Көтеп алган каникуллар да килеп җитте. Мәктәп белән вакытлыча саубуллашып өйләргә таралыштык. Дүрт ел вакыт үтеп тә китте.Бик күңелле чыгарылыш кичәсе булды.Мәктәп коллективы, килгән кунаклар безгә уңышлар теләп озатып калдылар.Без бик дулкынландык һәм шатландык та. Укытучыларыбыз төпле белем һәм тәрбия бирергә тырыштылар.Зур рәхмәт аларга.
Дүрт ел буе белем дә алдык, буйга да үсеп киткәнбез.Әтием әйтә, әнисе, кызыбыз ничек үсте, синең буйга җитеп килә, ди. Аңладым инде, урамда гына уйнап йөрмәссең, әниеңә дә буышырсың дигән сүзе.
Быел каникулны файдалы итеп үткәрергә тырыштым. Әни белән эш планы төзеп куйдык. Иртән йоклаган урынны җыярга, чәй өстәле әзерләргә,савыт – саба юарга,өйне жыештырырга,аннан соң гына уйнарга. Өйдә эш күп, әнием әйтмешли тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Тавык дигәннән, безнең тавыкларыбыз да бар. Мин аларны карарга да булышам. Ашарларына салам, йомыркаларын җыеп алып керәм. Йомырканы бик тәмле итеп кыздыра да беләм. Әнием мактап та ала, бик тәмле булган, телеңне йотарлык, дип. Кайвакытта эндәшми генә ашыйлар. Әллә телләрен йоттылар микән дип, куркып та куям.
Бездән ерак түгел генә дәу әтием белән дәу әнием яши. Мин аларга кунакка барырга бик яратам. Дәү әнием ашарга бик тәмле итеп пешерә. Коймак, өчпочмак, бәлешләре бик тәмле була, бергәләп пица да пешерәбез. Дәу әниемнән үрнәк алам, пешерү серләренә өйрәнергә тырышам. Кунакта әйбәт, ләкин еш барып булмый шул. Минем Камил дигән энем бар, аны карага кирәк. Без аны барыбыз да яратабыз. Ул миңа апам дип дәшә. Үзе бик шук, тиктормас. Кайвакытта сугышып та алабыз. Чыннлап түгел инде, мин аңа җиңеләм. Әтием әйтә, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә юл куярга кирәк, ди. Камил машиналар белән белән уйнарга ярата. Аның әллә нинди уечыклары бар. Аларга минем дә күзем төшә инде. Туйганчы бергәләп уйныйбыз. Өйдә уйнап арыгач, урамга чыгабыз. Күршедә генә рус гаиләсе яши. Аларның Андрей, Алексей, Тася исемле балалары бар. Без алар белән бик дус, тату яшибез. Төрле-төрле уеннар уйныйбыз, кунакка йөрешәбез.
Җиләк вакыты җиткәч, дәу әти-әниемнең туган ягы Биектау районы
Өбрә авылана җиләк җыярга кайттык. Бу авылда композитор Салих Сайдашевның әтиләре яшәгән. Бүген анда аның музее эшли. Салих абый да җәй көннәрендә минем кебек җиләк җыеп йөргәндер инде. Дәү әтием, Сәйдашевны күп спектаклләргә музыка язган бөек композитор, ди. Быел җиләк күп булды. Үзләре зур, үзләре кып кызыл. Көн эссе, чебен, черки тешләп кенә тора. Үземә бирелгән чиләкне тутырырга тырыштым. Елап утырып булмый, мин хәзер зур кыз бит.
Дәү әтием белән Казанның истәлекле урыннарында, музейда, зоопаркта булдык. Миңа Казанның Бауман урамы бик ошый. Анда да ял итәргә бардык. ”Чәк-чәк”, ”Макдольнс” кафесында чәйләп тә алдык.”Макдольнс” ның чесбургерларын бик яратам. Ләкин дәу әтием аларны күп ашарга ярамый, ди, симертә икән. Кызлар матур, нечкә билле булырга тиеш, ди, дәу әтием. Юк, симез буласым килми, дәу әтине тыңларга кирәк.
Быел каникулда әти-әнием безгә күп сюрпризлар әзерләделәр. Аквапаркка су коенырга йөрдек, диназаврлар атракционында булдык. Камилга да,миңа да бик ошады. Ә иң кызыгы Идел буенда ял итү булды. Без Иделнең Кама белән кушылган урында булдык. Ул урында Идел диңгез кебек, очы – кырые күренми. Андагы матурлык, сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Су буйлап параходлар йөзә, акчарларлар чикылдашып оча. Көне буе ял иттек. Балык тоттык, су коендык, шашлык пешереп ашадык. Ул көнне мин тагын шуны белдем, Каманың татарча исеме де бар икән. Безнең ерак бабаларыбыз аны Чулман дип йөрткәннәр.
Әниемнең сеңелләре белән ял иткәнне язмадым бит әле. Аның бертуган сеңелләре Чулпан, Айгөл апалар безне бик яраталар. Матур-матур бүләкләр алып киләләр, тәмле күтәнәчләр белән сыйлыйлар. Алар белән “Тирән күл” гә (“Глубокое озеро”) бардык. Ул бик чиста күл, суы зәп-зәңгәр, төбе аермачык күренеп тора. Ә төбендә балыклар йөзеп йөри. Бу күл үзеннән-үзе барлыкка килгән икән. Анда элек карьер булган, ком чыгарганнар. Көннәрдән бер көнне бу чокыр әкияттәге кебек су белән тула башлаган. Төбеннән чишмәләр агып чыккан икән. Шуңа күрә суы да салкын, ә шулай да рәхәт.
Менә шулай каникуллар үтеп тә китте, укырга барыр вакыт та җитте. Мәктәптә, укытучылар, классташлар да сагындырды. Яңа көч, яңа дәрт белән уку елын башлап җибәрергә һәм әти-әниләрне борчымыйча яхшы билгеләргә генә укырга исәп.