Принято заявок
1806

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Икмәкнең урыны түрдә.

Икмәк! Нинди тәмле, җылы, бай һәм кадерле сүз ул. Икмәк дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Халык әйтсә, хак әйтә бит: “Пешкән арыш икмәгенең исе – һәр чәчәктән хуш исле”,- дип. Нинди генә татлы ризыклар белән туенсаң да, икмәктән тәмлене таба алмабыз… Икмәкнең хуш исе хыялда күңелгә шундый якын көйләр уята – иген кырлары җырын, ашлык тулы басулар, авыл киче моңын.

“Икмәктә — хикмәт”, — дигәннәр бабайлар. Халыкның, дәүләтнең куәтен шуңа карап үлчәгәннәр. “Азыклы ат армас, икмәкле ил җиңелмәс”, — ди халык мәкале. Байлык, көч һәм сәламәтлек билгесе булу өстенә, икмәк — ул дуслык, туганлык символы да. Кунакны ипи-тоз белән каршылау – бөек Ватаныбызда яшәүче халыкларның борынгыдан килә торган күркәм гадәте. “Ипи-тоз – якты йөз”, — дигән әйтем дә икмәкнең тылсымлы көчкә ия булуын раслый.

Күпереп пешкән икмәк! Аннан да бөек нәрсә бармы?! “Тир түкми, икмәк үсми”, — диләр. Иген игү борынгыдан иң изге, иң дәрәҗәле хезмәт саналган. Әмма, кабарып торган йомшак күмәчкә әверелеп, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче, икмәк шактый авыр һәм озын юл үтә… Иген игү, бер караганда, еллар буена нык камилләшкән, һәркем башка ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың… Ләкин ничек сөрергә? Кайчан сөрергә? Ничек урырга?…

Хатыйп бабама мин шул сорауларны бирдем. Ул — көннәрнең сәгатен һәм минутын оста файдаланучы, җиргә йөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләгән тәҗрибәле игенче. Минем бабам, 8 нче класстан башлап, 54 ел гомерен иген үстерүгә багышлаган. Хәзер бабама 75 яшь. Ул — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, бик күп мактау кәгазьләре иясе.

Урып-җыю тәмамлангач, ашлыкны ындыр табагында чүп үлән орлыкларыннан арындырырга, җилләтергә, киптерергә, иген саклау урыннарына салырга, тегермәндә тарттырырга, икмәк пешерергә кирәк. Икмәк өстәлгә менгәнче, данлыклы игенчеләребез белән бергә, икмәк пешерүчеләребезнең дә зур бер армиясе тырышып эшли.

“Икмәк – җир һәм кояш баласы”, — диләр кешеләр. Иген үстерү өчен кеше төн йокыларын калдыра, күп көч сарыф итә, акылын эшкә җигә, аңа йөрәк җылысын бирә. Җиргә чәчелгән орлык, җирдән яшәү көче алып, кояшка, яктылыкка таба үрмәли. Бу вакытта игенче басуларга зур ышаныч белән карый, башаклар җырын дулкынланып тыңлый, мул уңыш үсүенә сөенә. Кара әле, ипи турында яза баш¬лагач туктап булмый икән. Бабамның күңел түрендәге мең хатирәсе уянып, йөрәгемне җилкендерде. Мин иписез заманда үсмәсәм дә, аның иң ка¬дерле ризык икәнен аңлыйм. Бабамның һәр сүзен бирелеп тыңлыйм… Кәгазь һәм каләмемне алып, кайбер фикерләрен сызгалап та алам.

Икмәк! Ипи! Кеше өчен нинди якын сүзләр! Элек-электән икмәк кадерен белергә, ипинең hәр валчыгын әрәм итмичә олыларга өйрәнгән татар халкы. Бабаларыбыз да “Икмәк — Аллаh бүләге!”, — дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Урып-җыю чоры – игенче өчен иң шатлыклы, җаваплы вакыт. Колхозчылар, совхоз эшчеләре үстерелгән уңышны, тизрәк җыеп алып, дәүләткә тапшыру өчен тырышалар. Тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән, киптерелгән орлыкны гына дәүләт амбарларына сакларга салырга була. Шул вакытта гына ул бөтенхалык байлыгына әверелә. Бабам белән әңгәмәм бетмәс кебек:

— Хәзерге заман комбайннары игеннәрне һава коры торганда үз вакытында сыйфатлы итеп җыя алалар. Ләкин аларны урып-җыюга алдан ук әзерләргә кирәк. Әгәр комбайн бункирында һәм орлык үтә торган башка механизмнарда тишекләр булса, гектарына 1,5-2 ц. уңыш югала, — ди бабам…

Борынгыдан ук hәр гаиләнең үз икмәк пешерү серләре булган. Авыр заманның бар михнәтен бабам белән үз җилкәсендә татыган әбием (хәзер ул мәрхүмә) әниемне ипи пешерү серләренә өйрәтеп калдырган. Әниемнең үз куллары белән, күп көч hәм тир түгеп пешергән, искиткеч, телеңне йотарлык тәмле ипие…

Мин әнием пешергән чын ипине ашап үсәм. Ипи пешкән көн. Мәктәптән кайтып, ишек ачуыма, сизәм — йортка ниндидер йомшак жылылык иңгән, тәмле ис таралган. Нинди матурлар, кызарып пешкән, түм-түгәрәк ипиләр! Әниемнең бар яратуы, бар көче сарыф итеп әзерләнгән ризык. Икмәк тәменең сере дә шунда инде. Әнием ипи пешерә башлагач кына, “Ипи – барысына да баш”, — дигән әйтемнең асылын аңладым. Мин хәзер ипинең тәмен дә, кадерен дә күбрәк беләм.

Баланың теле “әннә” һәм “мәм-мәм” сүзләре белән ачыла. Ана һәм ризык. Ризык — адәм баласы өчен ана шикелле үк иң кадерле нәрсә. Ана – җан бирүче, ә ризык – яшәтүче. Ризык дигәнебез – икмәк.

Ипи, ипекәй… Синең шундый кадерле икәнлегеңне һәрберебез белсен иде!

Фартдинов Нияз Насимович
Страна: Россия
Город: Актюбинский