Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ике Ризидә

Исемем минем — Султана,

Мин укыймын мәктәптә.

Бишлеләр алып кайтамын

Әнием Ризидәгә.

Ярата мине остазым —

Укытучым — Ризидә.

Мин дә аны бик хөрмәтлим

Икенче әни ул безгә!

Телемне дә яратам мин,

Татар теле — иң бай тел .

Киләчәге якты булсын,

Бик теләп өйрәнәм мин.

Мәктәп еллары үтсә дә,

Онытмам остазымны.

Ул салган матур орлыклар

Яктыртыр барыр юлны.

Телем, белем ярдәм итәр

Киләчәкне корырга.

Мин зур кеше булачакмын,

Хакым юк борылырга!

Ике Ризидә бергәләп

Курсәтә миңа ак юл.

Рәхмәт сезгә барысы өчен

Тел — затлы бер ачкыч ул.

Алиуллина Султана Фаридовна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск