Исхакыйны эзләп барышым
Чистай-кала чал тарихның үзе:
Истәлекле, затлы урыннар…
Үлемсез җыр булып, Чулман ага,-
Сагыш, сыкрау аның җырында.
Дәвер капкалары аша үтеп,
Тере саклап заман сулышын,
Йоклый Исхакыйның эзләре дә-
Уятырга ашыгып барышым.
Карт тирәкләр тузан элпәсендә,
Кычытканнар баскан эргәне…
Исхакыйны эзләп килдем бүген,
Онытмаска куша йөрәгем.
Дан-шөһрәткә күмде туган ягын,
Газиз туфрак, Чулман буйларын.
Яуширмәнең исемен яңгыратты-
Хәтерлиме алар Улларын!?
Соры еллар кайтавазы булып,
Тонык кына килә тавышы:
Яшь буынга чакыру, үпкә дә бар,
Сагыну да бар, әрнү сагышы.
Музеенда ямансулап калган
Истәлекләр һаман да тере:
Кулдан язган хатлар, китаплары
Саклый төсле шомлы бер серне.
Вакыт җиле сары буяу сипкән
Аклы-кара сурәт йөзенә.
Сынап карый сыман авыр караш,
Бирә сорау, төбәп үземә:
“Милләтеңне, туган телең яклап,
Әйтә алырсыңмы үз сүзең?
Татар исемен танытырга җирдә,
Кертерсеңме өлеш син үзең?”
Соравына җавап итеп әйттем:
“Туган телем- минем йөрәктә.
Халкым бәхете өчен көч куярмын,
Булган чакта егәр беләктә!”
Исхакыйны биргән халык хаклы
Бу дөньяда хакын дауларга!
Туган илем, телем берәү генә-
Икенчесе булмас сайларга!