XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Изгелек

Безнең көннәрдә түгел, бик борын заманда яшәгән , ди. бер куян. Булган,ди, аның бик матур, бик сылу бердәнбер кызы. Куян кызын назлап, иркәләп кенә үстергән, ә Чибәркәй иркәләгән саен, киреләнә генә барган, Әнисенең бер сүзен дә тыңламаган, йорт эшләрендә дә булышмаган, хәтта әнисенә ямьсез сүзләр әйтүдән дә оялмаган. Кызының һәр сүзе әнисенең йөрәгенә энә шикелле кадалган. Тора-бара энәләр шулкадәр күбәйгән һәм беркөнне әнисенең йөрәге авырта башлаган. Чибәркәйгә бик күңелсез икән: назлап сөюче дә, тәмле ризыклар белән сыйлаучы да юк икән. Сәбәбен белгәч, табиб эзләп чыгып киткән. Елый-елый барганда, бер түмгәккә абынып егылган. Караса, йом-йомшак, ябышкак тәнле керпе икән.

-Әй, кызый, нигә елыйсың, ни булды? -дигән керпе.

-Әнием бик-бик авырта шул, йөрәгенә энәләр кадалган, ничек алырга да белмим.

-Нинди энәләр соң алар? Син кадаган энәләрме әллә?

-Белмим…Ничек итеп кадыйм ,ди, мин аларны?

-Әниеңнең сүзен тыңлый идеңме? Каршы сүз әйтми идеңме? Булыша идеңме? -дип сораган керпе.

Чибәркәй, башын аска иеп, үзенең гаебен таныган. «Әнием терелсә, һәр сүзен тыңлар, әниемне борчымас идем, зинһар, ярдәм итсәнә. -дип ялынган, ялварган.

-Ярый, әниеңә ярдәм итәм. Тик тагын әниеңне рәнҗетсәң, мин ярдәм итә алмам, дигән керпе. кыз керпене кулына алган да әнисе янына йөгергән. Керпе үзенең ябышкак тәне белән ананың йөрәгендәге энәләрне берәм-берәм йолкып алган, ди. Тик аларны, башкалар кадала күрмәсен дип, җиргә ташламаган. бөтен тәне энәләр белән тулган. Чибәркәйнең әнисе торып утырган да елмаеп җибәргән. Куян кызы бик сөенгән, керпегә кат-кат рәхмәт әйткән. Ә керпе, әлеге энәләрне кеше йөрми торган җиргә ташларга дип, тизрәк урманга ашыккан. Тик күпме генә тырышса да, энәләрне алып ташлый алмаган. менә шул көннән керпеләр энәле булып калганнар,ди. Керпе игелек кылуына бик сөенгән, тик энәле булуына гына оялган, шуңа гел яшеренеп яшәргә гадәтләнгән.Ә куян кызы әнисен кадерләп кенә тора,әнисен рәнҗетүдән куркып яши икән, шуңа күрә дә куяннар куркак булып калганнар.Әнисенең дә йөрәгендә  ярасы төзәлсә дә,энә эзләре калган,ди. Изгелек онытылмаган кебек, яманлык та онытылмый, үзенең эзен калдыра шул.

 

Нуриева Аделя
Страна: Россия