XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Һәйкәлләр сөйли

Тау башында һәйкәл тора.  Батыр солдат һәйкәле… Һәйкәлгә Бөек Ватан сугышына китеп , изге көрәштә һәлак булган 150 батырның исеме язылган: Әхмәдулла, Хәкимулла, Сәфиулла…Һәйкәлнең тирә-ягына рәт-рәт итеп тезеп, батыр солдатлар исеме белән  150 төп каен утыртылган. 

150 солдат, 150 каен… Каеннар моңсу гына шаулыйлар. Алар сагышка уралганнар, алар әле бүген дә үткән сугышны хәтерләтәләр. Әйе, сугыш дигән куркыныч афәт алар авылыннан сөлектәй ирләрне берәм-берәм суырып кына торды. Суырып алды, ләкин кире кайтарырга ашыкмады. Әйтерсең, бу солдатларның якыннары, аналары, хатыннары, балалары барлыгын ул белми. Әйтерсең,  аларның кайгы-хәсрәтендә аның бер катнашы да юк…

150 каен, 150 язмыш… Аларның һәрберсе, дошманны җиңеп, исән-имин туган туфракка әйләнеп кайту теләге белән сугышка киттеләр.  Бөтен авыл халкы: олысы- кечесе,яше-карты, балалар  авыл капкасына кадәр озаттылар. Яшь кызлар сөйгәннәренә мәхәббәт билгесе итеп кулъяулыклар чигеп биреп, балалар әтиләренең муеннарына уралып, хатыннар башкаларга күрсәми генә күз яшьләрен түгеп озаттылар. Бөтенесе фашистларны җиңеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Дошманны җиңделәр, тик исән-имин туган җирләргә  әйләнеп кайту гына насыйп булмады. Гәүдәләре чит-җирләрдә- ят илләрдә ятып калды.Балалары “әти” , хатыннары “җаным”, аналары “улым” дигән сүзне   әйтә алмадылар.  Гомерләре буе якыннарын сагынып, юксынып, көтеп  яшәделәр.

150 каен, 150 гаилә…Әйе, шуның кадәр гаилә ятим, хатыннар тол калды, балалар әтисез үсте. Җимеш кебек өлгергән кызлар кияүгә чыга алмады, мәхәббәттән, бала сөюдән мәхрүм калдылар. Гомерләре буе сөйгәннәренә тугры булып, гомер көзләренә якынайдылар. Инде сугыш беткәнгә җитмеш ел узса да , алар якыннарын оныта алмыйлар: һәйкәл янына киләләр, күңелләрен бушаталар, чәчәкләр салалар.Әнә башына ап-ак яулык бөркәнгән, ап-ак күлмәк кигән карчык әкрен генә һәйкәл янына килде. Һәйкәлгә лалә чәчәкләрен салды һәм стенага язылган язуларны кулы белән сыпырып алды. Аның күзләрендә көмештәй яшь тамчылары ялтырый. Ул күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды.Сугыш беткәнгә күпме еллар үтсә дә, аның йөрәк яралары әле бүген дә төзәлмәгән. Бөркеттәй өч улы сугыш кырларында ятып калды. Аларга нибары 18-25 яшь кенә иде, аларга әле яшисе дә яшисе иде бит…

Их, сугыш, сугыш…Бөтен хыялларны җимердең, гомерләрне вакытсыз өздең.  Карчык  көн дә һәйкәл янына килә, уллары белән әнә шулай аңлаша, үзенең хәлен сөйли-сөйли дә китеп бара. Һәйкәл дәшми, ул тын  гына басып тора. Тирә-ягындагы каеннар исә, карчыкның хәленә кергәндәй, моңсу гына тирбәлешәләр.

150 каен, 150 язмыш…

Галлямова Айгизя Музаффаровна