XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ике күрше Мәрфуга белән Хәдичә түти тормышыннан бер күренеш

Күршеләр булып тату гомер кичергән ике әби, көн уртасы узгач, урам якка чыктылар. Бер-берләрен күреп алган әбиләр ерактан ук сәламләшеп, бер-берләренә якыная төшеп сүзгә керештеләр:

— Хәлләрең ничек, Мәрфуга?

— Әйбәт дип мактана алмыйм, Хәдичә. Иртәдән бирле сине ачуланып йөрим менә.

— Нишләп әле ул, ни булды, күршекәем?- диде Хәдичә.

— Нишләп булсын, Хәдичә, ул мөгезе сынык, кысыр кәҗәңне ни өчен дип бакчага чыгарасың аны? Аның бит барыбер сөте юк. Бөтен кәбестә — кишерләремне ашап бетергән, килбәтсез, коры сөяктән торган арык шүрәле. Күпме ашаса да ит кунасы юк бит, чалдырып кына ташла син аны.

— Кара әле син аны,- дип сүз башлады Мәрфуга.

Син үзеңнең тавыкларыңны бел, бөтен бакчаны казып бетерделәр бит инде. Кайсылары казый, ә кайсылары чокыр ясап сырт кыздыралар. Сочи пляженда яталармыни, ул оятсыз әтәче тагын, күкрәген киереп, кәс-кәс басып, сугышып, әллә ничә тавык ияртеп йөри. Бер яктан икенче якка чабышып, бөтен түтәлләрне бетерделәр бит инде.

— Кара ничек ысылдый, кара елан, –дип чәрелдәде Хәдичә түти.

— Туры әйткән туганына ярамаган, ди халык, күрше хакын хаклап болай да күп түздем, кәҗә салган золымны тавык сала димени. Минем тавык-әтәчләрне сүккән була, синең лапас-келәтлегеңә яздан бирле ике чуар тавыгым йомырка сала, ник бер дә зарланмыйсың син ә?

Яннарыннан, җитәкләшеп. егет белән сылу кыз узмаган булса, күрше булып тату гомер кичергән бу ике әби тагын күпме шулай тарткалашырлар иде икән, монысы билгесез:

Кара әле, болар кем балалары соң? Көпә-көндез оялмыйча җитәкләшеп йөриләр бит.

— Әйтмә дә инде, Мәрфуга. Ииии, без яшь вакытта кич болында яки аулак өйләрдә генә күрешә торган идек, хәтерлисеңме, Хәдичә?– диде Мәрфуга.

— Ничек хәтерләмәскә инде, бик яхшы хәтерлим. Кара әле, күршекәй, әйдә, чәем кайнап чыккан иде, әле суынмагандыр. Үткән атнада каладан кызым бик тәмле кәнфит белән перәннек алып кайткан иде, яшь чакларны искә төшереп, тәмләп, чәй эчеп алыйк әле,- дип, Мәрфуга Хәдичә түтине өенә чакырды.

Хайруллина Лейла Габдулловна
Страна: Россия