Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Йөрәктәге сүзләр

Автобус килергә өч сәгать вакыт бар иде әле. Төгәлрәк итеп әйтсәм, мин гомеремдә беренче тапкыр Мәскәүгә бардым, шуннан кайтып барышым. Шатлыгым эчемә сыймый. Хыялларда һәм телевизор экраннарында гына күргән илебезнең башкаласы Мәскәүне, үзәгендәге Кремльне үз күзләрем белән күрдем бит! Әле минем күңелем шул кичерешләр белән тулы иде. Күргәннәремне күз алдыма китереп, мәркәбез Казан вокзалында автобус көтеп утырам. Дөресен әйткәндә, кешеләр кайда да бер үк кебек тоелды миңа. Барысы да каядыр ашыгалар, елмаючылар гына әз кебек. Минем кебек яшьләр һәр нәрсәдән ямь таба белә инде анысы. Юл буе поездда дусларым белән гитарага татар җырларын җырлау, бер-беребез белән шаярулар, шәһәрнең сихри утлары, мине әсир иткән күп катлы йортлар бер-бер артлы кабат күз алдыма килә. Шәһәрнең диварлары, урамнары гына төрле-төрле тоелды миңа. Тормыш кайда да бер уңайга ага икән бит. Мин шуны аңладым: күп нәрсә кешенең үзеннән тора икән. Матурлыкны кайда да күреп була. Хәзерге заманда аны күрә белүчеләр генә сирәк шул…

Мин киләчәктә кабат башкала урамнарында йөрерменме, андагы биналар эченә керерменме? Белмим… Киләчәк күрсәтер…. Тик мин шуны белдем: берничә көн эчендә туган авылымны, аның урамнарын, кешеләрен, өебезне сагынып өлгердем. Туган ягымда сулар һавам да иркенрәк кебек тоелды миңа.

Хәзер минем вакытым күп, башымда төрле уйлар. Әле бер, әле икенче якка үтеп китүче кешеләрне күзәтеп утырып ардым да киосклар буйлап киттем. Кесәмдәге Мәскәүгә барырга дип җыйган акчамның бер өлеше дә күңелне кытыклап тора. Менә күз явын алырдай йөзек, муенсаларга күзем төште. Берсеннән берсе матурлар. Әле берсен, әле икенчесен тотып карыйм. Сатучыларының да телләре телгә йокмый, мактый беләләр. Түзмәдем, йөрәкле муенсаны алырга булдым. Тикмәгә генә мине әти “саескан” дип атамый бит инде. Сатучы аның ташында йөз телдә “Яратам” дигән сүзе бар икәнен дә әйткәч, мин аңа гашыйк булдым. Баштарак ышанмыйчарак торсам да, муенсаны яктыртып карап, шул сүзләрне укыдым бит. Һәр ялтыраган алтын түгелен белсәм дә, телләр белән кызыксынуым көчле булганга, муенса мине үзенә бөтенләй әсир итте. Ул шундый матур!

Шул вакытта минем каршымнан гына бер егет белән бер кыз кочаклашып үтеп киттеләр. Менә бит, нинди матур күренеш. Алар бик бәхетле пардыр. Алар егет белән кызмы, әллә матур гаилә корган парлармы? Менә бит, тормышта энҗе-мәрҗәннәрдән дә матуррак күренеш бар икән бит. Тик минем уйларымны бүлеп, бер баланың алар артыннан кычкырган йөрәк өзгеч тавышы ишетелде: “Әти, китмә!” Бер мизгелдә мин күргән матур күренеш көзгедәй чәлпәрәмә килде. Ул да булмады, әти дигән кеше кире борылып кызны кочагына алды. Минем күзләремнән яшьләрем тәгәрәде. “Ни булыр, баласын ташлармы?” – дигән үзәк өзгеч уй минем йөрәгемне телгәләп алды. Мизгел эчендә мин үз әтиемне исемә төшердем. Әтиле бала – бәхетле бала! Йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлады. Вакыт шундый озак үтә кебек тоелды. Бала урынында үземне күз алдына китердем, күзләремнән яшь тамчылары тәгәрәде. Юк булмас, әти кеше баласын ташламас, дигән уй башымны камчы кебек телгәләде. Нәрсә белән бетәр икән бу күренеш, диеп кабат теге парларга, балага күз төшердем.

Ул да булмады, дусларым автобусыбыз килеп җиткәнне хәбәр иттеләр. Мин бер кулымдагы йөрәкле муенсага, бер әлеге кызын кочаклаган әти кешегә карадым. Ни белән бетәр бу язмыш? Күп телләрдә язылган “Яратам” сүзе кирәкми дә икән, әлеге сүзне үземнең саф татар телендә чын күңелдән әйтүче бердәнбер яратучым булса иде, диеп күз яшьләремне тыя алмыйча, юл буе теләдем дә теләдем…

Мин кайта-кайта йоклап киткәнмен. Әлеге бала минем төшемә керде. Бер кулыннан әтисе, икенчесеннән әнисе җитәкләгән бик бәхетле бала булып…

Хусаинова Сюмбель Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Апастово