Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Илһам килгән вакытта

Татарстаным.
 
Татарстан- республикам минем
Яшисең син йөрәк түрендә.
Гасырлардан килгән гөреф-гадәтләрен
Саклыйбыз без бүген һәр өйдә.
 
Күпме рәнҗетүләр,кимсетүләр,
Күрсәң дә син- түздең,сынмадың
Әммә ләкин көчле дәүләт булып
Кала белдең син,чигенмәдең.
 
Балкый минем Татарстаным,
Маяк булып тора Иделдә,
Ул үзенә дусларын җыя
Ачык аның ишеге һәркемгә.
Ильяс Сабиров.
 
Минем Арчам.
Биек тауның башларына
Салынган Арчам минем
Аның чал тарихы белән
Горурлана күңелем.
 
Арчабызның матурлыгы
Таралган тирә-якка.
Чит илләрдән дә кайталар
Безнең якка кунакка.
 
Күп милләтләр яши бездә
Синең колачың бик киң
Казан артына урнашкан
Тукайлы туган як син.
Ильяс Сабиров
 
Сеңлемә.
Апамның кызы туды,
Дәү абый булдым хазер,
Белгәнемне өйрәтергә
Мин инде күптән әзер.
 
Кулларынннан тотып аның,
Өйрәтермен язарга,
Әлифбанын битләреннән
Хәрефләрне танырга.
 
Ул әле бик кечкенә
Көтәм анын үскәнен
Мәктәпкә укырга барып
Бишле генә алганын.
Ильяс Сабиров.
 
Апушның тылсымлы төшләре.
 
Тукаебызның туган көненә
Без тамаша уйнадык.
— “Апушның тылсымлы төшләре”н
Күрсен,- дидек,- бар халык.
 
Алмачуар атның әкиятен
Күңелеңә саклап куй син.
Ятим баланың йокысын
Яхшылап саклап тор син.
 
Йорт ияләре йоклата,
Нәни Апушны назлап.
Мияүбикә белән Акбай
Утыралар бергә парлап.
 
Су анасы килә анда,
Алтын тарагын эзләп.
Былтырдан алданган Шүрәле
Елый бармагын тешләп.
 
Тукай абый- якты йолдыз,
Чыкмыйсың күңелләрдән.
Милләтебез яши, диеп,
Күзәтәсең күкләрдән.
Арчаның 5нче гимназиясе укучысы
Сабиров Ильяс.
 
 

Ильяс Сабиров Василович
Страна: Россия
Город: Арск