Хикәя
Тимур мәктәптә укый. Дөресен генә әйткәндә, туйдырды инде укулары да, укытучылары да. Бер көн дә килмәс иде мәктәпкә, өйдәгеләрдән шүрли. Бабасы “Җаныңны алам!”, әбисе: “Акча бирмим” дип куркытып тормаса, атнага, юк, айга бер генә килеп китәр иде мәктәпкә. Хәзер укып тору кирәкме инде? Телефондагы киңәшләрне тыңласаң, бер нәрсә белмәсәң дә, бер атна эчендә баерга була. Ышанмасаң, бас соңгы модель айфоныңның бер төймәсенә, соравыңны әйтеп бетергәнче үк җавап язалар.
Телефоны белән мавыккан Тимур укытучының үзен такта янына чакыруын ишетми дә калган икән, алдан-арттан “кабыргаларын санауларына”, авторучка белән төртүләренә сискәнеп башын күтәрсә, Дамир Илдарович күзлек пыялаларын ялтыратып, янына килеп тә баскан.
– Ну, безнең Тимур интернет киңлекләрендә нәрсә эзли? Минем сорауга җавап бармы анда? Эскимослар кемнәр алар? Ничек яшиләр? Аларның тормыш рәвешләре хакында ни беләсең?
Тимур торып басты, горур кыяфәт белән такта янына чыкты, кесәсеннән тарагын чыгарып, көдрә чәчен тарап алды. Такта янына чыкса, Тимурның кыланасы билгеле. Ул шулай һәр нәрсәдән “шоу” ясарга ярата, кушаматы да “классный артист” аның. Булачак артистка берсенең дә ачуы килми, талантлы кешегә ничек ачуланасың? Кайбер көнне, бер сорауга да җавап бирә алмаса да, укытучының күңеленә үтеп кергән “чыгышы” белән яхшы билгеләр дә алырга мөмкин ул. Бу юлы да, классташлары “прых-прых” көлә башлагач, тагын да кыюланды. Ике кулын кесәсенә тыгып сөйләп китте.
– Эскимослар алар… Туктагыз әле, Дамир Илдарович, нәрсәгә безгә эскимосларның кем булуы? Үзегез уйлап карагыз, алар безнең белән кызыксынамы икән? Безнең бу дөньяда барлыкны беләме икән алар? Шикләнәм… Арктикага барасыбыз бармы? Шәхсән үзем ул якка барып чыгу турында бөтенләй хыялланмыйм. Нигә без кеше тормышын тикшерәбез? Нигә кирәк ул? Бер дә килешә торган эш түгел инде. Әйдәгез, эскимосларны тынычлыкта калдырыйк, яшәсеннәр тыныч кына. Икенче тема бардыр бит?
Классташларының партага ятып көлә башлауларын күргән Тимур бөтенләй очынды. Ике кулын кесәсеннән чыгарып, чәчләрен тузгытып җибәрде, укытучының өстәлен уртагарак тартып китерде дә…
Шулвакыт, моңарчы тыныч кына Тимурның кыланышын күзәтеп торган укытучының тавышы яңгырады:
– Утыр, Тимур! Бөтен класска икеле!
Класс шып булды. Тик бер секундтан соң ук, умарта оясындагы бал кортлары кебек, барысы бергә сөйли башладылар. Укучыларның ризасыз тавышыннан класс гөж килеп торды.
– Сез нәрсә инде, Дамир Илдарович! Безнең хокукларны кысасызмы?.. Без үз хокукларыбызны бик яхшы беләбез! Закон безнең яклы! Сез ваааще… Крутой что ли? Бөтен класска икеле?! Бу “ни в какие ворота!”.. Уже не смешно!.. Да ладно… Куркыта гына бит ул… Бөтен классны надан калдыргансың дип, үзенә эләгәчәк!..
Классны көч-хәл тынычландыргач, Дамир Илдарович, костюмын салып, урындык артына элеп куйды. Эсселәтеп җибәрде… Менә сиңа “иң тыныч класс”! Иң тынычы мондый булгач, башкалары нинди икән? Дамир Илдарович бер ел элек үзе белән бергә беренче эш көнен башлап җибәргән танышын искә алып, кызганып куйды. Әле аны артта баручы мәктәпнең иң тәртипсез классына куйдылар! Ул ниләр күреп ята икән? Шалтыратып хәлен белеп аласы булыр… Юкка сайлады ахры бу һөнәрне… Юкка… Әйтте бит әтисе: “Улым, лесник бул, гомерең буе рәхәттә яшәрсең. Акчага аптырамассың, тамагың тук, өстең бөтен булыр. Агачны киссәң дә, аңа суксаң да, беркем бер сүз әйтмәячәк. Ул үзе дә синең өстеңнән, “Миңа су сипмиләр, мине карамыйлар” дип жалоба язмаячак. Агач үзен кискән вакытта да, кешегә күләгә ясап тора. Уйлап кара яхшылап”, – дип ялынды.
