1. Мизгел.
—
Уйлап йөрдем урамнардан,
Яшел-гөлле чыршылардан…
Сине күрәм мин каршымда
Ал мәхәббәтнең чагында!
—
Саф нуры күзләреңдә
Сибәли йолдыздай булып,
Катып калдым мин каршыңда,
Сүнмәс йөрәккәй булып?
—
—
2. Хыяллар.
—
Баш әйләнде авыр уйлардан.
Кайчан бетәр микән бу кышлар,
Йөрәгемне дөп-дөп яндырган,
Сөюемне таптаган чаклар.
—
Гүзәл чәчкәләрем шиңде инде,
Сары-коры өметләргә әйләнеп.
Кайчан бетәр микән бу уйлар,
Куңелемнең ямен китереп.
—
«Өмет бар, бар» -димен үземә,
Йөрәк пәрдәсен япкан кешегә.
Кышлар үтәр, язлар җитәр,
Бәлки хәтеремдә калыр алар,
Тормышка ашмаган хыяллар…
—
—
3.Саубул дим.
—
Кара төннәр,
Сары утлар,
Балкып яна,
Юл читендә.
—
Һаман мин
Авыр уйларда,
Коткар мине
Төшләрдә!
—
Йолдыз яна,
Җиргә төшеп,
Бәллүр гөнаһка
Әйләнеп.
—
Алтын таңнар,
Сары утлар,
Рәхмәт сиңа,
Саубул дим.