Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әйдә,шигырь язарга!

« Изгелек догасы »

Эчке дөньянын кояшы

Сүнмәгәнме әле, Кеше?

Изгелек яшиме анда—

Сабыйга җавап бирче?!

 Тукта, ашыкма, дөньяны

Куыплар тотып булмас.

Синең өчен дә бервакыт  

Сүнәр ул Якты Кояш!

Болытлар каплаган аны,

Тарат ул болытларны.

Син бит Кеше, онытмачы

Күңлеңдә кояш барны.

Күңел кояшың— яхшылык.

 Нур сипсен, уят аны!

 Сиңа булышырга теләп,

 Җибәрәм шул доганы.

Шушы дога– шигыремне

Йөрәгең янына сал.

Ашыкма кире куярга,

Тукта, Кеше булып кал!

Дога белмим дисең, нигә?

Яхшылык үзе дога!

 Бар кеше изгелек кылса,

    Яктырыр иде дөнья!

Изгелек ул– беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик, һәрвакыт,

Ул үзе Изге Дога!

« Татар телем… »

Мин татар булып туганмын,

Татар— минем милләтем.

Татарча сөйләшкәннәргә

Зурдан минем хөрмәтем.

 Горурланам синең белән

 Әй мөкатдәс, моңлы телем!

Син бит минем күңелемдә

Мәңге чәчәк атар гөлем.

Низамова Алина Ильгамовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 13.08.2008
Место учебы: МБОУ «Апазовская СОШ»
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Арский муниципальный район
Город: Арск