XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җәйге каникул

Җәйге каникул турында

Инша язарга кирәк

Сентябрь ае җиткәнче

Уйлап куярга тизрәк

 

Уйда кышкы, язгы, көзге

Каникуллар бәйгесе

Күңелгә иң хуш килгәне

Өч айлыгы җәйгесе

 

Каникулда мәктәпкә дип

Хәзерләнеп тормыйсың

Дәрескә соңга калмыйм дип

Йокың туймый йөрмисең.

 

Җәй көнен сагынып көтә

Авылда һәр тирәлек

Җәй ләззәтен тоя әнә

Рәхәтләнә тереклек.

 

Яшел үлән өсләрендә

Йомшак сары “биби”ләр

Аларны мин саклыйм шуңа

Тилгәннәр дә тимиләр.

 

Бакчада кыяр, помидор

Кичен мине көтәләр

Чирмешән суы сипмәсәң

Алар үсми кибәләр.

 

Яраткан укытучыма

Бакчамда гөлләр үсә

Гөлкәйләрне назлый-назлый

И йомшак җилләр исә.

 

Шәһәрдән күршегә кайта

Рәхәт микән Аликка

Бер генә дә эш эшләми

Әнә китте балыкка.

 

Бер дә эшсез тора белмим

Әниемә булышам

Аңа эш азрак калсын дип

Идәннәрне юышам.

 

Чирмешәндә йөзеп кайтам

Эшемне читкә куеп

Аруымны шулчак ала

Җып-җылы суы юып.

 

Август ае җитү белән

Мәктәбем сагындыра

Сентябрь тизрәк җиткәнче

Күңелем көтеп тора.

Хасаншин Сайдаш Салихзянович
Страна: Россия