XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җил малае белән чәчәк кызы

Бер көнне җил малае искәндә бик матур чәчәк кызын күреп алды һәм шунда ук аңа гашыйк булды. Башта узенең гашыйк булганын әйтергә курыкты, хисләрен җиткерер өчен назлап иркәләде, йомшак җилләрен өрде. Бу кадәрле назлауларга каршы тора алмыйча чәчәк кызы да аңа гашыйк булды.

Икенче көнне җил малае чәчәк кызын уйнарга чакырды. Чәчәк кызы моңар нинди җавап әйтергә белмәгән, кыз кеше бит, әзерәк ялындырасы да килгән. Уйлап, уйлап торган да, ризалыгын белдергән. Болар бергә уйнаганнар, җил малае әкерен генә җылы җилләр искән, чәчәк кызы назланып тибрәлгән. Боларның бердә бер — берсеннән аерыласылары килмәгән.Уйнаганнар да, уйнаганнар. Кич җиткән, саубуллашырга кирәк . Төн уткәнче җил малае зарыгып , сагынып беткән чәчәк кызын.

Төн узды, иртә җитте. Җил малае исә башлады. Яратуы шулкадәр көчле булып , каты исеп ялгыш чәчәкне сындырды . Чәчәк кызы ярты җирдә елап ята. Җил малае аны әкерен генә исеп торгызмакчы да булып карады, күз яшьлэрен тамдырып көч биреп тә карады , ләкин чәчәк тора алмады ,үлде.

Ярату көчле булса да, тыелып торырга, ярату белән , сак булырга кирәк. Ярату һәрвакытта да көч дигәнне аңлатмый, салмак кына наз дигәнне аңлата. Ул бөек хис : күкләргә күтәреп үстерүче дә, сындырып җиргә егучы да.

Рамазанова Рамиля Раилевна
Страна: Россия
Город: Малмыж