XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җәйге истәлекләр

Кояш алтын нур коя — 

Күк йөзе зәңгәр.

Җылы һавада, сөенеп,

Бөҗәкләр безлиләр.

Кая карасаң, сирпелә

Бөтен яктан гүзәллек:

Болын тулы чәчәкләр,

Аллы-гөллеләр;

Каракучкыл төс белән

Яфраклар йөгертелгән.

Урман тора йокымсырап,

Тыңлый гүя тын гына

Яфраклар серләшкәнен.

Ишетелә тургай җыры һәм

Күгәрченнәрнең, җәйгә

Шатланып, гөрләшкәне.

Сафина Гульназ Илшатовна