Тыңламады… Хәзер каен агачына аркасын терәп, Габдулла Тукай кебек, карашын еракка текәп, бөек уйлар уйлап басып торган булыр иде…
Шулаен шулай да, каен агачына караганда, балаларны ярата шул Дамир Илдарович. Шул балаларның күзләрен тутырып карап утыруларын, укытучыларын тыңлауларын күргәч, йөрәккә ничек рәхәт икәнен белми әтисе. Диңгез кебек тирән, чишмә кебек саф бит ул күзләр! Шул балаларның күңеленә яраклы ачкычны табасы гына бар. Әлегә шуны табып булмый, тапсамы… Бер тапса, башка югалтмас, саклар ул аны. Ә бүгенге дәрес өзелгән, нидер эшләргә кирәк иде…
Класстагы утыз биш баланың һәркайсына дәшми генә карап чыкканнан соң, башын иеп, нидер уйлап утырган Дамир Илдарович янына зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, классның иң тәртипле укучысы – Дәлия Вәлиева килеп басты. Аның бер кулында сок, икенче кулында “Сникерс” иде. Ул бер сүз дәшми укытучы каршына, өстәлгә шуларны куеп китте. Аннан күреп башкалар да… Бераздан өстәл янында чират хасил булды. Биш минут үттеме-юкмы, укытучы өстәле кибет киштәсенә охшап калды. Эреле-ваклы шоколадлар, төрле маркадагы соклар… Бу балаларны ничек ачуланып була? Боларга ни дисең? Мәктәптән кайтканда ашарга дип, әле генә каршыдагы кибеттән җыеп чыккан тәм-томнарын, укытучы абый үпкәләмәсен дип… Шунда аның башына бер идея килде. Балаларга бер сүз дә әйтми генә сумкага өстәл өстендәге тәм-томнарны тутырды да, класс кирәк-яраклары куела торган шкафка бикләп куйды. Ә үзе дәресне дәвам итте. Соңгы дәрес булганга, шалтыраган кыңгырау тавышына да игътибар итмәде. Укытучының ныклыгы тәэсир иттеме, балалар тәртипле генә утырдылар. Хәтта Тимур да берничә сорауга җавап бирергә кул күтәрде. Укытучысы гына аны күрмәмешкә салышты.
Дәрес тәмам булгач, укытучы: “Балалар, иртәгә “Мин – бизнесмен” темасына инша язабыз, әзерләнеп килегез. Тимур, син килеп тормасаң да була, болай да күп беләсең. Нигә вакытыңны әрәм итеп йөрисең? Килеп тормассың”, – дип хәбәр салды. Бөтен класс сагаеп калды. Әлегә кадәр аларның берсенең дә укучыга “дәрескә килмәскә” кушкан укытучыны күргәне юк иде.
– Ярый балалар, сау булыгыз! – дип, укытучы чыгып киткәч тә, беркем тавышланмады.
Һәр бала үз уе белән мәшгуль иде…
* * *
– Тимур Нагимович! Тимур Нагимович! Күз күреме начарланды, бер урын табып утырмый булмый.
– Утырасың инде, кирәк булгач! Давай!
Утырдылар. Бөтен җир ап-ак кар, бернәрсә күренми, буран котыра.
– Тимур Нагимович, җылы киемнәр киегез. Мин рация аша хәбәр бирдем, безне коткарырга киләчәкләр, хәзер иглуга кереп торабыз. Анда мондагыдан җылырак.
– Кая керәбез дисең?
– Иглуга.
– Нинди җир соң ул?
– Эскимосларның йорты, Тимур Нагимович.
– Йорт булса ярый, әйдә, керик тизрәк, мин туңа да башладым инде.
Тимур белән пилот вертолеттан чыгуга, котырган җил аларны очыртып алып китә язды. Пилоты кулыннан тотып калмаса, Тимур очып киткән дә булыр иде. Икесе бергә ниндидер түгәрәк кар өеменә кергәч, Тимур аптырап калды.
– Син мине кая алып кердең? Ишеге дә юк бит моның.
– Иглу шушы инде, Тимур Нагимович. Алар ишек куймыйлар. Чөнки…
Пилот авызын ачып тыңлап торган Тимур Нагимовичка бик күп кызыклы хәлләр сөйләде. Бераздан иглуга, бер табак чи кит ите тотып, эскимос килеп керде. Тимур: “Мин чи ит ашамыйм, пешереп китерегез”, – дигәч, учакта ашарга пешерә башлады. Пешкән кит ите бик тәмле иде. Тимур бер табак итне күз ачып йомганчы ашап бетерде. Бай яши икән эскимослар. Өсләрендәге туннары, аякларындагы болан тиресеннән теккән итекләре күз явын алырлык! Тимур Нагимовичның шушы кар дөньясында каласы килә башлады. Башына “Коткаручылар тиз генә килмәсә ярар иде” дигән уй килде. Өйләнеп җибәрер, яшәр… Кеше яшәмәгән җир булмас.
– Буран беткәч, мин монда шәһәр төзиячәкмен. Бизнес ачам! Иглуларны күп итеп ясыйм да, аларны сатып акча эшләячәкмен. Чиратка басарлар әле мин төзегән ике-өч катлы иглуларга! Бассейн, сауна, джакузи, парковкалар белән төзелгән иглуларда яшәтәчәкмен мин эскимосларны. Мин – бизнесмен! Бизнесмен!
…Тимур әнисенең үзен җилтерәтүенә уянып китте.
– Тор, улым, мәктәбеңә соңга каласың бит хәзер. Ничә тапкыр уяттым инде, “хәзер” дисең дә, борылып ятасың. “Бизнесмен!” дип кычкырасың да кычкырасың.
Тимур шунда гына үзенең төш күрүен аңлап алды. Ошаган иде аңа, иглу эчендә рәхәт иде. Арктиканы күрде! Шәп җир икән ул! Вертолетта очты! Шәп төш күргән ул!
Тимур торды, тиз-тиз генә җыенды да, мәктәпкә элдерде. Укытучысы “килеп торма” дигәч, гарьләнгән иде Тимур. Әллә ул инша яза белмиме? Эскимосларның кем икәнен үз күзе белән күргән кеше бит ул! Төштә булса ни…
***
Дәрес башланды. Тынлык… Класста чебен очкан да тавыш юк. Укучылар инша яза. Дамир Илдаровичның гаҗәпләнүенең чиге юк. Нәрсә булган боларга? Барысы да җитди кыяфәт белән утыралар. Бер-берсеннән күчерү дә юк. Бер-бер этлек эшләргә җыеналармы? Болардан барысын да көтәргә була. Беренче дәрестә үк, тактага “Беренче сентябрь” дип язып куйган арада, өстәл өстенә салып куйган күзлек пыялаларын каралтып куйганнар иде. Күзлекне чистарткан арада башына биш кәгазь самолет утырттылар. Тәмам остарып җиткәннәр. Ә бүген нәрсә булган? Тимурга кадәр, баядан бирле шатыр-шотыр китереп яза да яза. Нәрсә яза икән? Яныннан үтеп киткән булып, бер күзенең читен генә булса да салырга иде. Юк, ярамый, үзенә игътибар артык күп булганнан бераз кыланып киткән малайны бер-ике көн күрмәмешкә салышу кирәк. Уйлансын бераз, һаман маймылланып йөрмәсен.
Ә Тимур күңеле белән Арктиканы айкый. Уйларының берсен дә калдырмыйча, дәфтәр битенә дә төшерә. Кайсы төш, кайсы чынбарлык, ул аермый башлаган иде инде…
“Эскимос – “чи килеш ашаучылар” дигәнне аңлата. Алар табигатьнең иң кырыс шартларында да менә дигән итеп яшиләр. Мин моны үзем күрдем һәм көнләштем. Эскимослар белән аралаштым, бик күп нәрсәләр хакында белдем. Аларның традицион йорты иглу дип атала. Алар аны көннәр салкын торганда, җил тыгызлаган кардан, ул җитмәсә, боз блокларыннан төзиләр. Иглуны төзү – гади эш түгел, аның өчен дә бик күп нәрсәләрне белергә кирәк. Моның өчен яхшы укырга кирәк! Кайвакытта иглуны артык зур итмичә, тыгызлыгы тиешенчә булса, җил өеп калдырган кар өеменнән дә ясап куялар. Иглуның ишеге бик түбән, идән белән тигез итеп уелган. Әмма ул гел ачык тора, бервакытта да ябылмый. “Ни өчен?” – дип сорадым мин. “Саф һава булсын, кислород кереп торсын өчен”, – дип җавап бирделәр. Иглуда берничә кеше булганда, яктырткычлар янып торганда, ашарга пешергәндә, һава җылыткыч эшләп торганда, һавада углекислый газ арта, кислород азая икән. Авыр углекислый газ аска төшеп тишектән чыгып китүгә, аның урынына кислородка бай һава агымы кереп тула. Менә нинди башлы кешеләр эскимослар! Аларның бу тәҗрибәләрен полярниклар, туристлар бик теләп куллана.
