Принято заявок
1365

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җәй — мизгел

Җәй — хыял, мизгел кебек ул кыска,

Чәчәккә күмде тирә-юньне бик оста.

Хәтердә саклана сихерле төшләре,

Ә чыклы үләндә ялтырый яшьләре.

Очар кошлар киткәндәй тиз үтәр көннәре,

Сизелмәс тә бетәр яңгырлы төннәре.

Алтын башаклар чайкалган кырлары,

Шул кырлар өстендә тургайның җырлары,

Болында яңгыраган чалгылар кайравы,

Таңнарда өздереп сандугач сайравы,

Көн буе һич талмый балалар уйнавы,

Бу көннәр кичмәс дип, хыялның уйлавы…

Күзләрдә шул татлы мизгелләр төсмере —

Таң нуры үбүе, батышның сүнүе.

Теләмим китүен, теләмим бетүне,

Күңелләр нурланган матур җәй мизгеле.

Алиуллина Султана Фаридовна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск