Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Инглизчә инша»

 

      Кай арада үтеп китте бу җәй дигәннәре? Әле кайчан гына, җиде кат тирең туналып, арып- талып укып, җәйге каникулга чыкканнар иде. Яхшы әйбер күп булмый шул ул… Хәер, күп булган саен маемлата диләр бит. Ленарның үзенең дә кайчандыр ниндидер рус язучысының “Мәңгелек каникул илендә” дигән әсәрен укыганы бар иде. Шундагы малай туктаусыз ял итеп йөрүләрдән, Яңа ел күчтәнәчләреннән маемлап, кире элекке хәленә кайтырга теләп тилмергән иде. Аптыраган иде шуңа Ленар : ничек инде ялдан туеп була? Туймас иде әле, сузылсын иде каникул тагын берничә айга!

       Быел бигрәк күңелле үтте җәй, чөнки малай күптәннән хыялланган скутерга тиенде. Тиз генә ихатадагы эшләрен караштыра да, шул матаена атланып, дөньяны гизә. Их, ул матайда җилдерүләре! Кызлар артыңнан кызыксынып карап кала, почык борынлы малайларның күзләре аңа кызыгудан ут яна, юл читендә сәйран кылып йөргән каз-үрдәкләр, әллә нинди куркыныч гарасат сизгәндәй, каңгылдаша-каңгылдаша, читкә сибеләләр. Ә син чабасың!.. Авыз колакта, күзләр очкын чәчә, рәхәт дулкын бөтен тәнеңне тибрәтә, маңгай чәчләре назлы җилгә җилфердиләр, йөрәк шатлыктан менә чыгам, менә чыгам дип сикерә!..

       “Һәрнәрсәнең чиге була”, — дияргә ярата аның әнисе. Бу рәхәтнең дә чиге җитте менә. Кичә әтисе матайны җайлап-майлап, улыннан чистарттырып келәткә бикләп куйды.Ярар инде, яхшы көннәрнең киләсен көтеп ятсын шунда. Әле аласылары да түгел иде аңа бу скутерны. Узган уку елы башында әтисе колагына киртләп куйды: “Матри, малай, бу елны яхшы билгеләренә тәмамламасаң, вәгьдә ителгән матайны күрү юк сиңа.Әйткән сүзем шул булсын, баста!”, — диде. Тырышты да соң Ленар: ятласын ятлады, уеннарын калдырып, укыйсын укыды, Интернеттагы мавыгуларын корбан итеп, репетиторларга йөрде. Башка бөтен фәннәрдән “3”ле чыгармауга иреште, тик инглиз теленә генә теше үтмәде. Әллә малайның тиресе бу тел үтмәс дәрәҗәдә калын булды, әллә чит тел аны үз итмәде – өйрәнгәннәре башка кермәде. Укытучылары Зәнирә апа дәрестән соң алып калып та карады, өстәмә өйрәтүләр дә алып барды, икелеләр дә тезде, ачуланып-оялтып та азапланды, тик Ленарның уңышлары күренмәде. Соңгы айларда укытучының да түземлеге чикләнде, “бу каешланып беткән малайга түккән көчем җәл”,- диде бугай, Ленарга булган игътибары кимеде. Озак та үтмәде, кеше теленә “Зәнирә бәбәй алып кайта икән” дигән  сүз таралды. Хак сүз булгандыр, яңа уку елында инглиз телен укытырга каладан югары уку йортын яңа гына тәмамлаган  яшь кыз кайта икән дигән хәбәр балаларга килеп ирешкән иде инде.

  “Һи-и-и, Зәнирә апаның теше үтмәгәнне, шул яшь кенә нәрсәгә баш биреп тораммы соң инде мин!”, — дип уйлап куйды Ленар.  Ә матайны аңа барыбер алдылар. “3”ле билгесе, ни дисәң дә, “2”ле түгел бит. Җитмәсә,  ул әле бердәнбер “3”ле. Әтиләре ике кыз арасында бердәнбер булып үскән төпчек малаен кырсытамы соң? “Кеше баласы арасында кимсенеп үсмәсен”,- дигәннәрдер инде, скутерның менә дигәне тәтеде аңа.

     Кемнәр өчендер түземсезләнеп көтеп алынган, ә кемнәр өчендер бик теләнмәгән 1Сентябрь көне дә җитте. Җәй буена танымаслык булып үзгәргән, үсеп-тазарып, матураеп, җиткән егет кыяфәтенә кергән Ленар да пөхтә итеп киенеп, сумкасын асып, чәчкә-мазар тотмыйча гына (анысы кыз-кыркын гамәле) мәктәпкә юнәлде. Шулай да сагындырган икән мәктәп, сыйныфташлары, укытучылары… Быел аларны өлкән сыйныф укучылары дисәң дә була. Ни дисәң дә 8нче сыйныф – ни җитте генә ыбыр-чыбыр сыйныф түгел. Быел дәресләр саны да арткан, моңарчы кермәгән “Информатика”, “Химия”, “Тормыш иминлеге нигезләре” дигән яңа фәннәр пәйда булган. Җене сөймәгән “Инглиз теле” атнасына өч тапкыр керә икән. “Ярар, ничек тә ерып чыгарбыз әле, — дип уйлап куйды Ленар, — Руслар әйтмешли- “прорвемся!”   “Быел да тырышмасаң, матаеңны күрмәссең!”, — дигән иде әтисе әйтүен.

