Сез киттегез,рәсемегез калды,
Сагынганда алып карарга.
Юксынабыз,сагынабыз Сезне,
Дәва юк шул тирән ярага.
Сез киттегез,сезнең сукмакларны,
Күптән инде юды яңгырлар.
Сез бит безнең йөрәк түребездә,
Безнең өчен Сез бит- Йолдызлар.
Йөрәкләрдә калды күпме сүзләр,
Җиткерәсе килгән теләкләр.
Их,утырасы иде Сезнең белән,
Алыр идек төпле киңәшләр.
Оныттылар диеп уйламагыз,
Гел сагынып искә алабыз.
Догабыздан Сезне калдырмыйбыз,
Сез бары тик тыныч йоклагыз.
Яшик әле шушы дөньяларда,
Һәрбер туган көнгә сөенеп.
Киткәннәрне истән чыгармыйча,
Исәннәрнең кадерен белеп!