр агыла башлады. Сер буасы ерылды.
“Әтием, әтием! Әллә танымыйсыңмы, әтием? Бу бит минем әнием! Шулаймы апа… әй , юк, әнием.. Әтием сине күктәге иң якты йолдызда яши диде. Шулаймы, әтием? Мине гел күзәтеп тора, аның сәламнәре йолдыз булып атылып төшә , диде. Начар булма, әниең борчылмасын, ди, шулай бит әтием? Мин сине бүген төшемдә күрдем. Син, әнием, көмеш тасмалар буйлап җиргә төштең дә бу кибеткә кереп киттең. Кибетнең дә исеме “Йолдыз” бит. Мине калдырмассың бит, кабат күктәге йолдызга китмәссең, әнием. Китмә! Җирдәге йолдызда яшәве яхшырак бит! Мин сине, әнием, кичә үк таныдым. Шуңа әтиемне дә кибеткә чакырдым. Әйдә, кибетне биклик тә өйгә кайтыйк!”
Өмет тулы яшел күзләр Гүзәлне чарасыз калдырды, сүзләр ташкыны бугазына төер булып утырды, ничә еллар тилмереп көткән “әни” сүзе йөрәкне сызлатып алды да сары май булып ятты. Карашын иргә күчерде. Аның күзләреннән яшь ага иде. Югалту ачысы яшьләреме бу, әллә табу шатлыгымы? Анысы мөһим түгел иде бугай әти кешегә. Тик Искәндәр улы еламасын, тапканын югалтмасын.
Искәндәр исемле малайның нәни куллары әлегә чит булган бу кешеләрне кулга-кул ялгармы? Хәзергә билгесез… Вакыт күрсәтер.. Әнә күктәге йолдызлар да шулай дип күз кысалар.