       Беренче дәрес шома гына үтеп китте. Рус эдәбияты укытучысы Гөлсем апалары быел узачак юбиляр язучыларның иҗаты турында сөйләде, бигрәк тә Л.Н.Толстой  иҗатына игътибар итәргә кирәклеген  тәфсилләп аңлатты. Икенче дәрес инглиз теле иде. Звонок булуга сыйныфка килеп кергән яшь укытучыны күрүгә  үк, Ленар телсез калды, уйлау сәләтен югалтты, яшь кызга сынап текәлгән күзләре дә ябышып калгандай булды. Күзләрен бу гүзәллектән аеру мөмкин түгел иде. Яшь укытучы искиткеч чибәр тоелды аңа. Андыйлар бу гөнаһлы җирдә яшәми бугай, бу кыз да күктән төшмәдеме икән? Курчакныкына охшаган дулкынланып торган алтынсу көдрә чәчләре нәфис йөзен тагын да ныграк бизәп тора, сары чәченә капма-каршы булган ут көйдергеч җете коңгырт күзләре елмаеп, бөтен сыйныфка нур чәчә, каймаланып торган озын кара керфекләре, дугаланып өскә бөтәрләнгән, кара кыйгач кашлары да күзләренә, алсу иреннәренә ияреп елмаялар төсле, нечкә нәфис борын яфраклары, дулкынланудан микән, җиңелчә генә җилфердәп алалар. Ул киенүе!.. Затлы материалдан тегелгән  алсу костюмы  учка сыярлык нечкә билләрен бөреп тора. Бу җете алсу төс кызның гүзәллеген тагын да көчәйтә, биек үкчәле ак туфлиләре дә болай да нәфис аякларын тагын да күркәмрәк итеп күрсәтәләр.

          — Исәнмесез, балалар!  —  Ниһаять, алиһә телгә килде. Тавышы да үзе сыман нәфис, гүзәл иде туташның. – Бу уку елында сезне укытуны миңа ышанып тапшырдылар. Мин инде, үз чиратымда, сезгә ышанам. Бергәләп тырышсак, теләгебезгә ирешербез дип уйлыйм. Бүгенге көндә инглиз теленең мөһимлеген сез инде аңлыйсыздыр. Ышанычымны акларсыз бит? Миңа Сөмбел Саматовна дип дәшәрсез, — дип елмайды ул.

         Укычылар аны хуплап, гөр килделәр. Яшь укытучы барысына да бик ошаган иде.Бары тик Ленар гына укытучыга караган килеш, сүзсез калды. Янындагы Фидаил янтыгына төрткәч кенә айнып китте ул.

-Син быел бигрәк тәртипләнеп киткәнсең әле, тының да чыкмый, — дип көлде партадашы.

-Әй, ачуымны китермә әле, -диде ул Фидаилгә.  Ә үзе: “Безнең гади 

авыл кызлары  сыман ни җитте генә нәрсә түгел бу. Моның алдында хур булып булмас”.-дип уйлады.

           Ул арада яшь укытучы укучыларның исемлеген барлады, танышып чыкты. Узган елларда ниләр үткәннәрен сорады, бергә-бергә бераз кабатлап та чыктылар. Дәрес ахырында Сөмбел Саматовна тактага өй эшенә бирелгән иншаның инглизчә темасын язды: “As I spent summer vacations”.

      — Кем әйтә, иншаның исеме ничек була инде?

 Әле тегеннән, әле моннан куллар күтәрелде. Укытучы отличница Алиядән сорады.

       — “Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем” дип атала бу инша, — дип, чатнатып җавап бирде Алия.

       — Бик дөрес, молодец! Киләсе дәрескә бөтенегез дә шул темага инша язып килерсез, — диде укытучылары.- Тик, зинһар өчен, Интернеттан гына күчермәгез! Мин андый язмаларны шунда ук аерачакмын һәм инде аңа уңай билге куймаячакмын. Үзегезчә гади, кыска, аңлаешлы итеп языгыз!

      “Ничек язарга? Ничек яңа укытучы алдында хурлыкка калмаска?” Алты дәрес беткәнче Ленарның башында шул уй бөтерелде. Иптәшләреннән күчерсә, нәкъ аларныкы сыман була, Интернеттан карарга ярамый. Тукта, 10чыда укыган апасыннан сорасын әле, булышмыйча калмас.

       — Апа-а, — дип сүз катты ул кайтуга ук өй җыештырып йөргән апасына, — Миңа иртәгәгә инглиз теленнән “Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем” дигән темага инша язарга кирәк.Булыш әле, зинһар өчен, ә?

       — Әнә,минем элекке дәфтәрләр чоланда шкафта ята. Анда булмыйча калмас, кара! – диде апасы.  Аның бер дә энесе белән булышып торасы килми иде, чөнки өйдәге эшләрне бетерүгә, дус кызы Ләйләләргә барасы бар. Бергәләшеп район үзәгендәге кием кибетенә барырга сөйләшкәннәр иде.

     Ленар, атыла-бәрелә, чоланга чыгып чапты. Шкафтан апасының пөхтәләп төреп куелган 8нче сыйныф дәфтәрләрен актарып чыгарды, инглиз теленнән булганнарын аерып, берәм-берәм карый башлады. Тактадан күчереп алган инглизчә тема-исемен чагыштырып, теләгәнен табуга “Урра!” дип сөенеп, кычкырып та җибәрде. Ниһаять! Менә бит, бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына диләрме эле? Булды бу! Пөхтә итеп күчереп куясы гына кала. Апасы ни җитте әйбер язмагандыр әле. Ни дисәң дә, сыйныфларында иң яхшы укучылардан санала.

        Өйгә кереп, әнисе төшке ашка әзерләп киткән итле пәрәмәчләрне каймак белән тәмләп кенә сыпыртты да, эшкә кереште. Өр-яңа дәфтәрнең арткы ягына башта апасының кыйммәтле хушбуен тигезде – тәмле исләр аңкып торсын әле! Аннары иншаның исемен язды, апасының дәфтәреннән, өтерен дә калдырмыйча, игътибар белән күчерде. Эш беткәч, күңелләре тынычланып, дәфтәрен ябып куйды. “Ярар, бүгенгә җитәр.Башка фәннәрдән булган өй эшләрен кызлардан күчеремен әле”, — дип, үзен зур эш башкаргандай хис итеп, уенга чыгып чапты. Күрше малайлары футбол уйнарга күптән көтәләр иде үзен.

         Иртәгәсе таң өмет белән атты. Инглиз теле дәресен көчкә көтеп җиткерде Ленар. Башкаларныкы белән бергә дәфтәрен тикшерергә бирде дә, татлы өмет дөньясына чумып, нәтиҗәсен көтә башлады. Яшь укытучы аны озак көттермәде. Бе-ике дәрес узуга ук, иншаларны тикшереп, сыйныфка таратты ул.

        — Язмаларыгыз мине кәнагатьләндерде.Күбегез эшкә иҗади яктан килгән. Ә бер эш мине бөтенләй таң калдырды. Бу инша — Ленар Сәхапов дигән укучыбызныкы. Сезгә дә укып күрсәтим әле, — диде елмаеп яшь мөгалиммә.

       Ленар, “абзагызны күрәсезме?” дигәндәй  башын югары чөеп, тураеп утырды. Масаюы йөзенә чыккан иде аның.

       Башта Сөмбел Саматовна иншаның инглизчә вариантын укыды. Бер-ике урыннан пырхылдап көлгән тавыш ишетелде.

       — Ә хәзер аңламаганнарга тәрҗемәсен укыйм, -диде укытучы.

     Иншаның татарча тәрҗемәсе болайрак яңгырый иде:

   “Быел мин җәй  җиткәнен түземсезләнеп көтеп алдым. Чөнки авылда “Җәй сылуы” дигән конкурс үткәрелде. Мин аңа яздан ук әзерләндем: чәчләрем озын булып үссен, ялтырап торсын дип, алдан киптерелгән төрле үлән төнәтмәләре белән чайкадым, әниемнән төрле татар халык ашлары пешерергә, матур итеп чигәргә өйрәндем. Тырышуларым бушка китмәде – җиңүче исеменә лаек булдым.

     Июль аенда җәйге лагерьга бардым.Анда үземә бик күп дуслар таптым. Дус кызларым белән әле дә аралашып торабыз. Мансур атлы бер малай да гел шалтыратып тора.

      Билгеле, җәйге каникулымны ял итеп кенә уздырмадым, әнигә өй эшләрендә булыштым, матур гөлләр үстердем, апамның бәбиен караштым. Минем бик матур, йомшак “Светик” атлы песием бар. Җәй көне аның 4 баласы туды. Песиемә балаларын карарга булыштым, сөтләр эчердем. Дус кызым Ләйлә белән көн дә күрешеп, сөйләшеп тордык. Мин ахирәтем белән һәрвакыт серемне уртаклашам. Шундый дустың булу — үзе зур бәхет!

    Җәй көннәре минем өчен бик күңелле, онытылмаслык булып узды.”

    Укытучы укыганда көчкә түзеп утырган сыйныф, иншага нокта куелуга, бердәм көлүдән шартлады.

    Мөгалиммә укый башлаганда борынын югары чөйгән Ленар, оятыннан кып-кызыл булып, урынына сеңде. Аның түбәнгә иелгән башы костюм якасыннан чак-чак кына күренеп тора иде…

                  

Гарифуллина Айзиля Илшатовна
Страна: Россия
Город: с.Ст.Мензелябаш