Җәй , җәй инде…. табигатьнең
Иң матур,рәхәт чагы.
Мондый сихри матурлыкны
Каян табарсың тагы.
Тор да йөгер генә син урамга
Юк бит инде киенеп торасы .
Аптыратасы юк әнине дә:
Киемне,- дип,- каян табасы?
Җилдерәбез генә “сәпит”ләрдә
Тузан өермәсен туздырып.
Кайчак тузан бездән алда чаба,
Тормыйм,- дия,- сезне уздырып.
Көне эссе, күктән кояш көлә,
Су буеннан килми кайтасы.
Суы җылы, шундый рәхәт инде,
Әллә шунда гына ятасы?
Тау битләрен төреп кып-кызылга
Тәгәрәшеп пешә җиләкләр.
Җәй аеның татлы күчтәнәче,
Телисеңме, җый син чиләкләп.
Җәй айлары магнитлы бугай,
Һаман тарта безне урамга.
Ә нигә соң уйнап калмаска ди
Шундый рәхәт вакыт булганда!!!
Калсын буран Яңа елга да.
Ничәнче көн инде көн болытлы,
Бертуктамый буран котыра.
Бар юлларга, һәрбер тыкрыкка ул
Өеп – өеп карлар тутыра.
Җиле дә бит әллә нинди суык,
Ирек бирми тышка чыгарга.
Көннәр буе тәрәзәдән карап,
Тышка чыкмый ничек чыдарга?
Чыгып кара, буран бөтереп алып,
Бер мизгелдә ап- ак итәчәк.
Бер дә аптырамый, кыенсынмый,
Кары белән күмеп китәчәк.
Буран дулый тышта,җил котыра,
Ап –ак булган бөтен дөньясы.
Әллә шушы тирәдәме икән
Бу буранның яшерен оясы?
Әлегә шул җитеп торыр, бәлки,
Кар юрганы инде юлларда.
Кышка кереп кенә киләбез бит,
Калсын буран Яңа елга да.