XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Йокымыш нигә йоклый?

Борын-борын заманда булган, ди, бик матур бер урман.Анда барлык җәнлекләр дә дус-тату яшәгәннәр, бер-берсенә кунаккка йөргәннәр. Ул урманда гаҗәеп матур чәчәкләр балкып утыра, агачлар тәмле-тәмле җимешләр бирә, ә иң мөһиме: анда абага үсә икән. Ул һәр җәйнең унҗиденче төнендә, cәгать унике тулып җиде минут үткәч чәчәк ата, аның чәчәк ату вакыты нибары җиде секунд, ди. Шул вакыт эчендә аның чәчәген кабып теләгеңне теләсәң, ул чынга аша! Шулай булгач, бу җәнлекләрнең барлык хыяллары да чынга ашып бара диеп уйлыйсызмы? Юк шул, ялгышасыз! Абага урманның иң куе җирендә генә үсә, аны берәү дә таба алмый, ди шул…

Шул абага чәчәген кабып карау теләге белән янып, бу урманда Йокымыш исемле бер аю баласы яшәгән. Ул күпме генә йокласа да, йокысы бер дә туймый икән, шуңа күрә дәрестә дә йоклый, футбол уйнаганда да йоклый. Капкада торган вакытта йоклап китеп, аларның капкасына әллә ничә туп керткәннәр. Йокымыш аркасында аларның командасы әллә ничә тапкыр җиңелгән. Шуңа күрә дуслары Йокымыш белән сөйләшмәскә сүз куешканнар. Шулай ул үзе генә калган.

Шулай күңелсезләнеп йөри торгач, абага чәчәген исенә төшергән Йокымыш. “Эх, аны табасы иде, ул чәчәкне тапсам, мин бүтән беркайчан да йокламаска дип теләр идем”, – диеп хыялланган аю баласы. Озак кына уйланып йөри торгач, ахыр чиктә: ”Әй, ул чәчәк чынлыкта юк, әкият кенә ул!” — диеп нәтиҗә ясаган һәм бу хакта бөтенләй оныткан… Укырга йөргән, дәресләрне элеккечә йоклап үткәргән, шулай берничә атна үтеп киткән, җәйге каникуллар да килеп җиткән. Тик менә дуслары… дуслары гына һаман да аның белән сөйләшмәгәннәр! Нинди хәл инде бу?!

Беркөнне Йокымыш өенә дә кереп тормыйча, туп-туры, урман кырыенда яшәүче әбисенә киткән. Чәй эчкәндә, әбисенә барысын да сөйләгән. Әбисе игътибар белән тыңлап торган да:

— Абага чәчәген эзләп карамадыңмы соң, улым? – диеп сораган.

— Әй, дәү әни, әкият сөйләмәче, – диеп кенә куйган Йокымыш.

— Әкият түгел, балам. Мин яшь чагымда аны тапкан идем.

Йокымыш, гаҗәпләнүдән күзләрен зур итеп ачып, әбисенә караган. Ә үзе: “Кәефемне күтәрмәкче була, шуңа күрә әкият сөйли”, — диеп уйлаган. Шуннан Балбикә әби Йокымышка бер кәгазь бите биргән. Аю баласы берни аңламыйча әбисенә караган:

— Карта бу, балам, карта. Абага менә монда үсә, — дигән әбисе, түгәрәк эченә алынган урынны күрсәтеп.

Йокымыш шатлыгыннан, әбисенә рәхмәтләр әйтергә дә онытып, өенә йөгергән һәм шул көнне үк юлга чыккан.

Йокымыш бик күп юл үткән, арып беткән, ләкин туктап ял итмәгән, чөнки бу нәкъ абага чәчәк атасы унҗиденче төн икән. Төнге сәгать нәкъ уникедә ул тиешле урынга барып җиткән. Тагын җиде минуттан Йокымышның хыялы чынга ашачак!

Берзаман “ах-ух” иткән тавышлар ишетелә башлаган. Йокымышның коты очкан, ләкин куркуын җиңеп:

— Кем ул анда? Нигә ыңгырашасыз? – диеп эндәшкән.

— Мин – ябалак. Ыңгырашмыйм. Минем гадәтем шундый. Ә син монда нишләп йөрисең?

Аю баласы абага чәчәген эзләвен аңлаткан:

— Әгәр дә мин чәчәкне ашасам, хыялым чынга ашачак: мин бүтән беркайчан

да йокламаячакмын, минем дусларым да күп булачак, – дигән ул.

Ә ябалак аңа каршы:

— Син бер дә йокламасаң, хәлең булмаячак, укырга йөри, футбол да уйный алмаячаксың бит! Алайса син һичьюгы бер ел фасылы йокларга дип телә! Җәйме, язмы – өч ай хәл җыйсаң, һичшиксез, йокың туячак, – дигән акыллы ябалак.

Йокымыш, ябалак белән килешеп: “Ярар”, — дип әйтеп кенә бетергән, шул мизгелдә абага чәчәк ата башлаган. Урманда шундый матур, шундый якты икән! Аю баласы яфраклар арасыннан аллы-гөлле нурлар сибүче бер чәчәкне өзеп алган да:

— Мин кыш буе йокларга телим! – дип, авызына капкан. – Тукта! Нәрсә дидем мин?! Мин бит көздимәкче идем. Иң яраткан вакытымда – кыш көне йоклап ятыйммы?! Мин бит тагын биш айдан чанада, тимераякта шумакчы идем! – диеп үкенгән Йокымыш. Тик соң була шул!

Менә биш ай үтеп тә киткән, кар-бураннары белән декабрь килеп җиткән. Аю баласы үзе дә сизмәстән йокыга талган.

Яз җиткәч, Йокымыш бик кәефсез уянган, чөнки карның эреп бетүенә бик ачуы килгән. Елап та алган, аннары нинди төш күрүен искә төшергән дә тынычланган: “Мин бит төшемдә өч ай буе чана-чаңгыда шудым. Эх, ничек рәхәт иде! Уянасым да килмәде хәтта! Кышны йоклап үткәрүем бик үк әйбәт түгел инде, аның каравы йокым туйган бит”, – дип сөенгән ул.

Тиздән Йокымыш мәктәпкә йөри башлаган. Хәзер ул дәрестә йоклап утырмый, гелбишлегә генә укый, дуслары да бик күп икән. Аларның футбол командасы бөтен ярышларда да җиңеп бара, чөнки Йокымыш капкага бер генә туп та керттерми икән. Хәзер инде, Йокымыштан күреп-ишетеп, башка аюлар да шулай йоклый башлаган, ди. Шуңа күрә урман мәктәбендә кышкы каникулларны, аюларга яраклаштырып, өч ай итеп билгеләгәннәр, ди.

Абдрахманова Айзиля Айратовна
Страна: Россия