Кояш үзенең нурларын бар дөньяга тарата, хәтфә болыннар ямь-яшел чирәм белән капланган, тирә-юнь күз явын алырлык! Әйе, табигатьтә җәй җитте. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар зарыгып көтеп алынган каникулларга чыктылар. Зөфәр дә җәйне, каникулны бик көтеп алды. Шәһәрдә яшәгәч, көннәр буе ни эшләргә белмичә телефонда уен уйный, телевизор карый иде ул. “Сәламәтлегенә зыян килмәсен, авылда аңа күңеллерәк булыр”,‒ дип, әниләре Зөфәрне Хафизә әбисе янына авылга кайтарып куйдылар.
Авыл ‒ авыл инде ул! Куе урманнар, хуш исле чәчәкләр, чүт-чүт килеп сайраучы кошлар – болар барысы да Зөфәргә бик якын иделәр. Әбисе дә оныгын бик сагынып көтте. Зөфәрләр авылга кайтып кергәндә, өстәл каймак, кайнатма, бәлеш, коймак белән тулган иде. Тиздән Зөфәрнең әниләре шәһәргә киттеләр. “Сабан туена кайтабыз, бер атна “ә” дигәнче узар”,‒ диделәр. Малай авылны да, Хафизә әбисен дә бик ярата иде. Кайту мәшәкатьләре белән көн сизелмичә үтеп тә китте. Авылдагы саф һаваны сулап, хисләнеп арып беткән Зөфәр тиз арада йокыга китте.
Иртә. Офыктан күк йөзен алсу-шәмәһә төскә керткән кояш чыгып килә. Таң ата, чык тамчылары бер яфрактан икенче яфракка сикереп тошеп уйныйлар. Якты кояш нурлары башта диварга, аннары Зөфәрнең битенә төштеләр, ул да йокысыннан уянды. Малай торганда, әбисе аш бүлмәсендә китап укып утыра иде.
— Хәерле иртә, әбием!
— Ии, улым, тордыңмы, бәбкәчем,‒ дип аркасыннан сөйде Хафизә әбисе.
— Әби, ә син нәрсә укыйсың?‒ диде Зөфәр, әбисенең кулындагы яшел китабын күреп.
— Мин Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, улым.
— Ә кем соң ул Габдулла Тукай?‒ дип аптырап калды Зөфәр.
— Хәтерлисеңме, син бәләкәй чакта бик яратып “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен тыңлый идең. Шуларны язган бөек шагыйрь ул, улым,‒ дип аңлатма бирде әбисе.
— Әә, әби, әйе, мин аны беләм!‒ дип шундук шатланып исенә төшерде малай.
— Бер матур шигырен дә сөйләп күрсәтим әле сиңа, бәбкәчем:
“Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй…”‒ дип сөйли башлады Хафизә әбисе.
— Әби, ә син бу шигырьләрне ничек яттан беләсең?‒ дип аптырашта калды Зөфәр.
— Ничек инде белмәскә, мин бик күп еллар мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләдем. Укытучы һөнәре бик авыр, улым. Бу эш бик күп тырышлык таләп итә. Укытучы апаларыңны хөрмәт ит, аларга рәхмәтләр әйт,‒ диде әбисе ягымлы тавыш белән.
Шуннан соң әби белән онык чәй эчәргә утырдылар. Ничә айлар буе күрешми торгач, аларның бик күп сөйләшер сүзләре җыелган иде. Шулай сөйләшеп утырганда, Зөфәр әбисенә мондый сорау бирде:
— Әби, ә нигә сиңа Хафизә дип исем кушканнар?‒ диде ул.
— Хафизә – саклаучы, истәлек, хәтер дигәнне аңлата, улым. Әнием белән әтием гаиләбез кыйммәтләрен саклап яшәвемне теләделәр. Шуңа да гомер буе туган илебезне, телебезне яратып яшәдем дә инде мин. Ә синең исемең “җиңүче” дигәнне аңлата. Үскәч данлыклы җиңүче булырсын, Зөфәр, яме,‒ диде әбисе.
