Мин елмайган саен синең йөзләреңә җылы ага,
Эчеңдәге күбәләкләр армый канат кага-кага.
Куркасың син, син белмисең: юлларыңда ташлар эри,
Төшенмисең — үзем сиңа илһам булып килеп йөрим.
Чит кызларга караш салсаң, күзең каплыйм кулың белән,
Гәрчә исә миннән тышны сөймәячәгеңне беләм.
Орышасың үз-үзеңне, эш чыкмагач, мине уйлап,
Ә мин атлыйм яланаяк синең хыялларың буйлап.
“Кирәк түгел, -дисең кайчак, ярсып, — сөю дигәннәре!”
Шул вакытта күзләремнән яшьләр тама эре-эре.
Куркам да мин, беләм дә бит ( сизмим генә әле исең) –
Илһам булып үзең һаман акылымны төенлисең.