Салих иртәнге намазын укып бетерде дә кыйбла тарафына юнәлеп: «Я Раббым, миңа изге җирләргә барып үзеңнең Изге йортың — Кәгъбатулланы күрергә насыйп ит», дип дога кылды. Ул аның күптәнге хыялы, чөнки көнгә биш тапкыр кыйблага юнәлеп намаз укыган, пәйгамбәрләр йөргән, әтисе сөйләгән могжизалы урыннарны үз кузләре белән күрү — аның өчен зур бәхет иде.
Күп тә үтмәде, бер матур көнне Салихның әтисе шатлыклы хәбәр җиткерде: «Кече хаҗга барырга ике юллама алдым, улым, хаҗга әзерлән», — диде. Салихның шатлыктан күзләренә яшь тулды — Аллаһ аның догасын кабул кылды! Алдагы көннәрен ул үз гомерендәге иң зур сәяхәткә әзерлек белән үткәрде.
-Улым, хаҗда бик күп җәяү йөрергә кирәк булачак, — диде сүз арасында әтисе.
Салих уйга калды, күп ул күпме икән соң? Әгәр арып артта калсам, ул кадәр кеше арасында… юк, алай булмас, бүгеннән башлап көн саен җәяү йөриячәкмен дип ниятләп куйды. Иң элек мәктәпкә җәяү барып-кайтты, ял көннәрендә алар әтисе белән җәяүләп мәчеткә бардылар. Ә кичләрен Салих кирәкле догаларын өйрәнде.
Менә китәр көн дә килеп җитте. Салих дуслары, туганнары белән саубуллашып, әтисе белән Казан аэропортына юнәлделәр. «Монда кем генә юк, бу хәтле кеше ничек самолетка сыеп бетә микән?» — дигән уйлар белән Салих тирә-яктагы кешеләрне күзәтә башлады. Әнә ике кеше кабалана, кирәкле кәгазен таба алмый, икенчеләре бер-берсенә юл бирми, беренчерәк булып терминалга басарга тырыша. Бар кеше дә каядыр ашыга: кем җылы якка ял итәргә, кемдер дустына кунакка… «Тормыш шундыйдыр инде ул — этеш-төртеш, ашыгу- ашкыну», — дигән уйлар белән Салих үз төркемендәге хаҗга баручы абый-апаларга күз ташлады. Кемнәрдер Коръән укый, кемдер дисбе тартып утыра… “Әлхамдулилләх, без Аллаһка кунакка барабыз, нинди шатлык бу, нинди мәртәбә! Бу төркемдә мин иң яше икән, күпчелек — әби-бабайлар, аларга юлда ярдәм итәргә кирәк, Аллаһның кунакларына хезмәт итү — зур дәрәҗә», — дигән уйлар белән Салих янындагы әбинең зур сумкасын эләктерде дә, очкычка утырырга дип юнәлде.
Ниһаять, Стамбул аэропорты. Монда хаҗилар Җәддә шәһәренә баручы очкычка күчеп утырырга тиешләр. Очып китү вакытын көткәндә, төркем җитәкчесе Басыйр хәзрәт хаҗның фазыйләтләре белән таныштырды, «Хаҗны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен кылырга кирәк, мактаныр һәм макталыр өчен, хаҗи исемен алыр өчен генә кылынган хаҗ кабул булмый», — дип үзенең үтемле вәгазе белән хаҗиларның ниятләрен дөресләде. Шунда ук ирләр ихрам киемен кияргә өйрәнделәр, чөнки Аллаһ Тәгалә үзенең кунакларын ихрам халәтендә — дөнья бизәкләреннән һәм ләззәтләреннән арынган хәлдә кабул итәргә тели. Монда бар кеше дә тигез — патша да, гади кеше дә: яланаяк, яланбаш, тәнендә бары тик ике тукыма кисәге, нәкъ менә бу дөньядан ахирәткә күчкәндәге кебек, кешеләр бары тик Аллаһтан курку дәрәҗәсе белән генә аерыла.
Очкычка утыргач, Салих таң калды, монда бар кеше дә ап-ак киемнән, әйтерсең лә ак ромашкалар үскән алан, күпме кеше хаҗга бара икән. Барлык кеше «Микат өстеннән очабыз», — дигән игъланны түземсезлек белән көтә башлады, чөнки бу урында ният сүзләрен әйтеп ихрам халәтенә керергә кирәк. Басыйр хәзрәт: «Микатка җиттек,»- дигән хәбәр бирү белән, Салих «Йә Аллаһ, мин синең каршыңа гомрә хаҗын кылырга килдем»,- дип ният сүзләрен әйтте һәм хаҗның шигаре булган тәлбия догасын кабатлый башлады: «Аллаһ, син чакырдың — мин синең каршыңда, синең бер тиңдәшең юк…». Бу сүзләрне дәррәү булып очкычтагы барлык кеше кабатлый башлады, бу доганы әйткәндә, анны хәтта тирә- яктагы агачлар, куаклар, ташлар да кабатлый икән.
Җәддә шәһәре, риваятләр буенча, Кызыл диңгез буендагы бу урынга, Адәм белән Һава җәннәттән куылганнан соң, Һава анабыз төшерелгән. Шуңа күрә бу шәһәр Җәддә — гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә — әби, дип аталган икән. Безнең геройларларыбыз сәфәренең төп ноктасына бары тик 90 чакрым юл гына калды, хаҗилар аэропортта барлык рәсми процедураларны үткәннән соң автобуска утырып, Мәккәгә таба юнәлделәр. Салих, әтисеннән рөхсәт сорап, алдагы утыргычка, Басыйр хәзрәт янына утырды, моннан тирә-якны күзәтү уңайлы, телдә — тәлбия сүзләре, йөрәктә дулкынлану хисе иде.
Бер сәгатькә якын вакыт юл узгач, йортлар күренә башалады, тагын бераз юл баргач Басыйр хәзрәт Салихка: «Әнә күрәсеңме сул якта багана? Ул Хәрам биләмәсенең чиге», — диде. Бу урынны Аллаһы Тәгалә җирләрне һәм күкләрне бар кылганчы сайлап алган, һәм ул җир шарының үзәге икән. Бу биләмәнең чикләрен Ибраһим пәйгамбәр Җәбраил фәрештә күрсәтүе буенча 1114 багана белән билгеләп куйган, ул баганалар бүгенге көндә дә сакланып торалар икән. Хәрам — гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә — тыелган дигәнне аңлата, бу җирдә Аллаһы Тәгалә тарафыннан, башка җирдә рөхсәт ителгән гамәлләр тыелган өчен, бу җир Хәрам җире дип атала икән. Мәсәлән, үсемлекләргә, кош- җәннекләргә зыян салу, сунарчылык белән шөгыльләнү, тапкан әйберне алу катгый тыела. Монда хәтта начар уйлар өчен дә гөнаһ языла икән. Икенче яктан, Аллаһ Тәгалә бу изге җиргә килгән кунакларына бик зур әҗерләр вәгъдә итә. Мәсәлән, монда укыган бер намаз башка җирдә укыган йөз мең намазга тора. Исәпләп карасаң, монда бер көн укыган намазның әҗеренә ирешер өчен, ватаныбызда 274 ел давамында намаз укырга кирәк була — бу искиткеч сан, монда бер генә намаз укырга килсәң дә, бу сәфәр үз-үзен аклый булып чыга. «Һәм бу җиргә бары тик Аллаһ сайлап алган кешеләр генә килә ала», — диде хәзрәт, нинди зур бәхет — ул, Салих, — Аллаһ сайлап алган кешеләр арасында.
Кунакханәгә килеп урнашкач, Басыйр хәзрәт барлык хаҗиларгада ял итәргә кушты, чөнки алда үтәсе хаҗ гамәлләре бик күп көч сорый, ял итмичә, аларны җиренә җиткереп үтәп булмый диде. Салихның йөрәге тизрәк Хәрам мәчетенә, Кәгъбатулла янына ашкынса да, ул җитәкчене тыңлап, әтисе белән бүлмәләренә ял итәргә кереп китте. Мондый тәмле йокы белән ул беркайчан да йокламаган иде.
Салих, сәфәрдәшләре белән әл-Хәрам мәчетенә автобуска утырып, гомрә хаҗы гамәлләрен кылырга юнәлде. «Бу нәрсә? Мондый зур мәчетне мин хыялымда да күз алдына китерә алмый идем. Монда миллион кеше берьюлы намаз укый ала икән бит!!!» — дип гаҗәпләнде Салих, әтисе аның турында күп тапкырлар сөйләгән булса да. Мәчет эченә кереп бераз узгач, Салихның каршына кара тукыма белән капланган бер бина килеп басты. «Менә ул минем хыялымдагы Аллаһның йорты — Кәгъбатулла» — Салихның йөрәге дөп-дөп тибә башлады, күзләре мөлдерәмә яшьләр белән тулды. Кәгъба тирәли җиде әйләнә таваф кылып бетергәнче, Салих бу йорттан күзләрен ала алмады, үкси-үкси елап дога кылды. Таваф гамәлен тәмамлап, Ибраһим мәкамы артында ике рәкагәть намаз укыганнан соң, Салих әтисе белән зәм-зәм савыты янына килделәр. Менә ул хаҗдан кайткан абый-апалар кашыклап эчергән зәм-зәм суы, күпме телисең шулкадәр эч, аның тәме искиткеч — эчеп туя торган түгел.
Алдагы гамәл — Сафа белән Мәрва таулары арасында җиде тапкыр йөрү — сәгый кылу, бу гамәлне озак итеп догалар кыла-кыла башкарып, чәчләрне кырдырып ихрам халәтеннән чыкканда, төннең икенче яртысы җиткән иде инде. Тәндә — ару, күңелдә — әйтеп бетерәлмәслек рәхәтлек. Кунакханәгә кайтып ауганнан соң да Салих бик озак йоклап китә алмыйча ятты — аның күз алдында Аллаһның йорты — Кәгъбатулла иде.
Алдагы көннәрдә Салих әтисе белән күбрәк вакытны әл-Хәрам мәчетендә үткәрергә тырышты, һәрбер намазны шунда укып, көненә берничә тапкыр таваф кылдылар, чөнки бу гыйбадәтне бары тик монда гына башкарып була. Күпме кеше монда, нинди генә илләрдән килмәгәннәр, берсе кара, берсе сары, берсе ак, берсе озын, берсе кыска, төрле телләрдә сөйләшәләр. Берничә йөз мең кеше арасында кычкырышу-талашу юк, бер-берсенә урын бирәләр, хәтта намаз укыганда, сиңа намазлыкларын җәеп куялар. Әнә бер Индонезиядән килгән абый хөрмә белән сыйлап китте, Африкадан килгән икенчесе — зәм-зәм суы алып килеп эчерде, намаз укып бетергәч, бер Кытайдан килган бабай кочаклый-кочаклый күреште, икенче яктагы, Индиядән килгәне елмаеп, аркадан сөйде, әйтерсең лә ерактан сагынып кайткан синең якын туганың. Шулчак Салихның Казан аэропортындагы күзәтүләре исенә төште: «Нигә соң бездә ызгыш-талаш, дөнья артыннан куу? Күрше күршене сөйми, дуслар хыянәт итә, кечеләр зурларга хөрмәт күрсәтми? Ә монда киресенчә, сине бер белмәгән кеше якын туганы сыман каршы ала, синнән күпкә зуррак булуына карамастан, сиңа хөрмәт күрсәтә? Аңладым, монда кешеләрне Аллаһка булган мәхәббәт берләштерә, алар сиңа дус яки туган яки синең ярдәмеңне өмет итеп хөрмәт күрсәтмиләр, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп итагать кылалар. Әй, ничек яхшы булыр иде минем барлык дусларым, якташларым Аллаһы Тәгаләдән генә куркып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсәләр, нинди рәхәт һәм матур тормышта яшәр идек без!» Шушы мизгелдән соң Салих узенең һәрбер догасында Аллаһтан туганнарын, дусларын, якташларын туры юлга күндерүен сорап дога кыла башлады. «Бу бит догалар кабул була торган җир, бәлки, минем догам сәбәпле берәрсе иманга килер, тормышыбыз чак кына булса да яхшырыр», — дип уйлады ул.
Көннәр сизелми дә үтеп китте, Салих әнисен, энесе белән апаларын сагынырга да өлгермәде, Мәккә белән хушлашып Мәдинә шәһәренә китәр вакыт җитте. Мәккәдән аерылу бик авыр булса да, алда аны сөекле Пәйгамбәребез яшәгән һәм шунда вафат булып җирләнгән, беренче ислам дәүләте төзелеп, бөтен дөньяга ислам дине шуннан таралган нурлы Мәдинә көтә иде.
Мәдинәгә сәфәр биш сәгатьтән артык вакытны алды. Кунакханәгә урнашканнан соң, юлдан арып килүләренә карамастан, Салих әтисе белән беренче эш булып Пәйгамбәребез мәчетенә юнәлде. Ниди зур һәм гүзәл мәчет!!! Әл-Хәрам мәчетеннән аерма буларак, монда Салих ниндидер тынычлык хисе тойды күңелендә. Ике рәкәгать мәчет намазы укыганнан соң, алар Пәйгамбәребез кабере янына, Аңа һәм Аның ике бөек сәхәбәсе — Абу Бәкер белән Гомәргә сәлам бирергә юнәлделәр. Мәдинәдә булган көннәрендә Салих намазларын бары тик шушы мәчеттә укырга тырышты, чөнки монда укыган намаз башка мәчетләрдә укыган намазлардан мең мәртәбә өстенерәк. Икенче көнне хаҗилар шәһәр буйлап экскурсиягә бардылар: Басыйр хәзрәт, тәфсилләп, Өхед сугышы вакыйгасын сөйләде, анда шәһит булган сәхәбәләрга дога кылдылар, исламда беренче төзелгән Куба мәчетендә намаз укыдылар, монда укылган намазга Гомрә хаҗы әҗере бирелә икән.
Инде Салихның изге сәфәре ахырына якынлашты, хаҗилар бүләкләрен, күчтәнәчләрен сумкаларына тутырып, Мәдинә аэропортына юл тоттылар. Аларның иң зур бүләкләре — Аллаһы Тагәләдән бирелгән чиста саф күңел, якты иман иде.
Салихның хәзер иң зур хыялы — олы хаҗга бару, чөнки Пәйгамбәребез: «Кабул кылынган хаҗның әҗере — бары тик Җәннәт» — диде.