«Икмәк — табын күрке, балам,
Он(ы)та курмә гомер иткәндә.
Һәр валчыгын сыпырып алчы, алмам,
Ныклап тыңла сиңа әйткәндә»…
Карт бабамның үгет-нәсихәте
Яңгырап тора һаман колакта…
Икмәк валчыгына бар хөрмәте
Онытылмас һичбер вакытта.
Калтыранган куллар валчык чүпли,
Берәм-берәм табын өстеннән.
Сорау тулы карашымны күреп,
Балачакка кайтты бабай кинәттән…
«Зәһәр сугыш чоры хөкем сөрә,
Ачлык галәмәте илемдә…
«Тик бер генә кисәк икмәк ашар идем…»-
Дигән уйлар йөри күңелдә.
Ипекәйнең әсәре юк йортыбызда,
Бары кычытканнан пешкән аш…
Әнкәемнең сүзе колагымда:
«Икмәк -табыннарда изге баш…»
Хатирәләр тулы күңел сандыгыннан
Сөйли бабам яшьлек тарихын.
Калтыранган кулларының бармаклары
Чүпли алдындагы ипи валчыгын…
Ипи, икмәк, газиз ипекәем,
Табыннарда көн дә кунак була күр.
Барча йортта сиңа урын булып,
Торсын иде һәрчак бары түр.
Кадерен белик ипи валчыгының,
Һәр телемнең аңлап кыйммәтен,
Яшикче без имин-мул тормышта,
Гомерләрнең күреп бәхетен.