Укытучы! Иң изге һөнәр ул,
Шуның өчен сайлый аны күпләр.
«Укытучы булам» — хыялланам,
Максат куйдым инде мин дә күптән.
Әнием дә укытучы минем,
«Укучыларым», — диеп җан ата,
Һәрбер укучысын якын күрә,
Үз баласы кебек ихлас ярата.
Ишле «биш» ле куйса дәресендә,
Кояш тоткан гүя, кайта очып.
Һәрчак шулай изге һөнәреңдә,
Яшә әни, яшә бәхет кочып!