Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җир кешесе

Басу юлы… Арыш басуы кырыена килеп туктау белән, бабамнан калышмаска теләп, ашыга-ашыга машинадан чыгам.

Салмак кына җил исә, тургайлар сайрый, кояш бата. Табигать шундый матур. Бабамның карашы еракка төбәлгән.

-Улым, күрәсеңме, безнең куаклык, Мингали куаклыгы бу, — ди ул кояш ягындагы кызыл нурга күмелеп утыручы куаклыкка ишәрәләп. Аңа һәр агач, һәр куак таныш. Бабамның әкрен генә сөйләгәнен тыңлап, аның янәшәсендә бару бик рәхәт. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә.

Һәр нәселнең үз тарихы…

Бабам – Мөдәрис Солтан улы Мингалиев – авыр тормышта яшәгән. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе Солтангали сугышка киткәндә ул нибары өч айлык кына була. Бабам әтисен белми дә, ул сугыш кырында ятып калган. Сугыштан соң аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында үскәндә, алар сыңар канат астында “әти” дип әйтергә тилмергән. 32 яшендә тол калган әнисе Салихага, ике баланы ач-ялангач итмәс өчен, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Ул елларда игеннәрне көлтәгә бәйләп, басуда калдыралар да, кышын ындыр табагына алып кайтып чабагач белән ашлык сугалар.

-Ирсез тол хатынның яклаучысы да булмаганга, иң авыр эшләрне әнкәйләр эшләде. Чабатадан, өстенә юньле киеме дә булмаган килеш кышкы суыкларда ничек түзгәндер? – дип, искә ала бабам.

1948 нче елны Мөдәрис бабай 1 нче сыйныфка укырга керә. Укырга теләге зур була аның, ул 20 — 25 чакрым ераклыктагы Нөркәй авылы мәктәбенә йөреп унъеллык мәктәпне тәмамлый. Бабам хезмәт сөючән, бик тырыш кеше. Хезмәт юлын ул колхозда гади колхозчы булып башлый. Бабам эш һәм укуны бергә үреп алып бара, мал табибы һөнәрен үзләштерә.

Әбием Такыябану белән гаилә корып 1 кыз, 3 малай тәрбияләп үстерәләр.

Бабай 1987 нче елдан башлап, җитмеш яше тулганчы “Игенче” колхозында бригадир булып эшли.

Безнең бабай олы җанлы, хезмәт сөючән, җир яратучы шәхесләрнең берсе. Аның сабыр холкына, кешелеклелегенә сокланмый мөмкин түгел. Ул чын мәгънәсендә табигать кешесе, җир кешесе. Тумыштан җир улы булган, дөньяга аваз салганнан башлап, чәчү барышында, кырда яткан, тәүге адымнарын басуда атлаган Мөдәрис бабам быел үзенең сиксәненче язын, сиксәненче чәчүен каршылады. “Язның бер көне ел туйдыра,” – ди халык мәкале. Язның матур бер көнендә дөньяга аваз салган бабам да халыкны, илне туйдырыр өчен тугандыр, күрәсең.

Үзенең үрнәгендә балаларын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләгән ул. Әтием бәхет эзләп читкә чыгып китмәгән, ә авылда калган. Әнием белән бергә “Мингалиева” фермерлык хуҗалыгын алып баралар. Үз җиребездә бәрәңге, сарымсак, арпа, бодай үстерәбез. Төрле трактор, машина, комбайннарыбыз бар. Энем белән без – аларның ярдәмчеләре.

Һәр эштә бабайның гомер буе туплаган тәҗрибәсенә таянып эшлибез. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, — дип әйтергә ярата бабай. Күзләреннән әле дә ут бөркеп торган, җор телле бабабыз басуда тагын да яшәреп киткәндәй була.

Машина янына кире килгәндә тургай тавышы да ишетелмәс булды. Куаклыкка караңгылык төшә башлады. Мин зур горурлык хисе белән бабам сөйләгәннәрне күңелемә сеңдерә бардым.

Без, оныклар, бабабызга ошарга омтылырга тиеш. Ул да безнең белән горурлана алсын иде!

Мингалиев Амир Айдарович
Страна: Россия
Город: Набережные Челны