XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Интервью

Сез мине беләсездерме, юктырмы, шулай да үзем белән таныштырып китим әле. Айзат исемле мин. 9нчы А да укыйм. Мәктәпнең “Серле каләм” түгәрәгенә дә йөрим.

Беләсезме, түгәрәк җитәкчебез Алсу Илфаровна чираттагы газетага һәрберегезгә берәр мәкалә язып килергә кушты бит әле. Һе… мәкалә. Нәрсә турында, кем турында ни-нәрсә язарга соң? Тәк-тәк, тәк…..Уйла, Айзат, уйла…. Мәктәп линейкасында кемнәрне котладылар әле, кемнәргә грамоталар бирделәр әле? Әһә! Таптым! Әмир турында язам! Юк, интервью алам! Точно! Тем более минем дус та.

Болай бер дә начар малай түгел ул , шәп малай ул Әмир. Исеме дә, үзе дә матур. Кызлар да сокланып карый, артыннан да калмыйлар. Озын буйлы, төз гәүдәле, зәңгәр күзле. Ул ма-лай шомырт кара чәчләрен артка тарап җибәрә! Ап-ак тешләрен күрсәтеп, майның унбишенче кичәсе кебек елмаеп җибәрсә, әби әйтмешли, бар җиһан яктырып китә. Уку буенча да калышмый үзе: тарихны су кебек эчә, җәмгыять белеме, хокук белеме фәннәре белән төшендә дә сататаша бугай инде. Тик менә ике фән белән һич кенә дә дус түгел инде. Әле нинди фәннәр диген бит! Иң җайлы, иң җиңел, иң-иң рәхәт дәресләр бит инде ул – физкультура һәм татар теле! Гомумән, аңламыйм мин аны, һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм. Нәрсәсе бар инде туп тибүнең, чаңгыда шууның? Имеш, без эшсезләр, тикмәгә вакыт үткәрәбез, имеш, ул лучше тарих укый. Без, рәхәтләнеп, саф һавада җилләрне дә узып, чаңгы шуганда, спортзал эскәмиясендә китап кимерә Әмиребез. Янәсе олимпиадага әзерләнә. Физкультура укытучысы белән бәхәсләшергә дә күп сорамый. Дамир Илнуровичның “Әмир, физкультура дәресе ул – сәламәтлек дәресе. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән сүзләренә каршы “Мин болай да авыртмыйм, болай да сәламәт” дип киресен сөйли. Сәламәт инде, сәламәт….Беләм инде…Линза кигәнен… күзләре начар күргәнен… Киребеткән малай! Шул кирелеге аркасында икенче чиреккә Яңа ел бүләге “3ле”не эләктермәсенме безнең Әмиребез! Ну, малайлар, әнисеннән эләкте дә соң! Әнисен хур итеп, физкультура кадәр физкультурадан “3ле” ал әле?! Әнә хәзер, иң беренче булып, спортзалга кем атылып керә? Әмир! Кем чаңгы күтәреп, урамга иң беренче атыла? Әмир! Дамир Илнуровичның “3ле”се шәп сабак булды бит безнең “ботаникка”.