Төшке аштан соң Зөфәр урамга авыл малайлары янына уйнарга чыгып китте. Шәһәр малае алар белән бик тиз дуслашты. Дусларның көннәре төрле уеннар уйнап, велосипедта тузан туздырып чабышып узды.
Көннәр бер-бер артлы бик тиз үтеп киттеләр. Сабан туе бәйрәменә дә вакыт аз калып бара иде. Бу бәйрәмне ни өчен болай дип атаганнар, анда нишлиячәкләрен Зөфәр бик яхшы белә. Бу бәйрәм белән Хафизә әбисе аны күптәннән таныштырды инде. Ләкин нинди генә күңелле бәйрәм булса да, Зөфәрнең Сабан туе бәйрәменә барырга теләге юк иде. Узган елны малай бер‒ике уенга кереп карады, ләкин ничек кенә тырышса да, җиңү яулый алмады, хәтта бүләксез калды. “Быел да шулай булыр, яңа дусларым миннән көләрләр, оятка калырмын”,‒ дигән уйлар Зөфәрнең башыннан бер генә минутка да китмәде. Әбисе ничек кенә кыстаса да, оныгы бәйрәмгә бармаячагын белдерде.
Кич җитте. Йоклар алдыннан әбисе Зөфәргә Сабан туе уеннары турында сөйләгән иде. Малай тиз арада йокыга талды. Йокы аралаш Зөфәр төш күрде:
“Бар халык бер җиргә җыелган. Ерактан апалар килә. Алар арасында берсе Хафизә әбисенә охшаган. Бер якта батыр егетләр көрәштә көч сынаша, икенче якта җитезләре капчык белән сугыша, читтәрәк өлгерләре дәртләнеп багана башына менәләр иде. Һәрбер җиңүче яки җиңелүчене халык көчле алкышлар белән озатты. Зөфәр дә чүлмәк вату уенына керде. Аның күзен яхшылап бәйләделәр һәм берничә тапкыр үз тирәсендә әйләндерделәр. Малай берничә адым атлады, таяк белән нык итеп җиргә сукты, ләкин чүлмәккә тимәде. Зөфәр булдыра алмаганын аңлады, тизрәк бәйләнгән тасманы салып, уен тирәсенә җыелган кешеләрне карарга кереште. Янында әбисе дә, дуслары да бар иде, ләкин берсе дә аннан көлмәде, киресенчә, “булдырдың, Зөфәр, әз генә җитми калды” диештеләр. Бу сүзләрне ишеткәч, шәһәр малае дәртләнеп китте. Бу уенда җиңеп булмаганны, бәлки, башка уенда җиңеп булыр?!”
Зөфәр сискәнеп уянды. Малайның күргән төшен чынга ашырасы: көрәшкә керәсе, капчык белән сугышасы, багана башына менәсе килеп китте. Зөфәр сикереп торды да, әбисе янына йөгерде. Ул ишегалдына чыгып килгәндә, капкадан әтисе белән әнисе кереп киләләр иде. Шул вакытта Зөфәр шатлыгыннан бар дөньяга ишетерлек итеп:
— Әби, мин Сабантуйга барам!‒ дип кычкырды.
Зөфәр, Зөфәрнең әти-әнисе, Хафизә әби җыйнаулашып Сабан туена чыгып киттеләр. Җитез малай барлык ярышларда катнашып зур-зур бүләкләр алып чыкты, ә көрәштә җиңүче булды!
Әйе, әле күптән түгел Габдулла Тукайның да кем икәнлеген оныткан Зөфәр бүген инде Сабан туенда җиңүче. Болар барысы да малайның кыюлыгы һәм яраткан Хафизә әбисенең тәэсире. Чыннан да, Хафизә милләтне саклаучы, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмаучы, гаилә кадерен белеп яшәүче зирәк, юмарт әби булып чыкты. Менә шул була инде ул “исеменә күрә ‒ җисеме”.