Көзге пыскак яңгырлы төн. Әтиемнең кесә телефоны шалтырауга уянып киттем. “Бер-бер хәл булганмы әллә” дигән уйлар мине шулчак ук юллап алдылар, акрын гына урынымнан тордым да тыңлый башладым. Кемдер бик моңсу тавыш белән генә: “Илсур” дип эндәште дә берәр минут дәшмичә торды. Тавышыннан елаганы сизелә иде инде, тик мин нәрсә дип уйларга да белмәдем. Тагын да якынрак чыгып, нәрсә әйтер икән дип кайгыра башладым. Кабат:
— Илсур – дип эндәште дә, ык-мык килә башлады
— Әлү, нәрсә булды… ник дәшмисең?
— Әни…
— Нәрсә әни? Нинди әни?
Бер туктайсыз әни дип кабатлап торды…
Шулчак телефоннан янә тавыш ишетелде, әти ишетүгә кулыннан телефонын төшереп тә җибәрде, бик авыр сүзләр булды бу:
— Әни үлде…
Тынлык… Хәтта урамда йөрүче машиналар да туктап калган сыман булды. Бу миңа алдау сыман иде, моңа ошанасы да килмәде. Никтер миңа ул үлмәс, әле яшәр сыман иде… кешеләр гомерлек яшәмиләр шул.
Әти озак уйланып тормады, җыенды да тизрәк чыгып та китте. Көне дә әллә нинди булды, күк моңсуланып җиргә тамчы-тамчы яшьләрен койды. Шул ук көнне җирләделәр дә.
Иртәгесе көн дә әллә нинди караңгы булды, күк йөзен күгелҗем болытлар каплап алганнар иде… Кыскасы, һәрвакыт гөрләп тора торган өй бушап калды, тик әбидән калган хатирәләр, истәлекләр генә бүлмәдән бүлмәгә эзлегеп йөрделәр.
Әбиемнең көндәлеге бар иде, әле кичә генә сөйләшеп утырган идек:
— Әбием, миңа булсын инде.
— Кызым, мин бит анда барсын да язып барам, мин үлгәч сиңа булыр – дип җавап бирде.
— Синең гомерең бик озын бит әле… – дип моңсуланып чыгып киттем.
Ә бүген ул китапны минем куллларыма тоттырдылар. Мин ул китапның әбиемдә бик озак калуын теләр идем дә бит… тик юк