Ни әйтсәгез дә, шәп малай Әмир, тырыш һәм акыллы малай! Шулай булмый ни! Район олимпиадасында тарихтан беренче урын кемнеке? Әмирнеке! Җәмгыять белеме, хокук, экология, географиядән дә призлы урын аныкы. И сөендек Әмир-Әмернең уңышларына. Аеруча мин. Ни дисәгез дә минем дус бит. Үзем беренче урын алганмыни, малай җаным? Тик..тик… Әллә нәрсә булды шәп малайга: 180 генә түгел, 360 градуска борып куйдылармыни Әмирне. Җәй көне булса, башына кояш суккан бу малайның дияр идек. Кыш уртасы… Ни булды дисезме? Мине, мине якын дустын санга да сукмый, хәтта сөйләшми дә. Кая ул сөйләшү, хәтта исәнләшми дә. Ярар инде, мин, ярар, исәнләшмәсә тагын. Укам да коелмас , бер җирем дә кителмәс Әмир исәнләшмәгәнгә карап. Менә көчкә “өчле”гә сөйрәлеп баручы Гаделне кызганам. “И надан, тупой, шуны да белмисеңмени? Это же так легко, это даже первоклассник знает» дип, тагын әллә нинди сүзләр белән мыскыл итүенә ачуым килә. Башы югары, безгә “унынчы кат”тан гына карый хәзер. Укытучыларын да әйтер идем инде. Ике сүзнең берендә “ О-оо, молодец, безнең Әмиребез!”-дип үсендереп кенә торалар. Көнләшә дип уйлый күрмәгез тагын, тамчы да көнләшмим менә. Болай гына әйтәм. Шәп малай Әмир, шәп! Тырыш, башлы малай! Районда гына түгел, республика күләмендәге олимпиада да призер булды. Ике фәннән! Тарихтан да, хокук белеменнән дә! Ни дисәгез дә, безнең горурлыгыбыз ул.

Туктагыз әле, сүз башым бит әле Шүрәле дигәндәй, интервью алырга кирәк бит әле миңа. Гаделгә әйткән сүзләрне ишетмәс өчен, аз-маз булса да тарих, хокук белеме буенча белемнәремне яңарттым. Саф татарча гади генә сораулар әзерләдем.

Дүшәмбе көнне класс сәгатендә Әмирне чын күңелебездән зур җиңүе белән котладык. Котлауларыбызга җавап итеп,“спасибо” “Спасибо Вам, Лилия Мансуровна” дигән сүзләр ишеттек. Мин исә, укытучыбыздан рөхсәт сорап, Әмирдән интервю алырга булдым. Күрше бүлмәгә чыктык.

-Әмир, дустым, иң беренче уңышларың белән котлыйм!

-Спасибо,спасибо, Айзат.

-Әмир, кайсы фәннән биремнәр катлаулырак иде? Өйрәнгән темалардан сораулар бар идеме?

— Чё говоришь, я тебя не понимаю. Что такое “фән”? Что такое “катлаулырак”?

— Син нәрсә, Әмир? Ничек инде аңламыйсың? Казанга киткәнче, саф татарча сөйләшә идең бит…

— Ну и чё? Мин же бер неделя, почти 8 дней в Казани жил. И вот… я забыл татарский.

— Бер атнада туган телне онытып буламыни? Кыланма, Әмир

— Айзат, я те честно әйтәм, теперь я не могу разговоривать на татарском. Знаешь, там все разговаривают на русском, я целую неделю общался только на русском.

— Ярар, Әмир, әйдә шаярдың, җитте. Үз телебездә сөйләшик!

— Я не умею. Говорю же я тебе, целую неделю не произнес ни слова по-татарски. Там смеялись над моей речью с татарским акцентом.

— Кто? –дидем ачу белән, үзем дә сизмәстән.

— Айдар, Сагит, Рамазан, Камиля и другие…

— Кызганыч, бик кызганыч, Әмир.

-Что такое “кызгануч”? –дип калды ул, мин исә ишекне ачып коридорга чыктым.

Әй Әмир, Әмир, туган телне бер атна эчендә онытырга мөмкинме соң? Ул бит синең ана телең! Киләчәктә татар халкының горурлыгы була алырсыңмы? – дип, “3ле” билгесенә генә укыса да, дәресләрдән соң пекарняда төрле вак-төяк эшләр эшләп, авырту бабасын тәрбияләүче Гаделдән интервью алырга класска кердем.

Менә, җәмәгать, шундый интервью! Гадел белән интервьюны газетадан укырсыз.

Иванова Полина Юрьевна
Страна: Россия
Город: с.Шемордан