Борын-борын заманда
Булган,ди бер кыз бала.
Ул яраткан йокларга,
тэмле итеп ашарга.
Иркә була ул кызый,
Үзен генә ярата.
Телефонын тота да ул
Диванда уйнап ята.
Ул кызыйның да булган,ди,
Бик тә уңган,бик тә булган
Бик акыллы дус кызы.
Уңганы бик уңган була,
Бар эшкә дә өлгерә.
Өй дә җыя бик яратып,
Тәмле торт та пешерә.
Болар үсеп җитәләр,
Зур шәһәргә китәләр.
Менә инде анда киткәч,
Күп нәрсәне беләләр.
Авыр була ялкауга,
акча җитми ашарга.
Утыра да башын кашый,
Ничек, кайдан башларга.
Менә инде,дусларым,
Утырып бер уйлагыз,
Кайда, ничек рәхәт була,
Сез шул юлны сайлагыз!