Эскимослар диңгез хайваннарын аулау белән шөгыльләнәләр. Бу аларның бизнеслары. Мин дә бизнесмен булырга хыялланам. Үземнең вертолетым булыр. Моның өчен бик күп һәм яхшы укырга кирәклеген дә аңлыйм. Моннан соң яхшы укырга һәм тәртипле булырга тырышырмын. Дамир Илдарович кебек укытучылар булганда, бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин…»
Звонок булуга, укучылар дәфтәрләрен укытучы абыйларына тапшырдылар. Башка көн булса, алар шау-гөр килеп, кемнең ничек язуы хакында сөйләшерләр иде. Ә бүген бар да җитди, укытучы абыйлары да. Әллә ни булды бу класска.
Башка көннәрдәге кебек үзен чакырмауларына сәерсенеп, мәктәп директоры дәрес саен класс ишеген ачып карады да, тын гына утырган балаларны күреп, тиз генә ишекне ябып куйды.
… Икенче көнне дәрес гадәттәгечә башланып китте. Һәркем үзенең дәфтәрен алып, тиз генә билгесен карады. Кемдәдер “өчле”, кемдер “дүртле” алган. Берничә кешенең иншасы астына “Яңадан язарга!” диелгән.“Биш”ле билгесе Тимурда гына иде.
– Балалар, һәрберегезнең иншасы яхшы язылган, бераз хаталар бар, әлбәттә. Әмма бу куркыныч хәл түгел, хатаны төзәтеп була. Бер нечкәлек хакында әйтми кала алмыйм. Күбегез “Бизнесмен булырга телим, чөнки аның акчасы күп була” дип язгансыз. Мин сезгә Тимурның сүзләрен укып күрсәтим әле.
Класс тып-тын калды.
– Инша бик матур язылган. Ул үз күзе белән Арктиканы, эскимосларны күргән кеше кебек, тәфсилләп язган. Фикерләре матур, тыңлагыз…
“Бизнесменның акчасы күп була дип уйлыйлар. Бизнесмен булу өчен күпме тырышырга кирәк! Күп укырга, күп белергә, һәр эшне курыкмыйча башкарырга, тәҗрибәң, ышанычлы дусларың, туганнарың булырга кирәк. Мин бизнесмен булсам, Арктикага китәчәкмен, эшләп тапкан акчамнан мохтаҗларга өлеш чыгарырмын. Аларга бушка иглу төзеп бирермен. Укысыннар, надан калмасыннар дип, бик күп китаплар бүләк итәрмен.”
Укытучы дәфтәрне ябып, балаларга карады.
– Менә, аңладыгызмы, балалар! Бизнесмен – кесәсе тулы акча булган кеше түгел, акчасы күп булып та, шәфкатьлелек күрсәтүдән курыкмаган кеше. Тимур моны аңлаган. Сез дә истә тотыгыз, – дип елмайды.
Күңеле күтәрелгән укытучы, шкафтан тәм-том тутырган сумканы чыгарып, өстәленә бушатты.
– Рәхим итеп, үз күчтәнәчегездән үзегез авыз итегез, иптәш бизнесменнар! – дип, балаларны өстәл янына чакырды.
Бер минут та узмагандыр, өстәл өсте бушап калды. Кайсы сок эчкән, кайсы “Чупа чупс” ялаган, кайсы “Сникерс” кимергән балаларга карап, укытучы: “Ярый әле лесник булмаганмын. Бу минутларның рәхәтен тоймый да каласы икәнмен! Гафу ит, әти, үз гомеремдә бер тапкыр синең сүзеңне тыңламаганым өчен. Мин – укытучы! Әле кайчан гына балалар күңеленә юлны ничек табарга белми йөрсәм, бүген күпер салдым. Шушы балаларның берсе генә булса да бизнесмен була икән, аның күңелендә шәфкатьлелек хисе булмый калмас”, – дип, укучылары белән горурланып утырды.
Беренче тапкыр укытучы белән укучы мәктәптән бергәләп кайтып китте. Укытучы бераз бөкрәебрәк, дәфтәр тулы ике сумка күтәреп кайтса, “бизнесмен”ның рюкзагы буш. Күзләре ут кебек янган Тимур бүген төнлә Арктикага очуы, кит ите ашавы турында тәмләп сөйли һәм, ара-тирә сөйләүдән туктап, тәмләп “Чупа-чупс” суыра. Тимур мәктәптән ерак тормый иде, укытучысы белән саубуллашып, аның авыр сумка күтәреп кайтып китүен карап калды. “Ул авылның теге башына кадәр кайта. Бер километр дигән сүз…” Тимур “Чупа чупс”ын капка төпләрендәге балан агачы төбенә кадады да, укытучысы артыннан йөгерде.
Үзенә булган хөрмәтне тоюдан чиксез шатланган укытучыдан да бәхетле кеше юк иде бу минутларда.