Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ике теләк

— Улым, улы-ы-ым, уян инде, кадерлем! Битләреңне, кулларыңны югач, Аллаһы боерса, икебез тәмләп чәй эчәрбез! Аннан соң бит әле, бүген безнең эшләребез дә бик күп, онытмадыңмы, ә, бәләкәчем минем?!

Их, ничек рәхәт тәрәзәдән төшкән җылы кояш нурлары астында Мәрьям әбисенең тәмле сүзләрен тыңлап ятуы Рөстәмгә. Шундый нык ярата Рөстәм әбисен! Чөнки ул әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Әбисеннән сораштыра башласа, аның сүзе кыска – алар сине, балам, көн дә күктән күзәтәләр, синең өчен борчылалар, сине бик нык яраталар,- дип кенә әйтә. Кызык та инде аның әбисе, һәр җөмләсендә Алла теләсә, Аллаһы боерса, Алланың амин дигән чагына туры килсә кебек сүзләр кыстыра. Авыр вакытларыңда ярдәм генә сорап калма, улым, ә бәхетле, рәхәт көннәрең өчен рәхмәт әйтергә дә онытма Аллаһыга, дип тә өсти. Ничек алай булсын инде, Алла теләсә дә, теләмәсә дә, я була, я юк — Рөстәмчә менә шулай.

— Улым, Алла боерса, бүген бәрәңге шәңгәсе пешерермен дигән идем. Мәдинә әбиеңә дә кертермен. Ул да тиң берүзе калды, синең кебек берәр оныгы да юк, ичмасам. Ашыкмый гына чәеңне эчеп бетер дә, миңа кар базыннан бәрәңге алып чыгып бирерсең. Ә мин суган әрчи торам. Аннан соң калган утыннарны да өеп куярбыз. Кичке якта, бәлки, мунча да ягып керербез әле, Алла теләсә!

Әйе, өченче класста гына укыса да, Рөстәм — әбисенең зур ярдәмчесе. Чөнки әбисенең дә Рөстәмнән башка бер якын кешесе дә юк. Рөстәм ишегалдына чыкты. Нинди рәхәт бүген көн – бер җил әсәре булсын, күктә кояш елмая! Үз көйләренә генә тавыклар җырлап йөриләр. Көне-төне тычкан күзләп арыган Мыраубикә алмагач күләгәсендә ята. Чәчәкләрдә бал кортлары безелдәшә.

Рөстәм, чиләк тотып, кар базына таба атлады. Кинәт, койма аша дөньяны яңгыратып, күрше малае Илсур кычкырып җибәрде.

Рөстәм, безнең белән балыкка барасыңмы? Хәзер суалчан гына җыябыз да әти белән балыкка китәбез.

Мин дә, мин дә, — дип кычкырды Рөстәм, — хәзер, көтеп торыгыз! Бармыймы соң, ул бит балык тотарга нык ярата. Тик әбисе генә берүзен җибәрергә атлыгып тормый.

Рөстәм чиләген бер якка болгап атты да, чабып, өйгә кереп китте.

Әбием, мин Илсурлар белән балыкка барам, мине югалтма, ярыймы?

Әбисе авызын ачып нидер әйтте, тик оныгы аны ишетмәде, ук кебек атылып урамга йөгерде. Аннан кепкасын алырга онытуын искә төшереп тагын кире керде.

Безнең бит эшлисе эшләребез дә күп иде, улым, бәлки башка көнне барырсың, – диде Мәрьям әбисе, әллә суган әрчегәннән, әллә үпкәләгәннәнме яшьләнгән күзләрен аңа төбәп. Тик Рөстәм генә, әллә ишетте, әллә ишетмәде бу сүзләрне, ашыга-ашыга чыгып та йөгерде… Көн кичкә авышты. Башта кәефе күтәренке булса да, тора-бара эче поша башлады Рөстәмнең. Балык та юньләп эләкми, көне дә күңелсезләнеп китте. Өйдән чыгып йөгергәндә күзе төшкән әбисенең борчулы карашы, яшьле күзләре һич тынгылык бирмәделәр малайга. Бер дә әбисе сүзеннән чыкмый иде, барасы җиренә дә аның рөхсәте белән генә китә иде бит соң ул, ә бүген әнә ничек килеп чыкты… Рөстәм өйгә якынлашканда, капка төбендә күршеләре Сабира әби утыра иде. Малай, нидер сизенгәндәй, адымнарын кызулатты. Йөзе борчулы күршеләрен күреп каушап китте – берәр хәл булмагандыр бит?! Булган икән шул… Бәрәңгегә дип кар базына төшкән Мәрьям әби баскычтан егылган. Кулы белән аягын гына авырттырып калмаган, башы белән каты бәрелеп, аңын да җуйган… Күрше әбисе, малайны артык куркытмаска тырышып, җайлап кына сөйли торды, ә Рөстәмнең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. – Ярый әле мин кергән вакытка туры килде бу хәл, тиз генә күрше-күләнгә әйтеп, врач чакыртып, район шифаханәсенә илттек. Кичкә кадәр янында булдым. Аллага шөкер, аңына да килде, бик каты бәрелсә дә, алай сынган җирләре юк. Алла боерса, терелер, балам, Алладан сорарга кирәк. Иртәгә икәү барырбыз әбиең янына, елама! — диде Сабира әби. Тавыкларны ябып, ишекләрне бикләгәч, Сабира әби Рөстәмне үзләренә кунарга алып чыгып китте. Чәй эчеп, урын өстенә барып яткан Рөстәм башыннан ук юрганын бөркәнде дә, кеше ишетелмәслек итеп мышы-мышык еларга тотынды. “Әбием, алтыным минем, ничек шулай булды соң? Кичер, гафу ит мине, бары да минем аркада гына. Аллакаем, берүк терелтә күр минем әбекәйне. Ул булмаса, берүзе Рөстәм нишләр, ничек яшәр?! Менә әбисе савыгып өйгә генә кайтсын – бөтен эшне дә Рөстәм үзе эшләячәк. Аллакаем, берүк ишетә күр, әбием терелсен, әбием терелсен,” — дип кабатлады, ярым пышылдап, күз яшьләрен йота-йота Рөстәм.

Ә бу вакытта район шифаханәсендә яткан Мәрьям әбинең дә күзе тулы яшь иде. — Мин синнән күпне сорамыйм, Аллакаем. Бер бөртегем — оныгымның киләчәге матур, үзе миһербанлы булсын, сау-сәламәт һәм иман белән гомер итәргә язсын иде аңа… Теләкләр… Теләкләр нинди генә булмый, кемгәдер акча, кемгәдер затлы машина, зур йорт кирәк. Ә бер-берсен яраткан Мәрьям әби белән аның оныгы бер-берсенә сәламәтлек, иман нуры тели… Шуннан да зур куаныч бар микән соң?!

Низамова Сюмбель Ильнуровна
Возраст: 21 год
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия