Беркөнне безгә сыйныфта “Мин әнигә булышам” дип исемләнгән темага инша язарга куштылар.
Мин,кулыма ручка алып, язырга тотындым:
“Мин һәрвакыт әнигә булышам. Идәнне себерәм, табак-савыт юам. Кайвакыт кулъяулыклар да юам әле”.
Башка нәрсә турында язырга да белмәдем. Мин Ләйләгә карадым. Ул дәфтәренә нидер яза да яза иде.
Шулвакыт кылт итеп исемә бер тапкыр оекларымны юганым исемә төште һәм өстәп куйдым:
“Мин әде носки һәм оекларны да юам”.
Тагы нәрсә язырга да белмәдем. Ләкин кыска иншаны тапшырып булмый бит инде! Шунда ук өстәм тә куйдым: “Мин әле тагы майкалар, күлмәкләр һәм трусиклар юам”.
Як-ягыма карап алам. Башкалар язалар да язалар. Кызык, нәрсә язалар икән? Әйтерсең лә, иртәдән алып кичкә кадәр әниләренә булышалар.
Ә дәрес бетәргә дә уйламый. Миңа тагы дәвам итәргә туры килде: “Әле мин үземнең һәм әнинең күлмәкләрен, тастымал һәм япмаларны юам”.
Ә дәрес хаман бетмәде дә бетмәде. Һәм мин тагын язып куйдым: “Әле мин пәрдәләрне һәм ашъяулыкларны да юарга яратам”.
Һәм, ниһаять, кыңгырау чыңлады!
…Миңа “бишле” билгесе куйдылар. Укытучы минем иншаны сыйныфта кычкырып укыды. Мин язган инша аңа аеруча да нык ошаган. Ата-аналар җыелышында да укыячагын әйтте.
Мин әнине җыелышка бармаска күндерә башладым. Тамагым авырта дидем. Ләкин әни, әтигә кайнар сөт белән бал бирергә кушып, мәктәпкә китте.
Иртә белән өстәл артында менә шундый сөйләшү булды:
Әни: — Әтисе, ә син беләсеңме, безнең кызыбыз иншаны бик оста яза икән.
Әти: — Бу мине гаҗәпләндерми дә. Ул һәрвакыт бик оста уйлап чыгарып яза белә.
Әни: — Юк, чыннан да! Мин шаяртмыйм! Вера Евстигнеевна аны мактый. Безнең кызның пәрдә һәм тастымалларны юуы аны бик сөендергән.
Әти: — Нәрсә-ә-ә?
Әни: — Чын дөресе, әтисе. Бу бик яхшымы?
Әни, миңа борылып:
— Нигә син миңа бу хакта берни дә әйтмәдең?
— Ә мин читенсендем, — дидем мин. – Миңа рөхсәт бирмәссең дип уйладым.
— Син нәрсә инде! – диде әни.
— Зинһар өчен, читенсенмә. Бүген син безнең пәрдәләрне ю, менә ничек яхшы, миңа да кер юу бүлмәсенә кереп торасы да юк!
Мин күзләремне кыстым. Пәрдәләр бик зур иде. Ун тапкыр мин аларга төренә ала идем. Кирегә генә юл юк иде.
Мин пәрдәне өлешләп юдым. Бер өлешен юганчы, икенче өлешен киптерә бардым. Мин аптырап беттем. Аннары ваннада өлешләп чайкадым. Бер ягын сыгып кына бетерәм, икенче ягыннан су агып төшеп, тагын юешләтеп бетерә.
Аннан табуреткага менем бастым да, пәрдәләрне бауга элә башладым.
Монысы барына карагандада иң авыры булды. Бауга пәрдәнең бер өлешен эләргә сузылам, икенче өлеше идәнгә төшеп китә. Ахырдан бөтен пәрдә идәнгә төшеп китте, ә мин табуреткадан пәрдә өстенә егылып төштем. Мин үзем дә сыгып алырдай юешләнеп беттем.
Пәрдәне яңадан ваннага алып керәсе булды. Ә менә аш-су бүлмәсендәге идән, яңа югандай, ялтырап калды. Көне буе пәрдәләрдән су агып торды. Мин пәрдәләр астына өйдәге бөтен кәстрүл һәм табакларны куеп бетердем. Аннан идәнгә чәйнекне, өч шешәне, барлык чокыр-чынаякларны куеп бетердем. Ләкин аш-су бүлмәсе барыбер су белән тулды. Әни бик канәгать иде.
— Син пәрдәләрне искиткеч оста юдың! – диде әни, аягына галош кигән килеш аш-су бүлмәсе буйлап йөреп. — Мин сине, мондый сәләтле икәнеңне белми дә идем. Иртәгә ашъяулык юарсың….