Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ике малай

Бер кечкенә генә шәһәрдә Марат белән Илнур яшәгән. Алар өченче сыйныфта укыганнар. Марат белән Илнур укырга яратмаганнар, тәртипләре дә начар булган. Алар укытучыларны һәм әти-әниләрен гел рәнҗеткәннәр.

Бер көнне алар таяк белән барган ике әбидән кычкырып көлгәннәр:

— Өч аяк белән баралар. Ха-ха-ха. Урамнан килә кемдер, алты аяклы, кем ул? Ха-ха-ха. Үзе ямьсез, бөкре, ике башлы, ә аягы алтау. Ха-ха-ха, — дип көлә-көлә кабатлаган Илнур белән Марат.

Әбиләр бик рәнҗегән. Беренче әби әйткән:

— Сез нигә бездән көләсез? Әллә үзегез картаймабыз дип уйлыйсызмы?

Икенче әби: — Эх, сез бит бернәрсә дә белмисез. Икелегә укыйсыздыр әле.

Марат аптырап :

— Сез каян беләсез?

— Сезнең маңгаегызга язылган бит,- дип әйткән икенче әби.

Шул вакыт ерактан кыңгырау тавышы ишетелде. Марат белән Илнур тагын мәктәпкә соңга калганнарын аңладылар, гафу үтенмичә дә, мәктәпкә йөгерделәр. Йөгерүдә алар беренчеләрдән иделәр, ләкин бүген алар бик озак йөгерделәр.Ә мәктәп һаман якынаймады. Йөгерә торгач хәлләре дә бетте, йөгерүләре дә акрынайды, куллары да калтрый башлады, ә аяклары гел тыңламый башлады. Менә аларның көчләре гел бетте, ә аяклары көчкә атлый иде.

Мәктәп… Илнур белән Марат мәктәпкә барып җитүләренә бик сөенделәр. Калтраган куллары белән ишекне шакыдылар:

— Керергә ярыймы? – дип эндәштеләр алар.

Ә сыйныфта тынлык… Бөтенесе дә шаккатып аларга караган иде.

— Ни булды, ни өчен сез безгә шулай карыйсыз? – дип сорады Илнур.

Шаккаткан укытучы апа аларга көзгегә карарга кушты. Марат белән Илнур көзгегә карасалар, аларга көзгедән ике карт бабай карап тора иде. Алар калган бар көчләрен җыйдылар һәм сыйныфтан йөгереп чыгып киттеләр. Марат белән Илнур ике әбине эзләп таптылар, бик озак гафу үтенделәр һәм бүтән карт кешедән көлмәскә вәгъдә иттеләр. Әбиләр аларны гафу иттеләр, малайлар яшәрделәр һәм шул көннән башлап начар эшләр кылмадылар, әби-бабайлардан да көлмәделәр.

Тухватуллина Алия Миннесагитовна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 01.01.2007
Страна: Россия