Яратам мин мәктәпне. Бөтен дәресләрне дә яратам. Ләкин шулай да, иң яратканым- әдәбият дәресләре. Укытучыларны да яратам, барысын да. Шулай да, Наҗия апаны ныграк та яратам бугай. Наҗия Гарифовна- безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы ул. Ул дәрестә безгә әллә нинди кызыклы хикәяләр, вакыйгалар сөйләргә ярата. Беркөнне Чук белән Гек исемле малайлар турында сөйләде. Алар һәм әниләре өчен бик борчылдык. Ләкин ярый әле, хикәянең ахыры әйбәт булды. Нишлисең , шулай шук булалар инде малайлар, кайвакыт.
Бүгенге дәрес безнең тормышыбызны гел икенче якка борды да куйды. Наҗия апа безгә Тимур һәм аның командасы турында сөйләде. Дәрес бетүгә без инде сыйныфта түгел, Тимур белән бергә “йөри “ идек. Малайларның күзләре ут яна, кайбер кызларның, хәтта, күзләрендә яшь тә күренә. Тәнәфескә чыкканчы, мин инде төгәл белә идем: без дә үзебезнең команданы төзибез дә, авылдагы ялгыз әби- бабайларга ярдәмгә ныклап керешәбез. Болай да инде без , укучылар, өлкәннәргә ярдәм итә идек. Ә бусы- команда белән булачак!
Дәресләр бетүгә без мәктәп ишегалдына җыелдык. Командага берничә кыз да килде. Команданың җитәкчесе итеп мине сайладык. Безнең команда “Илдус һәм аның командасы” дип аталачак. Беренче бирем: авылдагы ялгыз әби- бабайларны барлау, списокларын төзү.
Икенче атна ахырына без Дания әбигә барырга булдык. Дания әби авылның беренче йортында тора. Аның өе әллә кайдан күренеп тора: әбинең бакчасы һәрвакыт шау чәчәктә. Язын алмагачлары ап- ак булып чәчәк аталар. Хәзер ул бакча инде кып- кызыл алмалар белән бизәлгән.
Без килгәндә Дания әби алма җыеп йөри иде. Кып –кызыл алмалар белән җир өсте тулган, әйтерсең, алмалы җәймә җәйгәннәр. Алмагач ботаклары сусыл алмалар авырлыгыннан сыгылып торалар. Без килүгә Дания әби бик сөенде,билгеле. Без алма җыешырга булдык. Ә кызлар өйдә тәртип ясарга керештеләр. Тирләп – пешеп алмаларны җыеп та куйдык. Дания әби барыбызны да түгәрәк өстәл янына чакырды. Ул зур табак белән кып – кызыл алмалар китереп куйды. Без кыяр- кыймас кына алмалар алдык. Мондый тәмле алмалар беркайда да юктыр!
Шул вакыт урам якта машина туктаган тавыш ишетелде. Капка ачылды, ишегалдына бик матур гына киенгән ир белән хатын керделәр. Ирнең өстендә ак күлмәк, аягында ялтыравыклы кара ботинка. Хатын исә матур итәктән, биек үкчәле туфлидән иде.Боларның шәһәрдән кайтканнары әллә каян күренеп тора . Дания әби аларны күргәч, бик сөенде.Шау- гөр килеп аларны каршыларга кереште. Шәһәрдән улы белән килене кайткан икән Дания әбинең.
Нишләп утыралар бу малай – шалайлар монда?- диде ир кеше дорфа гына. – Аларга шулкадәр алма биргәнсең. Тәмен белеп алсалар, бөтен алмаңны җыеп китәрләр болар. Без алма алырга кайттык. Синең алмаларын бик яхшы, сораучы күп, без аны кибетебезгә куеп сатабыз. Ә син малай- шалайга бушка алма өләшәсең”.
Дания әби дә күңелсезләнеп китте. Без дә утырган урыннарыбыздан торып бастык. Алмаларны кире өстәлгә куйдык. Менә өйдән көлешә- көлешә чиләкләрен күтәреп кызлар да килеп чыктылар. Безнең кыяфәтләребезне күреп алар да сагайдылар.
Болары тагын кемнәр? Нишләп йөриләр алар өйдә? Кесәләрен карарга кирәк: берәр әйбереңне урламаганнармы?- дип сүзгә катышты хатын да.
Без аңга килдек тә, тизрәк китү ягын карадык. Дания әби безгә рәхмәт әйтеп озатып калды. Аның күзләре яшьләнгән, иреннәре дерелди иде.
Без күңелсезләнеп өйләргә таралдык. Ул көнне беребезнең дә исенә төшерәсе килмәде. Мәктәптә дә бу турыда сөйләшмәдек.
Берничә көннән безне мәктәп директоры кабинетына чакырдылар. Нәрсә уйларга да белмәдек. Башка төрле уйлар килде. Кабинетта Дания әбине күргәч, коелып төштек. Мәктәп директоры : “Рәхмәт сезгә, укучылар! Дания әби сезнең ярдәмегез өчен бик сөенгән. Шундый укучылар тәрбияләгән өчен бөтен укытучыларга, әти- әниләрегезгә рәхмәт әйтергә килгән ,- диде. -Бу яхшы эшләрегезне дәвам итегез. Без сезнең белән чиксез горурланабыз,”- дип өстәде директор, безнең кулларыбызны кысып.
Без елмаеп җибәрдек. Бу минутларда безгә бик рәхәт иде!