Лилия белән Алсу әбиләренә авылга еш кунакка кайталар. Анда әтиләренең абыйсы яши. Кунакка кайту белән абыйлары аларны самавыр чәе белән сыйлый. Абыйларының чәй кайнатуын аеруча кызыксынып карап торалар алар. Самавырда чәй кайнату бик үк гадәти булмавы Лилия белән Алсуны аеруча җәлеп итә. Илдар абыйсы башта самавырга су, соңыннан самавыр торбасына күмер сала. Аннан чыра телеп, күмер өстенә ут тергезә. Күмер тизрәк кабынып китсен өчен итек кунычы белән һава өрдерә. Самавырга төтен чыгаргыч торба урнаштыра. Самавыр җырлаганын алар бергәләп тыңлап торалар.
Лилия әбисеннән бу самавырның тарихы белән кызыксынырга булды. Сәрия әби бик теләп аның тарихы белән таныштырды. Самавыр бик күптәнге икән инде. Аны Сәрия әбинең әтисе Казанның Печән базарыннан алып кайткан булган. Аның әтисе Казанга еш барган. “Без кечкенә чакта җәйгә чыккач, самавырны елга буена алып төшеп ком белән кат-кат ышкып ялтырата-агарта идек. Без аны өмә шикелле эшли идек. Биш-алты кыз самавырларны ярыша-ярыша агарта идек. Әнкәйләрнең дә эшләрен җиңеләйтүебезгә үзебез дә сөенә идек. Алардан рәхмәт ишетү үзе бер шатлык иде”- дип искә алды ул яшьлек елларын.
-Хәзер андый самавырларны музейларда гына күрергә мөмкин. Чәйне газ плитәсендә чәйнекләрдә, яисә электр самавырларында кайнаталар.Ләкин җиз самавыр чәе бигрәк тәмле инде, -дип самавырга күмер өстәп, тагын өрдереп алды Илдар абыйлары.